Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Баш авыртуы интектерсә

Әгәр дә еш кына башыгыз авыртып интектерсә, табигый ризык кулланып карый аласыз. Ул баш миен чорнап алган капиллярларны чистарта, кан йөрешен, матдәләр алмашын яхшырта, ми эшчәнлеген нормага сала. Түбәндә шуларның кайберләренә тукталабыз

Укроп орлыклары

Бер аш кашыгы укроп орлыгына стакан ярым кайнап торган су салабыз. Шуны ярты сәгать төнәтәбез һәм сөзеп алабыз. Көн дәвамында аз-азлап эчәбез.

Бал белән суган

Стаканның өчтән бер өлешенә суган согы сыгабыз. Шуны 1 стакан сыек балга салып болгатабыз һәм суыткычка куябыз. Көнгә өч мәртәбә, ашар алдыннан, берәр чәй калагы эчеп куябыз.

Суган кабыгы

Яхшы итеп юылган суган кабыгына кайнап чыккан су салып, берәр сәгать төнәтәбез. Әзер төнәтмәнең ярты стаканын эчәбез. Баш авыртуы еш кабатланган очракта, суган төнәтмәсен өч-дүрт көн дәвамында, көнгә ике тапкыр, яртышар стакан эчәргә кирәк.

Әстерхан чикләвеге

Әстерхан чикләвеген иттарткычтан чыгарабыз. Бал кушып, куе ботка хәленә килерлек итеп болгатабыз. Катнашманы суыткычта саклыйбыз. Ашар алдыннан көнгә өч тапкыр берәр аш кашыгы кабып куябыз.

Әрекмән тамыры

Кичтән бер стакан кайнар суга 10 грамм кипкән әрекмән тамыры салабыз һәм иртәнгә чаклы төнәтәбез. Аннары сөзеп алып, суыткычта саклыйбыз.  Иртән, ашарга ярты сәгать кала, 4 аш кашыгы эчәбез.

Йөзем, мандарин, чикләвек

Иртә белән бер мандарин, бер-ике аш кашыгы йөзем, ике әстерхан чикләвеге ашап кую да баш сызлавын киметер. 15 минуттан соң, лимон телеме яки согы сыгып салынган 1 стакан кайнаган җылымса су эчәргә кирәк. Тагын 15 минуттан – иртәнге аш. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев