Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

Фотоларда – керәшен тарихы: Нина Ерёмина юллаган бу фотолар узган гасырның илленче-алтмышынчы елларына карый

Элекке Чаллы районының (хәзер Түбән Кама җире) Чәбия керәшеннәре – үз авыллары Сабантуенда.

1959 елны төшерелгән бу фотоны редакциягә Чәбиядә туып, авыллары бетерелгәч, үсмер чагында әти-әниләре белән Красный Ключ поселогына күченгән Нина Ерёмина юллады. Нина үзе Түбән Кама шәһәре мәктәпләренең берсендә укыта.

Бу һәм башка фотолар – әнисе, чын дөньяга күчкән Анна түти Храмовадан калган альбомда саклана.

XVII гасырда ук тарихи документларда телгә алынган Чәбия, ни кызганыч, җир йөзендә юк инде. 8 Март колхозына кергән Чәбиядә әле шәһәр төзелеше башланыр алдыннан гына да алтмыштан артык йорт, башлангыч мәктәп, тимерче  алчыгы, ат абзары, кош-корт фермасы, игенчелек өчен кирәкле барлык төр авыл хуҗалыгы техникасы булган.

Аның истәлеге булып, шәһәрнең шул авыл янәшәсендәге бер урамы гына Чәбия исемен йөртә дә, Лесная урамы башында Чәбиянең хәзер инде ташландык хәлгә калган чишмәсе (озак еллар дәвамында, үзе мәңгелеккә күчкәнче аны мөселман карты Фәрит бабай карап-төзәтеп торды) бар. Шулай ук, Чәбия  урынында урнашкан гаражлар янында авылдан калган агачлар гына үсеп утыра.

Дөрес, бу муниципаль районга яңа башлык – Рамил Муллин килгәч, шәһәр күләмендә олы өмә ясап, Чәбия зираты урыны төзекләндерелде. Шәһәргә “Нижнекамскнефтехим” яклап керешли уң кулда урнашкан Вахитов урамындагы 2нче йорт янындагы  Чәбия авылы зираты янәшәсендә киләчәктә җыйнак кына сквер да булачак.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев