Агач – җимеше, кеше – эше белән
Алабуга районы Иске Үтәгән авылы халкы, авыллары булмаса да, Питрау бәйрәмендә туган нигезләренә җыела. Быелгы җыен турында Клара Гайнетдинова-Козырева язып җибәргән.
Мин Алабуга районы Иске Үтәгән авылында туганмын, балалык елларым шунда үтте. Халкым арасында хезмәткә өйрәнеп, табигатьне яратырга, аның серләренә төшенергә тырышып үстем. Җир йөзенең кабатланмас ямен, табигатьтәге төсләр, исләр,...