Иске Гришкинда Тройсын
3 июнь көнне Менделеев районы Иске Гришкин авылында республикакүләм Тройсын бәйрәме кысаларында икенче тапкыр "Сияние Cвятой Троицы" исемендәге республикакүләм керәшен культурасы фестивале узды. Бу көнне төрле төбәкләрдән килгән фольклор ансамбльләре үзләренең талантларын күрсәттеләр, уңган-булган кызлар "Тройсын чибәре" исемен алу өчен көч сынашты.