Туганайлар

Чи килеш ашый күрмәгез!

Кайбер ризыклар көчле агулануга китерә икән

Кайбер ризыкларны чи килеш ашарга бөтенләй ярамый. Мәсәлән, чи фасольдә аксым лектиналары бар, алар бик зарарлы санала һәм көчле агулану китереп чыгара. Пешергәндә алар юкка чыга, шуңа күрә фасольне салкын суда тотарга һәм 30 минут булса да пешереп алырга кирәк.

Өрек, шәфталу, алма һәм груша төшләрен чи килеш ашый күрмәгез. Аларда цианидка әверелүче матдә бар. Кыргый гөмбәләр агаритин токсины туплый, алар кайнатканда гына бетә. Баклажанны да чи килеш ашасаң, бик көчле аллергия бирә. Моннан тыш, бу яшелчәдә соланин бар. Бу токсин шулай ук яшелләнгән бәрәңгедә була.

Сосиска һәм сарделькаларны чи килеш кулланырга киңәш ителми, бу ит продуктлары эчәк таякчыгы яисә листерия белән зарарланган булырга мөмкин.

Чыганак: Кызыл таң

Фото: https://pixabay.com/ru

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: