Фольклор фестивале тег белән яңалыклар
-
"Ак каз" ансамбле "Чатыр тауда җыен" фестивалендә чыгыш ясады
16 июль “Ак каз” халык җыры ансамбле Азнакайда үткәрелгән “Чатыр тауда җыен” фестивалендә катнашты.
-
Аралар ерак калса да, күңелләр якынайды
Чаллыда узган "Керәшен җырыу әйтә" фестивале, сандыктан чыккан асыл күлмәкләр кигән әбиләр белән генә түгел, алар башкарган матур җырлар, җылы очрашулар белән дә күңелгә кереп калды. Бу фестивальгә ерак араларны якын итеп, Красноярск өлкәсе Пиров районы Кумырык (Комаровка) авылыннан да карендәшләребез килгән иде. Аларны Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов үзе...
-
Керәшеннәр җыру әйтергә чакыра
24-25 ноябрьдә Чаллы шәһәрендә "Керәшеннәр җыру әйтә" дигән Бөтенроссия керәшен фольклор ансамбльләре фестиваленең финал өлеше уза. Аны Чаллы керәшен җәмгыяте оештыра. Фестивальнең беренче көнендә үз төбәкләрендә финалга үткән фольклор ансамбльләре арасында конкурс-бәйге була. Алабугадан "Ак каз", Әлмәт районыннан "Кәләем", Сарман районыннан "Ләке", Мамадыш районыннан "Кумырык-Дүсмәт-Транзит" кебек, республикада популяр булган фольклор...
-
Самарада “Түгәрәк уен” үтте
4-7 октябрь көннәрендә Самара шәһәрендә V Бөтенроссия фольклор фестивале - "Түгәрәк уен" узды. Аны Самара өлкәсе администрациясе, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыклары, Бөтендөнья татар конгрессы оештырды. Бу фестивальгә Россиянең 17 төбәгеннән фольклор төркемнәре килде, барысы 650 катнашучы булды. Шулар арасында Самара өлкәсендәге бердәнбер керәшен авылы - Назаровкадан да фольклор ансамбле бар...