Туганайлар

Бәрәңгене кайчан утыртырга?

Ә сез бәрәңге орлыгы әзерләдегезме?

Үзизоляция режимы кертелгән булса да, бакчачылар өйдә утыра алмас мөгаен. Чөнки май башында, кагыйдә буларак, барлык «төп» яшелчә – бәрәңге, кишер, суган утыртыла. Кыяр, помидорлар –  теплицада, әлбәттә.

Гомумән, халык сынамышларына караганда, бәрәңгене хәзер үк утыртырга була инде.  Әмма һава торышы тотрыксыз, төнлә салкынча.  Быел беренче май бәйрәмнәреннән ук бәрәңге утыртырга кирәкми. Ә менә Җиңү көненән соң әкренләп утырта башласаң була ди белгечләр.

Ай календаре буенча иң уңай көннәр – 2020 елның маенда

 2020 елның май аенда бәрәңге утырту өчен нинди көннәр яхшы дип санала соң?

Бу – 5-7, 11-12, 15-17, 25-26 май.

Бу көннәрдә исә, бәрәңге утыртырга киңәш ителми:  

1, 13-14, 18, 21, 27-29 май.

Фото: https://pixabay.com/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: