Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

Бөек ватан сугышы ветераны Кирилл Федорович Савельев сөйләгәннәрдән...

Бу китапка язмалар туплаганда, Келәтленең исән булган бердәнбер сугыш ветераны – 1922 елда туган Кирилл Федорович Савельев белән дә очраштык.

Ватан сугышы ордены, «Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале (медальләре – 12) белән бүләкләнгән Кирилл дәдәйгә, картайган көнендә булса да, дәүләт Җиңүнең 30 еллыгы урамындагы йорттан квартир да биргән. Хәзер ул кызы Галина тәрбиясендә яши. Ветеранның 9 баласы, 18 оныгы, оныкларының 25 баласы бар.

Китапта аның үзе сөйләгәннәр урын алды:

– Без гаиләдә алты бала идек. Иван дәдәй мәхшәр кырында үлеп ятканда, мине дә сугышка алдылар. 1941 елның ноябрендә авылдан өч малай чыгып киттек: Куян Павелы, Илҗә һәм мин. Кукмарада кыш чыктык.

Эшелонга төяп алып киттеләр. Күбесе ачтан һәм суыктан катып үлде. Павел да вагонда катып үлде, аны Актүбәнеке, диделәр... Ивановода туктатып мунча керттеләр дә, юлны дәвам иттек. Икенче Украин фронтына, пехотага эләктем.

Эшелоннан төшкәч, «К бою!» дигән команда яңгырады. Белмичә дә, ут эченә барып кердек. Кайсыларыбыз кырылды, кайсыларыбыз исән калды. Беренче көннән ут эчендә булдым. Гел җәяү. Өстебездән күзәтчелек итеп дошман самолетлары оча. «Рама» дип атый идек аларны. Дошман безгә ата, ә безнең кайсыбызда мылтык бар, кайсыбызда – юк. «Вперед!» дигән команда ишетеп, алга ыргылабыз. Әйләнә-тирә үлеләр, кисек аяк-куллар белән тула. Аларны күмәргә кушалар. Вакыт юк. Кая анда җирләү?! Бер тирәгәрәк җыеп калдырабыз. Бара торгач, тәмам таралып беттек. Бераздан су аша чыгарга туры килде. Мин йөзеп чыктым, йөзә белмәгәннәр ярда калды. Ярның бу ягында үзебезнекеләр иде, аларга ияреп киттек. Минем үземә немец танкларына каршы сугышырга туры килмәде. Бронялы машиналарын күрүен күрдем.

Бөек Ватан сугышы ветераны Кирилл Савельев, улы Николай, кызы Вера

Дон елгасын гына да ике мәртәбә йөзеп чыктык. Күпме кешене агызып алып китте. Көз көне, 1942 елда Ростов өлкәсендәге Миллерово май заводы тирәсендә сугыштык. Разведчик идем. Бер атна йөрдек разведкада ачлы-туклы. Әсирлеккә шундагы басуда эләктек. Совет хәрби әсирләренең Украинадагы Белая Церковь, Шепетовка һәм башка лагерьларында булдым. Лагерьда өске катта шведлар, поляклар иде. Алар «Кызыл хач» җәмгыятеннән ризык алалар. Безгә дә ташлыйлар, әмма немецлар каты иде. Ачлыктан интегүче без әсирләрне мыскыл итеп, алдан тары ярмасы сибеп баралар, шуны чүпләтәләр. Юыну дигәне дә юк. Бетләп беткәч, киемнәрне салдырып утта кыздыралар да, кире бирәләр. Янәсе, юынырга дип, яр буеннан суга төртеп төшерәләр. Карлы яңгырларда урамда бастырып торгызалар. Авылдаш Илья Ивановны да шунда очраттым, әсирлектә бергә булдык.

Сугыш бетеп тә җитмәгән иде, безне әсирлектән коткардылар. Махсус бүлектә тикшерделәр дә, 1945 елны сугышка җибәрделәр. Артиллерист идем, хәрби лазаретка эләктем. Үз частебызда повар булдым. Магдебург шәһәрендә америкалылар белән очрашуыбыз хәтердә калган. 1946 елның декабрендә генә кайттым. Часть командиры полковникны ашата торган идем. Азаккы көнне аңа ашамлык менгезеп бирдем. «Эчкәнең бармы», дип, миңа бер стакан спирт салып бирде...

1947 елда Ключ Труда кызы Анна Васильева белән гаилә кордык. 63 ел бергә яшәдек, тугыз бала үстердек. «Биклән»дә лесник та булдым, ферма мөдире булып та эшләдем. Сугыш беткәч тә, әсирлектә булганнарның күбесен кешегә дә санамадылар. Бик күп еллар үткәннән соң гына безне үз итә башладылар...

 

(Фирая Моратованың "Мәңге җәшә Келәтле!" китабыннан)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев