Туганайлар

Керәшен газеталары – туган тел сагында

Керәшен вакытлы матбугатының, хәзерге көнгә билгеле булганча, йөз алты еллык тарихы бар

Галим Максим Глуховның 1997 елда Казанда басылып чыккан “Tatarica энциклопедия”сеннән күренгәнчә, беренче рус революциясе чоры булган 1905-1907 елларда ук инде керәшен вакытлы матбугатын оештыру омтылышы булган. Петербургта һәм башка шәһәрләрдә татар газеталары чыкканын күреп, Казанның рус булмаган укытучылар семинариясе укытучысы Роман Даулей (Мамадыш өязенең Шомырбаш авылыннан) матбугат эше буенча Казан комитеты цензоры Н.Катановка керәшен газетасы чыгару буенча мөрәҗәгать итә. Шагыйрь Давид Григорьев-Саврушевский да (шул ук өязнең Олы Саурыш авылыннан) газета чыгарырга уйлый. Әмма барып чыкмый.

Сугыш хабярляре

I Бөтендөнья сугышы чорында керәшен Петр Глезденев Вятка (хәзерге Киров шәһәре) губернасының земствосына милли газеталар чыгару кирәклеген сорап хат яза. Губернатор А.Чернявский бу идеяне хуплый. Нәтиҗәдә, 1915 елның февраленнән Вяткада Петр Глезденев үз карендәшләре өчен – “Сугыш хабярляре”н һәм, берьюлы, удмуртлар белән марилар өчен дә үз телләрендә шундый ук газета чыгара башлый.

“Сугыш хабярляре” газетасында “Фронттан хатлар”, “Россiя эшляре”, “Дoнья халляре”, “Кряшенняр тормошо”, “Губiрня жаналыклары”, “Чит иллярдя” кебек рубрикалар булган. 

Хабяр жортеүче

Н.Ильминский алфавиты нигезендә керәшеннәрнең туган телләрендә язылган “Сугыш хабярляре”нең 1917 елның декабренә кадәр барлыгы 40ка якын саны чыга. Шул айда, Вятка губернасы земствосының карары белән, “Сугыш хабярляре”нең исеме “Хабяр жортеүче” дип үзгәртелә. 1918 елның беренче яртысында аның берничә саны дөнья күрә.

Дус

1916-1918 елларда Уфа шәһәрендә керәшеннәр өчен “Дус” газетасы чыга. Аның соңгы мөхәррире Минзәлә өязенең Сәвәләй (я Югары Баграж) авылында туып-үскән Стефан Матвеев булганлыгы  билгеле. Газета тышкы һәм эчке сәясәт, керәшен авыллары тормышы турында яза. Хатын-кызны аң-белемгә тарту да төп темаларның берсе була. “Газета битләрендә йорт эшләрен алып бару нечкәлекләре, авыл тормышы өчен (бакчачылык, терлек арасындагы чирләр, аларны дәвалау) файдалы киңәшләр, балалар яки якыннар авырган очракка медицина киңәшләре, кирәкле дарулар турындагы мәгълүмат белән танышырга була”, – дип язалар газета корреспондентлары.

“Дус”ның ябылуын тарихчы Тәлгать Насыйров большевиклар рухында булмаган күп телле вакытлы матбугатны бетерү турындагы Декретка бәйләп аңлата.

Хабарляр

Татарстан фәннәр академиясенең татар вакытлы матбугаты тарихын чагылдырган фәнни-энциклопедик басмасында язылганча, 1917 ел азагында Минзәлә өязе депутатлар советының керәшен секциясе органы буларак, кириллица белән, туган телебездә “Хабарляр” иҗтимагый-сәяси газетасы бастырып таратыла. “Хабарляр” – совет чорындагы беренче керәшен газетасы. Нибары 7 саны чыгып өлгергән бу газета социал-революционерлар идеясен пропагандалый. Учредительское Собраниегә солдатларны һәм эшчеләрне сайлауга каршы булган кадетлар позициясен чагылдырган “Дус” газетасы белән бәхәскә керә. Мөхәррире М.Чернов булган “Хабарляр” фронттагы хәлләр, фельетоннар, шигырьләр белән таныштыра.

Кряшен газеты

Февраль революциясеннән соң “Кряшен” милли оешмасы төзелгәч, “Кряшен газеты” дөнья күрә. 1918 елның январь-июль айларында Казанда басылган газетаның 18 саны чыга. М.Глухов раславынча, аны Мамадыш өязенең Шомырбаш авылыннан чыккан, үз халкына өстенлекләр бирелүенә ирешергә омтылган Николай Егоров оештыра. Шактый вакыт газета мөхәррире булып, Чистай өязенең Ишалькино авылыннан Игнатий Алексеев эшли. Казанны ак чехлар басып  алгач, большевиклар тарафдары булган газеталар, шул исәптән “Кряшен газеты” да ябыла. И.Алексеевның тырышлыгы белән, бер елдан соң бу газета – исемен “Кызыл алям”га алмаштырып чыга.

Алга таба

1919 елда 2нче Кызыл Армиядәге сәяси бүлекнең татар секциясе җитәкчесе Михаил Зубков (Вятка губернасы Алабуга өязенең Олы Черкас авылыннан) “Алга таба” газетасын чыгара. Алабуга эшче-крестьян һәм кызылармияче депутатлар советы органы булган бу газета 4 ай дәвамында чыга. М.Глухов “Гражданская война в Татарии. 1918-1919”га таянып, ул газетаның 1918 елда әле “Алга барыек” дигән исем астында чыкканын раслый. Беренче совет керәшен газеталарын оештыручылар арасында Зубковның хаты- ны – балалар язучысы, 1917-1921 елларда керәшен хәрәкәте активисты булган Дарҗия Аппакова да (Минзәлә өязенең Байгол авылы – хәзерге Түбән Кама райо- ны) була. Ул 1919 елда – “Кызыл алям”нең, ә 1925 елга кадәр “Киняш”нең корреспонденты була.

Кызыл солдат

Сәяси бүлек начальнигы Зубков, “Алга таба” газетасы белән берьюлы, 1919 ел башында Көнчыгыш фронттагы 2нче Армия реввоенсоветының сәяси идарәсе органы булган “Кызыл солдат”ны чыгара. Көн саен бастырыла торган керәшен газетасы бу Армия сафындагы 2 меңгә якын кызылармияче керәшен сугышчысына исәпләнгән була. Аның соңгы саны шул елның июнендә басыла.

Кызыл алям

Керәшеннәрнең “Кызыл алям” иҗтимагый-сәяси газетасы 1919-1922 ел ларда басыла, барлыгы 159 саны чыга. М.Глухов раславынча, бу газетаның беренче көненнән алып ябылганчыга кадәр мөхәррире – Давид Григорьев-Саврушевский.

Киняш

“Кызыл алям” газетасына алмашка килгән “Киняш” 1922-1929 елларда Казанда чыга. 1924-1925 елларда чыгудан туктап тора. 1924 елда газета урынына “Киняш” журналының 3 саны басыла. “Киняш” газетасындагы язмалар керәшен алфавитында да, латин графикасында да бастырыла. “Яналиф”, “Киняш дискуссиясе” кебек рубрикаларда яшьләр тәрбиясенә, халыкка аң-белем таратуга, крестьянның көндәлек тормышына урын бирелә. 1929 елда “Татреспубликадан читтә яшәүче керәшеннәр турында”гы рубрика хасил була. Анда башка төбәкләрдәге, аеруча, Башкортстанда яшәүче керәшеннәр турында языла.

Тарих фәннәре кандидаты Лилия Мөхәммәдиева язганча, 1928 елга “Киняш” газетасының тиражы 800дән 1000 экземплярга җитә. Әмма күпсанлы керәшен өчен “Киняш”нең бердәнбер газета булганын исәпкә алсаң, бу җитәрлек булмый. Шул сәбәпле, Татарстан өлкә комитеты карамагындагы керәшен секциясе авыл советларыннан, аерым крестьяннар белән әңгәмә үткәрү юлы белән һәм үзара ярдәм комитеты, ызба-читальня, мәктәпләр өчен дә подписка оештыруны сорый... 1928 елда, керәшен шрифты белән басылган “Киняш”тән кала, керәшеннәрнең башка көндәлек вакытлы матбугаты булмый.

“Киняш”тә яңа латин шрифтына күчү актив пропагандалана. Шуңа бәйле рәвештә, газетада яналифтә басылган күләмле язмалар еш күренә. “Яналиф” газетасына язылырга өндәүләр да даими чыга. Латин графикасына күчү – керәшеннәрнең вакытлы матбугатына, үз телләрендә китаплар, мәктәп дәреслекләре чыгуга һәм, гомумән, керәшен язуына чик куюга тиң була. Моның керәшеннең соңгы газетасы чыгудан туктый. Аның мөхәррире Г.Беляев 1930-1941 елларда “Кызыл Татарстан” газетасы баш мөхәрриренең урынбасары вазифасын били. нәтиҗәсе үзен озак көттерми, 1930 елда керәшеннең соңгы газетасы чыгудан туктый. Аның мөхәррире Г.Беляев 1930-1941 елларда “Кызыл Татарстан” газетасы баш мөхәрриренең урынбасары вазифасын били.

Журналлар

Газеталардан тыш, керәшен журналлары да басыла. 1918 елда Казан губерна комитетының керәшен секциясе органы буларак, айга 2 мәртәбә “Иген игүче” журналы чыга (барлыгы – 55 сан). 1920 елда керәшен педагогия техникумында укучылар көче белән “Факел” журналы бастырыла. 1921-1922 елда иҗтимагый сәяси, тарихи-этнографик һәм әдәби журнал булган “Белемнек” чыгып ала. М.Глухов бу журналның Идел буендагы ачлык чорында “Кызыл алям”не алмаштырганын искәртә.

Нагайбәк газеталары

Керәшеннәрнең төп туган җиреннән читтә, Чиләбе өлкәсендәге Нагайбәк районының үзәге булган Фершампенуаз авылында 1932 елны “Кызыл Нагайбак” “Сталин юлы белән” газетасы чыга башлый. Башта ул – “Нагайбак”, 1932 елда берничә саны – “Голос колхозника”, 1932-1935 елларда – “Красный нагайбак”, 1937-1956 елларда “По Сталинскому пути” булып чыга. Газета 1932-1941 елларда русча һәм керәшенчә басыла. 1932-1960 елларда барлыгы 2959 саны дөнья күрә.

Керәшен сүзе

Шуннан соң, керәшен газеталары һәм журналлары чыгудан туктый. Совет системасы җимерелгән хәбәрдарлык чорында, төгәлрәге, 1993 елдан Яр Чаллы шәһәрендә “Керәшен сүзе” газетасы чыга башлады. Газетаны оештыручылар – Николай Антонов һәм Николай Колчерин. Заманында Петр Глезденев үз исәбенә “Сугыш хабярляре”н бастырган шикелле, Николай Антоновта озак вакытлар үз акчасына “Керәшен сүзе”н чыгартып килде. Аз сүзле, зыялы бу керәшеннең үз халкына хезмәте әле тиешенчә бәяләнмәгән...

“Керәшен сүзе”нең мөхәррирләре – 1997 елга кадәр Ананий Малов (Ямаш Игәнәй псевдонимы белән танылган шагыйрь), ә 1997-2002 елларда Людмила Белоусова булды. Милли күтәрелеш елларында “Керәшен сүзе” Татарстан белән беррәттән, илнең төрле төбәкләрендә яшәүче карендәшләрне берләштергән, алар күңелендә милли горурлык хисләре уяткан рухи бер көч иде. Газета карендәшләр тормышы, аларның традицияләре турында язды, хәл итәсе мәсьәләләрне күтәрде.

Туганайлар

2002 елдан керәшеннәр өчен “Туганайлар” культура-агарту газетасы чыгып килә. 2008 елдан “ТАТМЕДИА”ның филиалы булган “Туганайлар” газетасы
2014 елда Чаллы шәһәреннән Казанга күчерелде. Төрле елларда аңа Зинаида Мөхлисова, Людмила Белоусова җитәкчелек итте, 2019 елдан мөхәррир – Юлия Губина. “Туганайлар” керәшен авыллары тарихы, православие дине, керәшенчә иманнар, халык бәйрәмнәре, танылган керәшеннәр, шулай ук, хәзерге гади авыл кешесенең тормышы, ил-көн хәлләре һәм башкалар турында яза.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: