Туганайлар

Агач – җимеше, кеше – эше белән

Алабуга районы Иске Үтәгән авылы халкы, авыллары булмаса да, Питрау бәйрәмендә туган нигезләренә җыела. Быелгы җыен турында Клара Гайнетдинова-Козырева язып җибәргән. Мин Алабуга районы Иске Үтәгән авылында туганмын, балалык елларым шунда үтте. Халкым арасында хезмәткә өйрәнеп, табигатьне яратырга, аның серләренә төшенергә тырышып үстем. Җир йөзенең кабатланмас ямен, табигатьтәге төсләр, исләр,...

Алабуга районы Иске Үтәгән авылы халкы, авыллары булмаса да, Питрау бәйрәмендә туган нигезләренә җыела. Быелгы җыен турында Клара Гайнетдинова-Козырева язып җибәргән.
Мин Алабуга районы Иске Үтәгән авылында туганмын, балалык елларым шунда үтте. Халкым арасында хезмәткә өйрәнеп, табигатьне яратырга, аның серләренә төшенергә тырышып үстем. Җир йөзенең кабатланмас ямен, табигатьтәге төсләр, исләр, авазлар хәзинәсен балачактан ук күреп, тоеп­-ишетеп яшәдем.
Кызганыч, 80-­елларда ил күләмендә авылларны эреләндерү турындагы сәясәт шаукымы безне дә читләтеп үтмәде, авылыбыз җир белән тигезләнде, ә халкыбыз район үзәгенә күченеп бетте. Бары тик авылыбыз, халкыбыз турындагы хатирәләрне күңел сандыгында гына барлап юанасы калды.
Шулай да әдәбиятны ярату, матурлыкны сиземләү тойгыларын үстерүдә авылым табигатенең, халкының да йогынтысы зур булгандыр дип уйлыйм хәзер. Авылны икегә бүлеп, боргаланып аккан елга, камышлы күл буйлары "күз ачып йомганчы бер чиләк" җиләк җыеп алырлык матур аланлыклар, хуш ис бөркелеп торган ямьле болыннар кочагында үтте минем балачагым. Елгабыз тирә­юньгә җәелгәч, бөтен авыл халкы белән ташу карарга чыгулар, күрше­күлән белән матур итеп бер­беребезгә ярдәм итешеп өмә үткәрүләр, бәрәңге утырту, бәрәңге алулар, колхоз басуында кул чалгысы белән борчак, печән чабулар, җәйге каникулда, сыер савучыларны ялга җибәреп, кул белән сыер савулар, көтү кайтканнан соң яңгыр астында яланаяк кайтып бетмәгән тәкәләрне эзләп чабулар, арып­талып эшләгәннән соң дуслар белән бергәләп кичке уен оештырулар үзләре генә ни тора! Җәйге таңны түбәдәге яңа чабып, киптереп өелгән печән өстендә каршылау күңелдә нечкә хисләр, матур тойгылар уята, әйтеп бетергесез тәэсир калдыра.
Бу соклангыч гүзәллекне түкми­чәчми сөйләп бирү теләге миндә туган авылымда 12 июль - Питрау бәйрәмендә булып кайтканнан соң туды. Мин яңадан балачак, яшьлек елларыма әйләнеп кайткан кебек булдым. Бу көнне күңел дәфтәремә тагын бер онытылмаслык вакыйга өстәлде: авылыбызны хәтерләтеп торган бердәнбер изге җиребез - зират кырында мемориаль такта ачу тантанасы оештырылды. Дүрт мрамор ташка авылның кыскача тарихы, алтын хәрефләр белән яу кырында ятып калган һәм дәһшәтле сугыштан Җиңү белән кайткан авылдашларның да исемнәре язылган. Сталин репрессиясе корбаннары да, кулак булып, советка һәм колхозга каршы пропаганда өчен сөргенгә куылганнарның да исемнәре онытылмаган. Иван Трофимовның Иске Үтәгән авылының кыскача тарихы, юкка чыгу сәбәпләре сурәтләнгән "Моя деревенька" дип аталган китабын презентацияләү дә булды. Һәйкәлне куюда актив катнашкан кешеләргә автор китабын бүләк итеп тапшырды.
Бу тантананы башлап, оештырып йөрүче - Трофимовлар гаиләсе. Алар - дүрт ир туган. Рәхмәтнең иң зурысы Иван һәм Николай Ивановичларга. Тантананы алар икесе ачып җибәрделәр һәм ахырга кадәр җиткерделәр. Район администрациясе вәкилләре тарафыннан шушы зур саваплы эшне башкаруда көч керткән авылдашларыбызга зур рәхмәт белдерелде. Аннан инде Илмәт авылы үзешчәннәре безгә матур итеп концерт куйдылар. Авылыбызның танылган җыр чысы Михаил Иванович Трофимовның чишмә чылтырауларына тиң тавышы концертны тагын да җанландырып җибәрде. Аннан инде күмәкләшеп бию башланды. Тантана, бәйрәм ахырында авылымның бердәм халкы зур табын артына утырды. Кемнең нинди сые булса, бары да өстәл өстендә урын алды. Табын артында нинди генә җырулар, нинди генә такмаклар җырланмады. Туган авыл, аның урамнары, халкы, дус­ишләр бары да күз алдына килеп басты. Һава торышы бозылмаса, бу бәйрәм әле таң атканчы дәвам иткән булыр иде дә. Нишлисең бит...
Шушы гаилә кешеләре, шундый зур эшне оештырып, башкарып чыгуда актив катнашкан авылдашларыбыз кебек, халкы өчен янып йөрүче кешеләр булганда, изге җиребез сакланыр дип ышанасы килә. Буыннардан­буыннарга килгән чылбыр өзелергә тиеш түгел. Теләк булса, бу изге эшнең әмәл­чаралары да бар икән бит. Гасырлар дәвамында халыкның күңеленә сеңгән йола һәм бәйрәмнәр, гореф­гадәт һәм милли җыруларның рухы безнең каныбызда икән.
Әгәр безнең үзенчәлекле бердәм милләт буларак сакланып каласыбыз килә икән, үзебезнең бәйрәмнәребез, гореф­гадәт, җыруларыбызны буыннан­буынга тапшырып, яшь буын белән бергәләп җиң сызганып эшләргә кирәк!
Бу гореф-­гадәтләрне алар да онытырга тиеш түгел. Кипкән гөлгә су сибеп кояш яктысына куйсаң, ул яшь үсентеләр җибәрә. Җир йөзендәге бар бөеклек шул кечкенә генә орлыктан башлана. Әгәр утыртылган орлыкка вакытында су сипмәсәң, ул шытым бирми, тамыр җибәрми. Ә без, кешеләр, шул орлыкка су сибүчеләр, орлыктан бөтен тирә-­юньгә ямь биреп тора торган чәчәк үстерүчеләр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: