Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Быел отпускны кайсы айда алсаң отышлырак?

Кайсы айда алсаң акчасы күбрәк була?

Еллык отпускны бәйрәмнәргә туры китереп алсаң, әлбәттә озаграк ял итеп була. Әмма акчасын азрак килеп чыга. Ай саен отпуск яллары көненең бәясе эш һәм ял көннәре санына карап исәпләнә. Шул көннәр исәбенә карап, айлык хезмәт хакының уртача бәясен чыгаралар. Отпуск көннәре өчен шул сумма түләнә. Бу турыда «АиФ» хәбәр итә.

Окладны эш көннәре санына бүлгәч, отпускнойлар килеп чыга.

Гыйнварда, майда һәм ял көннәре күбрәк булган башка айларда хезмәт көне бәясе аеруча зур була. Шулай итеп, оклад һәм отпуск акчалары белән бергә санасаң да, бу айда хезмәткәрнең отпуск акчалары айлык хезмәт хакыннан кимрәк була.

Отпуск акчалары күбрәк максималь күләмдә булсын өчен, эш көннәре күбрәк, ягъни 23 көн булган айда ял алу отышлырак. Быел июльдә һәм декабрьдә эш көннәре саны 23 булачак. Димәк, отпуск алу өчен иң отышлы айлар июль һәм декабрь.

Иң отышсыз айлар — гыйнвар һәм май (бу айларда 17 генә эш көне була), февраль (19 эш көне), ноябрь (20 эш көне).

Чыганак: Интертат

Фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев