Туганайлар

Самарада “Түгәрәк уен” үтте

4-7 октябрь көннәрендә Самара шәһәрендә V Бөтенроссия фольклор фестивале - "Түгәрәк уен" узды. Аны Самара өлкәсе администрациясе, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыклары, Бөтендөнья татар конгрессы оештырды. Бу фестивальгә Россиянең 17 төбәгеннән фольклор төркемнәре килде, барысы 650 катнашучы булды. Шулар арасында Самара өлкәсендәге бердәнбер керәшен авылы - Назаровкадан да фольклор ансамбле бар...

Назаровкалылар быел Чаллы Нардуганына килеп, тамашачының ушын алып киттеләр. Авыл җирлеге башлыгы Владимир Егоров, Чаллыдан кайтып киткәндә: "Моңарчы беркая да чыкканыбыз юк иде. Ярый әле Виталий Агапов Нардуганга чакырды. Киләсе елга чакырсалар да, чакырмасалар да киләбез. Бер кабынып киткәч, сүнәргә исәп юк", - диде. Назаровка артистлары сүзләрендә торганнар. "Түгәрәк уен" фестиваленә зур әзерлек белән килгәннәр. Район администрациясе ярдәме белән керәшен костюмнары тектергәннәр. Авылларының "Урдалы-Назаровка" көен халыкчан, җанга үтеп керерлек итеп башкарганнар. Жюри членнары да, фестивальне яктыртырга килгән журналистлар да "На-тукай"ның чыгышын бик ошатканнар. Аларга "Иң әйбәт вокаль ансамбль" дигән исем бирелгән. Бу уңышлары өчен ансамбльдә җырлаучылар Виталий Агаповка рәхмәт укыйлар. "Виталий Васильевич биргән киңәшләрне тоттык. Башкару осталыгы буенча да, керәшен костюмнары буенча да аның дәресләрен алдык", - диләр әбиләр.

Бүгенге фестиваль турында тулырак белер өчен, Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институты каршында эшләп килүче керәшен һәм нагайбакларның тарихын, мәдәниятен өйрәнү үзәге җитәкчесе, Казан дәүләт консерваториясе доценты Геннадий Макаровка мөрәҗәгать итеп, быелгы фестивальнең башка елгыларыннан нәрсә белән аерылуын сорадык.

- Быелгы фести-вальнең дә үзенчәлеге, һичшиксез, күренде. Беренче табыш - әнә шул Назаровка авылы "Натукай" ансамбле башкарган көйләр булса, Казанның музыка һәм сәнгать мәктәбе балаларының Мәлки керәшеннәре биюен башкаруы икенче табыш булды. Ансамбльнең җырларын "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор керәшен ансамбле җырчысы Лиана Миронова, биюен хорео-граф Дәүләт Умеров куйган. Шулай итеп, үзебезнекеләр өчен сөенеп утырдым. Башка ансамбльләрнең дә чыгышлары ошады. Башкару осталыкларының елдан-ел үсүе, шомаруы күзәтелә. Халык җыруларын эстрада стилендә башкару юк дәрәҗәсендә хәзер. Күлмәкләрнең дә ялтыр-йолтырларын кимиләр. Бу күтәрелешкә күңел бик сөенә. Мастер-класс-ларда да җанлылык, өйрәнергә, отып алырга омтылу күзәтелә. Боларның барысы да фольклорга кызыксыну артуын, аның киләчәге барлыгын күрсәтә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 4 май 2018 - 16:28
    Правнуки рассказывают о своем прадеде (http://pestrecy-rt.ru/)
  • Закрытие IV Форума кряшенской молодёжи Фоторепортаж
  • Волнуют ли кряшенскую молодёжь вопросы семьи? ФОТОРЕПОРТАЖ
  • "Айбагыр" Олы көн 2018
  • Чему научились делегаты Форума на мастер-классах ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Открытие IV форума кряшенской молодёжи ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Как делегаты IV Форума провели первый день
  • В Кировской области впервые прошел семинар по наследию кряшен
Ночной режим