Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

Ару торасыңмы, Себер Комаровкасы: җырактагы җакыннарыбызның нәсел тамырлары Мамадыштагы Кумырыкка тоташа

Йөз ун ел элек Казан губернасының Мамадыш өязендәге Җөри волостена кергән Кумырык (Комаровка) авылы керәшеннәренең бер өлеше ерак Себер якларына күченеп, шундый ук исемдәге авылга нигез салганнар

Ерактагы якын авыл

Бүгенге көндә бу авылдагы 40лап йортта барлыгы 240 кеше яши. Халыкның яртысы диярлек керәшеннәр. Биредәге Григорьев, Иванов, Кузьмин, Михайлов, Тарасов, Филиппов, Петров һәм башка фамилияләр – Татарстан җирлеге керәшеннәре белән Себердәге Комаровка кешеләре өчен уртак. Столыпин реформасы чорындагы күченү вакытында ишле гаиләләрдәге ир-егетләрнең кайберләре Мамадыш өязендәге үз туган авылларында яшәп калган; ә икенчеләре, бәхет эзләп һәм җирле булу өчен, Себер ягына киткән.

Соңрак Себер ягындагы бу авылда Тараканов, Афанасьев фамилияле керәшеннәр дә күренә башлаган. “Афанасьевлар Җөридән килгән кешеләр булганнар. Аталары Николай, аналары Начтый иде, ә уллары – Сергей исемле. Анысының хатыны Марҗый исән әле, – дип яза Себер ягыннан Галина Пучкова безнең редакциягә. – Алтмышынчы еллар азагында Васильевлар күчеп килгән. Аларны Кыргызныкылар дип әйтәләр иде. Ишетеп, монда тормыш әйбәт диебрәк килгәннәрдер инде. Картларының бөтенесе дә үлеп бетте, балалары гына исән. Туган якларында аларны белүче кешеләр бардыр әле дип язуым”.

Башта чиста керәшен авылы булган Комаровкага, тора-бара, немецлар, руслар һәм башка халыклар килеп урнашкан... Хәзерге вакытта авыл кешеләре, шул исәптән яшьләр дә аучылык, балык тоту, урман кисеп брус ясау, такта яру белән шөгыльләнәләр. Комаровканың үзендәге тугызеллык мәктәп, фельдшер-акушерлык пункты, мәдәният йорты, кибет тә күпмедер кешене эшле итә.

Шул авылда туып-үсеп, Красноярскида яшәүче укытучы Галина Пучкова безнең “Туганайлар” белән танышып, газетаны укып бара. Ул үзе 36 ел мәктәптә математика укыта. Игезәк уллары Александр белән Иван һәм кызы Юлия дә Красноярскида яшиләр. Уллары – төзелеш тармагында, үзләренең шәхси оешмалары бар. Ә кызы әнисе һөнәрен үз иткән, мәктәптә география укытучысы булып эшли. Галина бүгенге көндә алты оныгының яраткан әбисе (фотода уңнан өченче).

Галинаның бабасы Федор Ефимович Мальцев 1887 елгы, ул Мамадыш өязенең Пакшин авылы кешесе булган. Элек байларда эшләгәнлектән, русча да яхшы белгән. “Аның тутасы шундагы Кумырыкка кияүгә чыккан. Ул – Василий дәдәй Черновның анасы. Кумырыктагы Черновлар – безнең туганнар”, – ди Галина.

Галинаның әбисе Прасковья Петровна Иванова 1883 елда шул ук өязнең Кумырык авылында туган. Үз туган җирендә чакта аның фамилиясе Гунбина булган, аларны Гөмбәләр дип йөрткәннәр. Себергә килгәч, ни өчендер, фамилиясен Ивановага алмаштырган. Прасковья әби – 1963 елны, ә Федор бабай 1971 елда дөньядан киткәннәр.

Аларның уллары, Галинаның әтисе Иван Мальцев 1919 елда Себер җирендә туган. Ул 2002 елда мәңгелеккә күчкән, ә бертуган энесе Николай 1945 елда Бөек Ватан сугышында һәлак булган.

Галинаның әнисе Евдокиянең дә тамырлары Себер ягыннан якынча дүрт мең чакрым ераклыкта булган Мамадыш районындагы Кумырыкка барып тоташа. Аның әтисе Кумырыктагы Егор Ивановның малае – Василий, әнисе – Петр кызы Варвара. Евдокия үзе 1925 елда туган. Сиксән бер яшендә дөньялыктан күчкән...

Меңнәрчә чакрымны тоташтырып...

Галина Ивановна “Туганайлар” редакциясенә юллаган хатында үз яклары һәм керәшеннәр тормышы турында да язган. Хатта түбәндәгеләр турында сөйләнә.

– Әти-әни дә, үзем дә Себер ягы керәшеннәре. Мин – Красноярск краеның Пиров районындагы Комаровка авылы кызы. Татарстанның хәзерге Мамадыш районындагы Комаровка (Кумырык) хөрмәтенә, авылыбызга шул исемне сайлаганнар. Безнең Федор бабай белән Прасковья әби, әле яшь егет һәм яшь кыз чакларында, Столыпин реформасы чорына караган 1911 елны Себергә килеп төпләнәләр. Комаровкадан күченүчеләр күп була. Алар Кеть елгасы ярында шушы авылыбызны төзеп урнашалар. Иксез-чиксез тайга, чикләвек, җиләк-җимеш, елга – барысы да янәшәдә генә...

Әби-бабайлар үз якларыннан ничек итеп һәм нәрсәгә утырып килгәннәр? Озын ерак юлны ничегрәк узганнар? Алар, бәлки, элек бөек Себер юлы дип аталган “Транссиб” буйлап килгәннәрдер. Ачинскидан безнең авыл буласы урынга хәтле юлны атларда узганнар, диләр... Авылда Кукмарадан, 1937 елларда Җөридән һәм башка авыллардан күчкән керәшеннәр дә бар.

Бүген без сөйләшә торган тел – әби-бабайларныкы. Алар – әти-әниләребез һәм безнең белән керәшенчә генә сөйләшкән буын. Себергә килеп төпләнгән керәшеннәр телнең чисталыгын саклаганнар. Бездә керәшен бәйрәмнәрен олы яшьтәгеләр Авыз ачу, Олы Көн, Казанский, Бутка пешерә торган көн (Иван Купала), Питрау, беренче, урта һәм өченче Спаслар, Энҗел көн (Ильин көн) дип әйтәләр иде. Монда безнең Покрауны бәйрәм итмиләр дип әйтерлек. Әмма мин әле Покрау бәйрәменә ни өчендер чөгендер пирожкилары пешергәннәрен хәтерлим. Ул хәзер онытылды. Әмма Нардуганда әле хәзер дә төрлечә киенеп, урамда йөриләр.

Авылда керәшенчә сөйләшүчеләр дә бар. Ләкин яшьләр дә, аларның балалары да, башлыча, русча гына сөйләшә.

Комаровканың үзендә “Чишмә” (“Родник”) керәшен фольклор ансамбле бар. Анда кырык, илле, алтмыш яшьлек хатыннар йөри. Ансамбльнең җитәкчесе – Лидия Петровна Тараканова.

Бу язманы әзерләгәндә Галина белән телефон аша да шактый сөйләштек. Ерак чакрымнар да, вакыт дигәне дә онытылды. Себердәге Комаровкага нигез салып, “Рәчәй”дәге (олылар шулай дип йөрткәннәр) туган-үскән җирләрен сагынып гомер кичергән картлар, карчыклар хәлен җаным аша уздыргандай булдым. Гүя үзгәрешсез вакыт аша аларның сагыну яшьләре күземә сарылды...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев