Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

Сездә ничек? Бездә болай...

Керәшен сөйләмендә үзенә генә хас үзенчәлекләр бар. Мисалга Түбән Кама керәшеннәре шапшак, пычракны сыпкы дип атый. Бу сүз башка лексик төркемнәрдә очрамый. Тау ягы керәшеннәре начарлыкны кейлек дип сөйләшә.

Нагайбәк керәшеннәре сөйләшендә:

Агачай – өлкән ир туган, шулай ук өлкән кешеләргә хөрмәтләп, олылап эндәшү сүзе булып та хезмәт итә,

Пекчәчә – иренең сеңлесе.

Казан арты керәшеннәрендә :

Адарыну – нәзер әйтү, багышлау,

Ардаклау – чистарту, аралау, чүптән аеру;

Ардаклы – хәрмәтле, кадерле,

Пуҗым, пуҗум – нигез, йорт урыны,

Суйлак – ялкау, эшләмичә тик ятучы,

Тамызлык – чыра.

Түбән Кама керәшеннәрендә:

Алчак – ачык йөзле, ягымлы,

Болагай – шапшак, җыйнаксыз,

Сыпкы – пычрак, шапшак,

Чыжым баганасы – телеграф баганасы.

Тау ягы керәшеннәрендә:

Кәйлек – начарлык,

Чәй түбере – чәй чүбе,

Чапчак – кисмәк,

Киртләч – басма, баскыч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев