Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Тавык түшкәсенең кайсы урынын ашамау хәерле?

Кош-корт үрчеткәндә гормоннар һәм бактериягә каршы препаратлар кулланыла

Гастроэнтеролог Инна Мазько тавыкның күкрәгендә ак итен ашау хәерле дип саный. Бу турыда ул «КП» сайтына интервьюда әйткән. Тавыкның күкрәгендәге ак ит диетик санала. Аларны үстергәндә кулланыла торган химик кушылмалар тавыкның күкрәгенә азрак туплана. Кош-корт үрчеткәндә гормоннар һәм бактерияләргә каршы препаратлар кулланалар. Алар тавык түшкәсенең ботларына күбрәк җыела, дип аңлата белгеч.
Аның сүзләренчә, тавыкның ак ите, дуңгыз яки сыер итенә караганда, яхшырак үзләштерелә. Шулай ук кош итендә В төркеме витаминнары да күбрәк була. Салкын тигәндә һәм башка авырулар вакытында тавык шулпасы ашарга киңәш ителә. Кош итендәге В6 витамины иммун системага ярдәм итә, В5 витамины матдәләр алмашында катнаша, диелә бу хәбәрдә.

«Тавык ите яхшылап пешкән булырга тиеш. Ярымпешкән тавык итен ашамагыз. Тавыкларда сальмонеллалар була, алар эчәклектә инфекция китереп чыгара. Тавык йомыркасына аллергия булган кешеләргә дә аның итен саклык белән генә ашарга кирәк», — ди Инна Мазько. 

Чыганак: Интертат

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев