Туганайлар

Түбән Кама мәгарифенә нигез салган Максимов

Түбән Кама шәһәрендә чыгышы белән Мамадыш ягы керәшеннәреннән булган Николай Максимов исемен йөртә торган мәктәп бар. Ул шәһәрнең Төзүчеләр урамында урнашкан

Бу 1нче мәктәпнең генә түгел, ә Түбән Кама мәгарифенең тарихы педагог Николай Максимовичка барып тоташа. Шушы елның январенда тууына 100 ел тулган Николай Максимов исеме республика тарихына алтын хәрефләр белән язылырга лаек.

Булачак поселокта...

Еракта калган 1961 елны ТАССР мәгариф министры Мирза Мәхмүтов үз кабинетына эш сорап килгән тәҗрибәле бу керәшен егетенә үтенечен җиткерә: “Сезгә Түбән Кама шәһәре мәктәбе директоры булырга киңәш итәр идем. Дөрес, әлегә шәһәр үзе дә, мәктәбе дә юк”.

Башка берәү булса, бу сүзләрдән аптырап калыр иде, әмма 1939 елда армиягә алынып, Бөек Ватан сугышыннан майор званиесендә кайткан педагог Максимов шунда ук ризалаша. Моңа кадәр Тәкәнеш районының башкарма комитеты председателе (ул районны Мамадышка кушкач, бу вазифа бетерелә) булып эшләгән Николай Максимович партиянең өлкә комитетына барган булса, җитәкче эше дә тапкан булыр иде. Әмма Комазан башы авылы егете, Дүсмәт сигезьеллык мәктәбендә укыган, сугышка кадәр үк педучилище тәмамлаган Николай Максимов үзенең педагоглык эшчәнлеген дәвам итәргә дигән ныклы карарга килә.

1961 елның июнендә, шәһәр төзүчеләр өчен оештырылган поселокка килеп төшә. Бу вакытта аны булачак Төзүчеләр поселогында әле салынып ята торган ике барак кына каршылый. Максимов үз проекты буенча ул баракларның мәктәп бинасы итеп үзгәртеп җиткезелергә тиешлеген әйтә. Эшчеләр директор Максимовның “1 сентябрьгә мәктәпне өлгертергә кирәк” дигән сүзләрен чынга алмыйлар, уенга боралар.

Әмма сугыш кичкән фронтовик мәсьәләне кискен куя. Үзе дә читтән карап тормый, мәктәп төзелешенә турыдан-туры җитәкчелек итә. Иртә таңнан кичке караңгыга кадәр шунда була. Үзе туплаган укытучылар да төзелештә эшли, укучылар да ярдәмгә килә. Мәктәп өчен тирә-як шәһәрләрдән парталар, дәреслекләр ташыйлар.

Нәтиҗәдә, Төзүчеләр поселогының сигезьеллык мәктәбе бик кыска вакыт эчендә – нибары 25 көндә сафка бастырыла. Директор үзенең гаиләсе белән мәктәп китапханәсенең кирәк-ярак саклана торган бүлмәсенә урнаша. Биология фәнен укытучы хатыны, үзе шикелле үк сугышта катнашкан Галина Николаевна мәктәпнең тәрәзә төпләрен тутырып, гөлләр утырта. Мәктәп тирәли дә агачлар утыртып чыгалар. Фән кабинетлары җиһазлана.

Төзүчеләр поселогы мәктәбе 1 сентябрьне илнең 244 мәктәбеннән җыелган 273 укучы белән башлый. Аларга 14 укытучы (ун милләт вәкиле!) белем бирә. Шул ачылган елында ук мәктәптә районның мәктәп директорлары семинары уздырыла.

Гаиләнең ышанычлы терәге

Николай белән хатыны Галинаны сугыш еллары таныштыра. Алар Кавказ фронтының 5нче полкында хезмәт итәләр. Галина үзенең командиры өлкән сержант Максимовка күтәрелеп карарга да кыенсына. Кырык өченче елның җәендә полктагы кызларның берсе Галинага: “Сизмисеңме әллә, сиңа Максимов гашыйк булган. Тик аңа кияүгә чыксаң җүләр булырсың, ул шундый усал,” – ди. Ә Галина эчтән генә “бер дә усал түгел” дип уйлый. Максимовның холкы 7 яшеннән ятим балалар йортында тәрбияләнгән Галинаның яраткан тәрбияченекенә охшаган була. Николай үзе дә 5нче класстан үги ана кулында үсә.

Сугыш беткәннән соң, ике елга аралар өзелеп тора. Галина үзе яшәгән Грозный шәһәренә кайта, пединститут тәмамлый. Баку институтының тарих факультетында читтән торып укыган егет белән кызны язмыш тагын очраштыра. Язган хатларының берсендә Николай аны үзе янына чакыра. Юлга 900 сум акча сала. Галина килә. Николай: “Авылга алып кайтам, фамилияңне алмаштырысың”, – ди. Бу аның кызга үзенә кияүгә чыгарга тәкъдим ясавы була. Авылда яши башлауга, сыер, каз-үрдәк асрыйлар. Бер-бер артлы өч балалары туа. Читтән торып укучы хатынына йорт-җирдә ярдәм итүче бер булышчы табалар. Түбән Камага күченеп киткәнче, Галина шул ярдәмчесенә таяна. Төпчекләре Вера туган илле бишенче елны Галина институтны тәмамлап, кулына диплом ала. Әтиләре теләгәнчә, балалары да югары белем алалар: Вера – химия-технология институтын, Николай – ракета гаскәрләренең югары команда-инженерлык училищесен, Вера Тимерязев исемендәге авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлый.

Аларның гаилә тормышына кемнәрдер кызыгып, кайсыларыдыр сокланып: “Галина, син иреңнең ныклы җилкәсенә ышыкланып яшисең”, – дип әйтәләр. Моны Галина үзе дә аңлый һәм гаиләдә генә түгел, мәктәптә дә иренең иң ышанычлы кешесе була. Алар эшләгән мәктәпне гөлбакчага тиңләгәннәр икән, анысы – гөлләр, чәчәкләр үстерергә яратучы Галинаның тырышлыгы, үз фәнен яратуының нәтиҗәсе.

Түбән Камада яшәгән елларда аларның уллары Николай Николаевич белән эш буенча аралаштык. Өлкән Максимовның кырыслыгы һәм гаделлеге генә түгел, үз эшенә, үз идеясенә турылыклы булуы да улына күчкән. Тормышта үзенә кыенга туры килсә дә, гаделлек өчен ахыргача көрәшүче, үзәге нык кешеләрнең берсе ул.

Шәһәрнең беренче бинасы

Төзүчеләр поселогындагы мәктәптә бер уку елы тәмам лана. Әмма Максимовка анда тыныч кына эшләргә язмый. Югарыдан аңа шәһәр төзеләчәк урында яңа мәктәп җиткезергә кушалар. Нәтиҗәдә, 1962 елның сентябрендә Николай Максимов Түбән Кама шәһәренең 1нче мәктәбен сафка бастыра. Мәктәп – булачак шәһәрнең иң беренче салынган биналарыннан. Ул чор өчен генә түгел, хәзерге вакытта да бу – акыл ышанмаслык олы вакыйга!

Үз керәшене янына килеп сыенган Петр Ибаев, Василий Игнатьев (икесе дә дөньяда юк инде), Климентий Кузьмин һәм башкалар Максимовны каты куллы, гадел, үзенең идеяләре белән башкаларны да эшкә рухландыручы тырыш җитәкче, зур белемгә ия педагог булганы өчен ихтирам итәләр. Бер күрүдә кемнең нәрсәгә сәләтле икәнен, кемгә нинди вазифа йөкләргә мөмкин булуын белә Максимов.

Мамадыш районының Әрнәш авылы егете, Балык Бистәсенең Байтирәк ятим балалар йорты директоры Василий Игнатьев үз янына эш сорап килгәч, Максимов аңа бер сүз дә әйтми, үзе белән ияртеп алып китә. Төзүчеләр поселогыннан тар гына сукмак буйлап бара торгач, Актүбә авылының арыш басуында салына башлаган бер бинага килеп җитәләр. Бу биредә киләчәктә төзеләчәк Түбән Кама шәһәренең беренче бинасы – 1нче мәктәбе була. Июль ае, ә бинада эшнең иге-чиге күренми: стеналарны сылау-буяу бетмәгән, канализация үткәрелмәгән, электр кертелмәгән, җиһазлар турында әйтәсе дә юк... Ә мәктәп 1 сентябрьгә әзер булырга тиеш. Максимов боларның барысын да күрсәтеп чыккач, үзенә аптырабрак карап торган Игнатьевка административ-хуҗалык эше буенча үз урынбасары булырга, берьюлы укытырга да тәкъдим итә.

Югарыда исемнәрен санап үткән керәшен егетләре һәм башка укытучылар белән бергәләп, Алабугадан мәктәп өчен парталар, китап шкафлары ташыйлар.

Керәшен авылы Актүбәдәге иске мәктәп бинасында 80 балага исәпләнгән интернат ачу өчен, Казаннан караватлар, матраслар алып кайталар. Красный Ключ поселогы причалында пароходтан аларны бушаталар. Аяк киемнәре юешкә чыдамыйча таралып төшкән укытучылар, коеп яуган яңгыр астында, яланаяк, Төзүчеләр поселогына атлыйлар. Әмма берсе дә зарланмый, чөнки Максимов үз коллективына уртак максат өчен янып эшләүче педагогларны туплаган була.

1нче мәктәптә шәһәр төзелешенә агылучы кешеләрнең балалары һәм тирә-як авыллардан җыелган укучылар белем ала. Тәҗрибәле педагогларның хезмәт нәтиҗәләре тиз арада үзен күрсәтә: 1966 елгы чыгарылыш класс укучыларының сигезе – алтын, ә ундүрте көмеш медальгә мәктәпне тәмамлый.

Ул чорда республикада бер-бер артлы татар мәктәпләре ябыла. Моның өчен өстән күрсәтмә дә булмый, милли мәктәпләрне ябуга кагылышлы закон да кабул ителми. Әмма, тора салып, төрле милләтләрнең үз туган телләрен үстерү өчен тиешле шартлар булмавы ачыклана. Димәк, татар мәктәпләренең дә кирәге калмый. Шундый шартларда Николай Максимов үзенең какшамас ныклыгын күрсәтә. Аның җитәкчелегендәге 1нче мәктәп рус-татар уку йорты булып исәпләнә. Татар класслары саны артканнан-арта бара.

Максимовның тырышлыгы белән, 1965 елда шул татар класслары яңа гына төзелгән 5нче татар мәктәбенә күчерелә. Әлбәттә, республикада ул чорда салынган бердәнбер татар мәктәбе директоры Николай Максимович үзе була. Туган телне, әдәбиятны, традицияләрне, мәдәниятне саклауга аеруча зур игътибар бирә ул.

Түбән Камадагы 6нчы мәктәпне дә Максимов сафка бастыра, берничә ел директоры да булып эшли.

Түбән Кама җирендә нибары ун гына ел яшәп калса да, үзенең кыска гомере эчендә Николай Максимович шәһәргә мәк- тәпләр калдырган олы шәхес. Меңләгән укучыларының, үзе эшкә өйрәткән дистәләрчә белгечнең хәтерендә ул мәңгегә 49 яшьлек чын педагог, балаларны да, укытучыларны да үз идеяләре белән рухландырган таләпчән һәм гадел директор булып сакланадыр...

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: