Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Холкыңны нәрсә ашавың әйтеп бирә

Җиләк-җимешнең кайсына өстенлек бирүдән чыгып, кешенең холык-фигылен чамаларга була.

Монда язылганнарны укыгач, янәшә-тирәдәгеләрегезгә бәя бирергә ашыкмагыз. Ә шулай да, үзегездә сынап карый аласыз.

Уены-чыны белән әйткәндә, абрикос яратучылар – киң күңелле. Үзләре башлап сүз катмасалар да, җавап кайтарганда сүз эзләп кесәгә кермиләр.

Алма яратучылар – эш сөючән. Кушылган эшне җиренә җиткереп башкаралар.

Чиягә өстенлек бирүчеләр тормышта бар нәрсәне дә күңелләренә якын ала. Тирә-яктагыларга яхшылык эшләргә ярата.

Персикны исә акыллы кешеләр ярата. Алар – һәрчак компания үзәгендә, кешеләр белән җиңел аралашалар.

Кура җиләге яратучылар – эгоистлар. Алар беркайчан да башкаларга ярдәм итми, үзләрен генә кайгыртып яшиләр.

Банан – йомшак күңеллеләр ризыгы. Алар хыялый, бик тиз хәтерләре кала.

Җир җиләге яратучылар – кунакчыл. Зәвыклы һәм матур әйберләр яраталар.

Лимон – тормышта әчесен-төчесен күп татыганнар ризыгы.  

Грейпфрут яратучылар дөньяга позитив карашта, үз сүзләреннән бик сирәк очракта гына кире кайта.

Киви яратучылар – төшенкелеккә  бирелүчән. Бәхет елмайса да шикләнеп карыйлар.

Виноград – үз сүзендә тора һәм сер саклый белүчеләр ризыгы. Үз эчләренә бикләнгәнлектән, дуслары аз.

Слива яратучылар һәрвакыт күңелсез, авырлыклардан зарланырга гына торалар.

Груша яратучылар аралашканда үзләрен эре тоталар. Тормышта нәрсә дә булса сайлаганда бик озак уйлыйлар.

Карбыз яратучылар беркайчан да төшенкелеккә бирелмиләр, зарланырга яратмыйлар, юкка бәхәсләшмиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев