Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Редакция кунагы

Людмила БЕЛОУСОВА: “Миңа алмашка өметле яшьләр килсен иде”

Быел Россиядә Укытучылар һәм Остазлар елы уңаеннан, журналистикада, җәмәгатьчелек, укытучылык һәм тәрҗемәчелек эшендә олы хезмәт башкарган карендәшебез, Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре Людмила Белоусова белән әңгәмә кордык.

Бүгенге көндә Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры һәм республика керәшен иҗтимагый оешмасының исполком җитәкчесе Людмила Даниловна — үз эшенең остасы гына түгел, ә югарыда санап үтелгән барлык бу өлкәләрдә дә чын остаз. Күп еллар дәвамында башкарылган хезмәтен югары бәяләп, Людмила Белоусовага 2022 елда Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен” медале тапшырылды.

ЖУРНАЛИСТИКА ОСТАЗЫ

Үземне журналистикада “динозавр” итеп хис итәм

– Людмила Даниловна, Сезнең 30 елга якын журналистлык тәҗрибәгез бар. “Керәшен хәрәкәтенә дә журналист буларак кереп киттем”, дигән идегез бер әңгәмәдә. Шул елларны искә алып китсәгез иде.

–  Мин балачактан ук үземне иҗат кешесе итеп хис иттем. Хыялым артистка булу иде. Сигез класс тәмамлагач, Алабуга культура училищесының театр бүлегенә укырга керергә дип, план кордым. Без сигезне бетергән елны, мәҗбүри урта белем кертү турында карар чыкты. Шунлыктан, беребезгә дә таныклык бирмичә, безне 9нчы, 10нчы класска Ләке урта мәктәбенә укырга җибәрергә булдылар. Минем өчен бу яңалык аяз көнне яшен суккандай булды. Мәктәп директоры, яраткан физика һәм математика укытучым Фаиз Әхмәтов миңа бик яхшы мөнәсәбәттә иде. Сарман мәгариф бүлегенә барып, кемнәр белән ничек сөйләшкәндер, җайлагандыр, ул миңа документларымны алып кайтты. “Син булдырасың, мин сиңа ышанам”, – дип, класстан берүземне Алабуга училищесына укырга озатты.

Ә анда нәкъ ул елны беренче тапкыр театр бүлегенә бары тик 10 класстан соң гына алалар икән. Сигездән соң оркестр бүлегенә генә укырга кереп була. Нинди йөз белән кабат мәктәпкә кайтыйм, дип, оркестр бүлегенә укырга кердем.

Фотода: Алабуга культура училищесында укыган еллары.

Зәй шәһәр комсомол комитетында 3 ел эшләгәннән соң, Зәй редакциясенә чакырдылар. Анда шәһәр тормышы бүлегендә эшләдем. Газета рус телендә һәм, дубляж буларак, татар телендә дә чыга иде. Журналистикада беренче тәҗрибәм шуннан башланды. Бик кызыклы, яхшы кешеләр белән, хәзерге журналистларның күз алдына да килми торган  технологияләр белән эшләдек. Кургашны эретеп текстларны линотип машиналарда басалар, газета макетын кулдан җыялар иде. Аннан соң гына компьютерлар барлыкка килде. Еллар узган саен технологияләрнең үзгәрә, яхшыра баруын, матбугат кичкән юлны күрдем. Шуңа да үземне журналистикада “динозавр” кебек хис итәм.

“Керәшен сүзе” газетасы 5 ел минем квартирда чыкты

– Шулай да, Сез редакцияне калдырып, Чаллы шәһәр Советына, башка эшкә күчкәнсез...

– Кияүгә чыкканнан соң, Чаллыга күчендем. Анда Комсомол районы башкарма комитетында эшләдем һәм Чаллы шәһәр Советының протокол бүлеген җитәкләдем. Депутатларның тәүлекләр буенча барган сессияләрен протоколга теркәүче идем мин. Катлаулы 90нчы елларда анда эшләү зур мәктәп булды.

Шунда эшләгәндә Ананий Малов (псевдонимы – Ямаш Игәнәй) белән таныштым. Шәһәр Советы “Чулман-Идел” дигән газета оештырды. Татар әдәби телен яхшы белгәч, мине шул газета өчен җаваплы итеп куйдылар. Ә инде “Чулман-Идел” газетасыннан шәһәр Советы белән эшләргә җаваплы журналист итеп Ананий Маловны билгеләгәннәр. Бергә эшли башладык.

– “Керәшен сүзе” газетасын да шул вакытта чыгара башладыгызмы?

– Шәһәр Советы белән башкарма комитетны бергә кушып, үзгәртеп корып, мэрия ясадылар. Шул вакытта миңа эштән китәргә туры килеп, араларыбыз өзелеп торды. Өч елдан соң очрашкач, Ананий Нестерович: “Син кайда югалдың? Без яңа газета чыгара башладык”, – дип, “Керәшен сүзе”н тоттырды. Төне буена шуны укып чыктым. Бу газета миңа шундый мавыктыргыч тоелды, андагы материаллар сенсацион ачыш булды. Мин аңа кадәр кайчандыр керәшен матбугаты булганлыгын бөтенләй дә белми идем. Ямаш Игәнәй мине үзенә булышырга чакырды. Газетаның 3 саны чыккан иде инде, мин 4нче саннан эшли башладым.

Фотода: "Керәшен сүзе"ндә эшләгәндә - Кукмара төбәгендә командировкада.

“Керәшен сүзе” башта “Аргамак” журналы редакциясендә чыкты. Ямаш абый шунда эшли иде. Эштән соң, ял көннәрендә килеп, бергәләп, керәшен газетасы чыгардык. Ямаш абыйның коллегалары – журналистлар Чәчкә Хөснетдинова, Әхмәт Дусайлы, Илшат Фәррахов, Факил Сафин, Мансур Мортазин безгә булышты. Ямаш абый киткәч тә, шушы кешеләр “Ананий Нестерович бәхилләмәс”, дип, “Керәшен сүзе” газетасын ташламаска үгетләп ризалаштырдылар мине.

– Ни өчен “Керәшен сүзе” газетасы редакциясе Сезнең квартирга күчте?

– Ямаш абый үлгәч эшләр кыенлашты. Чөнки үзебезнең база юк иде. Шул чакта безгә  Түбән Камадан Тамара Баһаветдинова компьютер комплексы алып бирде. Түбән Кама редакциясеннән Виктор Шадрин белән Фирая Моратова материаллар белән булышты. Бу эшләрне газетаның учредителе Николай Антонов оештырып йөрде, комплексны минем өйгә корып куйдык. Газета 5 ел минем квартирда чыкты. Булышчыларым минем өйгә килеп эшләделәр, каталогта да газета адресы дип минем өй адресы, өй телефоны күрсәтелгән иде.

“Керәшен сүзе” – шәхси газета, юридик яктан ул Николай Антоновныкы иде. Ямаш Игәнәй белән мин – иҗади хезмәткәрләр. Ямаш абый үлгәч, газетага ярдәм күрсәтү өчен, икенче оештыручы булып Николай Колчерин да өстәлде.

Фотода: Ямаш Игәнәй һәм "Керәшен сүзе"нә килгән хатлар.

– Бу газета керәшеннәр тарихы буенча кыю язмалар, архив белешмәләре бастырган. Җитәкчеләр тарафыннан ризасызлык булмадымы?

– Булмады. 90нчы еллар күтәрелеш чоры, милли хәрәкәтнең чәчәк аткан вакыты. Фикерләр төрлелеге дигән нәрсә бар иде. Закон бозмадык, пикетларга йөрмәдек, халыкны да кыстамадык. Безнең бурычыбыз – керәшеннәрнең культура-агарту газетасында тарихыбызны, культурабызны, моңа кадәр билгеле булмаган талантлы кешеләребезне табу, күрсәтү, йолаларыбызны яңарту иде. Кызыксыну шулкадәр зур булды ки, газетага халык үзе языла иде. Реклама ясау, подписка оештыру дигән әйберләр юк иде ул заманда. “Керәшен сүзе”нең журналистлары да юк иде. Халык үзе язды, хатлар күп килә иде. Никифор Тукмачев, Петр Кузьмин, Михаил Урамов, Василий Зингаров, Татьяна Биканова шундыйлардан. Бакалыдан, Нагайбәктән язалар иде. Газетаны бөтен Россия буенча алдылар.

Фотода: П.Павлов, отец П.Павлов, А.Шабалин, Л.Белоусова, 1997-1998 еллар.

Типографиядә кәгазь юк вакытлар да, газетаны чыгара алмаган, авыр вакытлар да булды. Акчасызлык, бартер заманнары, “КамАз”да зур пожар булып, Чаллы бернәрсәсез калган еллар бу. Газета чыкмаган айларда да безнең подписчиклар кимемәде. Халык безне аңлап, хәлкә кереп, сүнә барган учакка күмер өстәп, булышып торды.

“Әгәр дә Белоусованы эштән җибәрсәгез, газетага акча бирәбез...”

– Шулай да, “Керәшен сүзе” чыгудан туктаган, аның сәбәпләре нинди иде?

– 2002 елда халык санын алу вакыты килеп җитә башлагач, керәшеннәр арасындагы кайбер лидерларның газетага игътибары артты. Алар “Керәшен сүзе” газетасын депутат булу, карьера ясау өчен, перепись алдыннан кулланырга була, дип санадылар. Газетаны төрле политик һәм правокацион юнәлешләргә тарткалый башладылар. Мин бу нәрсәләргә каршы төштем, “болай эшләсәк, газетаны югалтачакбыз” дидем. Керәшеннең шушы газетадан башка бернәрсәсе дә юк иде: театрыбыз да, ансамблебез дә...

Фотода: "Керәшен сүзе" газетасына компьютерда материаллар туплау.

Шул чагында Николай Антоновка, “әгәр дә Белоусованы эштән җибәрсәгез, газетага акча бирәбез” дип, мине китәргә мәҗбүр иттеләр. Мин киткәч, газетаның 3 саны чыкты. Төрле шәһәрләрдә, төрле редактор белән чыгарып карадылар. Шуның белән газета чыгудан туктады. Бу соңгы саннар, чынлап та, кайбер кешеләрнең амбицияләре белән, политик төсмердә чыкты.

Мин “Керәшен сүзе” газетасын сакларга, күтәрергә, республика газетасы итәргә кирәк дип “Татмедиа”га, дәүләт органнарына мөрәҗәгать иттем. Минем белән берничә очрашу да булды. Бу эшне министрлар кабинетында эшләгән белгеч Фәрит Шаһиәхмәтовка тапшырдылар. Чувашларның “Сувар” газетасы мисалында “Керәшен сүзе” газетасын да республика статуслы итеп чыгарырга кирәклеге турында сөйләштек. Ул бу фикерне дөрес дип тапты, һәм без документлар әзерли башладык. Газетаның концепциясен, бурычларын, рубрикаларын, редакция коллегиясен (анда Геннадий Макаров, Григорий Родионов, Георгий Ибушев һәм башкалар керә иде) тәкъдим иттем.

Фотода: "ТАТМЕДИА" АҖе генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов Людмила Белоусованы юбилее белән котлый. 2015 ел.

2002 ел җиткәч, Чаллы шәһәр Советы керәшеннәр өчен газета чыгарырга дигән карар кабул итте. Халык санын алуга бер ай кала, “Туганайлар”ның беренче санына презентация ясадылар. Шунда миңа Фәрит Шаһиәхмәтов шалтыратып: “Людмила, булып чыкты бит, иртәгә Чаллыда күрешербез”, – диде. “Презентациядә булмыйм, мине чакыручы юк”, – дидем аңа каршы. Ул, шаккатып: “Сез редактор түгелмени?! Алар бит миңа сезнең белән килешенгән дип әйттеләр”, – диде...

– Берничә елдан соң Сезне ничек итеп “Туганайлар”га редактор итеп билгеләделәр?

– Мин Казанга киттем. 2007 елда республика керәшен иҗтимагый оешмасы төзелде. Аның җитәкчесе Иван Егоров үзе белән бергә эшләргә чакырды. Озакламый мине “Туганайлар”га кайтуымны сорадылар. Газета коллективы мине бик яхшы кабул итте. Аларның инде тәҗрибәләре бар иде, минеке дә килеп өстәлгәч, республика керәшен оешмасы да кушылгач, газетаның роле үсте.

Чаллы шәһәренә кире кайтканда, хыялым – “Туганайлар” редакциясен Казанга күчереп, аны республика газетасы дәрәҗәсенә күтәреп, авторитетлы газета-журналлар чыга торган “Татмедиа” бинасында урнаштырып, үз урынында, үз миссиясе булган, барлык керәшеннәр өчен дәрәҗәле газета итү иде. Бу минем “Керәшен сүзе”н чыгарганда ук барлыкка килгән тормышка ашмаслык хыялым иде... “Татмедиа”да каршы килүче булмады, Иван Егоров та аңлап, ярдәм итте.

Фотода: "Туганайлар" редакциясенең Чаллыдагы коллективы.

– Ни өчен күчерү эше 5 елга сузылды?

– Чөнки учреждениене икенче шәһәргә күчерү мәсьәләсе юридик яктан бик катлаулы булып чыкты. Биш ел ике шәһәрдә яшәдем. Бер атна Казанда оешма эшләре белән шөгыльләнсәм, бер атна Чаллыда газета чыгарам. 2012 елда Казанга күчкәч, башта “Ватаным Татарстан” газетасы урнашкан Академическая урамындагы бинада бүлмә бирделәр. Бу газетаның журналистлары безгә беренче саннарны чыгарырга булышты. Урын алыштыру бер хәл, иң авыры – газетаның чыгу графигын өзмәү. Казанда беренче санны төнлә чыгардык. Андагы шатлык! 3-4 айдан соң, без Декабристлар урамындагы Татмедиа бинасына, ремонт ясалган, барлык җиһазлары булган бүлмәгә күчендек. Бик зур шатлык иде. Чаллыдан бер өстәл дә, компьютер да, ручка, блокнот та алып килмәдек. Шуңа күрә мин “Татмедиа”га бик рәхмәтле.

Бүгенге катлаулы заманда позицияләрне саклар өчен грамоталы этножурналистлар кирәк

– “Туганайлар”да этножурналистлар эшли. Этножурналистларның бүгенге катлаулы дөнья хәлләрендәге роле нинди?

– Россия журналистикасында этножурналистлар бик аз. Бүгенге көндә Россиядә этножурналистлар Гильдиясе (җит. М.Лянге) бар һәм анда теләсә кемне алмыйлар. Этножурналист үз халкының тарихын, культурасын яхшы белергә тиеш; тарихны, культураны теләсә ничек политика белән бәйләргә тиеш түгел; башка халыкларның культурасын да ихтирам итәргә тиеш. Ул беркайчан да халыкны рәнҗетә торган сүзләр кулланырга, конфликтларга керергә һәм үзе ул конфликтларның сәбәпчесе булырга тиеш түгел. Шундыйлар гына этножурналист булып эшли ала. Хәзерге журналистларның азы гына бу принципларны куллана, күбесе хайп, лайк җыябыз, сенсация ясыйбыз дип, ызгыш-талаш китереп чыгарырга да күп сорамый.

Этножурналистикага түгел, гади журналистикага да игътибар аз. Мәсәлән, КФУда  татар журналистикасына укытмыйлар, рус журналистларын гына әзерлиләр. Бүгенге мәгълүмати сугыш барган катлаулы заманда үзебезнең позицияләрне саклар өчен грамоталы этножурналистлар кирәк. Ә алар юк дәрәҗәсендә. Хәзер дус булмаган чит илләр безнең Россия халкын нәкъ менә милли һәм конфессиональ билгеләр буенча аерырга, таркатырга, юкка чыгарырга телиләр. Әгәр дә без этножурналистикага тиешле игътибар бирмичә, җиңел карап, һаман да шул хайплар, лайклар белән, күпме укучы җыю принцибы белән генә эшләсәк, аларның максатлары тормышка ашачак.

Фотода: Л.Белоусова "Туганайлар" редакциясе коллективы белән, 2022 ел. 

– Көчле керәшен журналистлары дип кемнәрне атыйсыз?

– Керәшен журналистикасында танылган исемнәр бар. Ерактанрак карасак, үз заманнарында күп шигырьләр, әсәрләр иҗат иткән, журналистика белән шөгыльләнгән кешеләр – Гаврила Беляев, Дарья Аппакова, Давид Саврушевский, Василий Багряшевский һәм башкалар. Хәзерге буыннан иң зур кешесе итеп Ямаш Игәнәйне (Ананий Малов) атарга кирәк. Ул бүгенге көн керәшен матбугатына нигез салган кеше. Аннан соң – “Туганайлар”да эшләп киткән Валентина Максимова (костюмнар, этнология буенча белгеч тә ул), Мария Мартынова, Александр Филиппов, Виктор Шадрин...

Тагын да яшьрәкләрдән – Ирина Муллина. Ул рус телендә язучы, үз өлкәсендә яхшы белгеч. Бу бик тә мөһим, чөнки татарча укый белмәгән керәшеннәр бик күп. Шуның өчен дә без 2010 елда “Туганайлар”да Федераль грант отып, рус кушымтасы барлыкка килде. Шушы русча кушымтаны чыгаруда Иринаның роле бик зур булды.

Юлия, син үзең дә зур потенциаллы, талантлы журналист. Җитәкче булуың, бәлки, бу талантыңның тулысынча ачылуына комачаулыйдадыр. Чөнки иҗат кына түгел, редакциянең оештыру эше дә синең җилкәңдә бит.

Милена Новиковага да өметләр баглаган идем. Укырга керүгә үк, 17 яшеннән эшкә алып, 18 яше тулганчы 4әр сәгать эшләтеп, өйрәтеп, зур ышаныч баглап әзерләгән кадрыбыз, кызганычка, керәшен журналистикасында эшләүдән баш тартты. Аның сәбәпләрен мин әле бүген дә аңламыйм.

Журналистика белән кызыксынган яшьләр бар. Тик алар журналистиканы күбрәк үзләренә пиар ясау дип кабул итәләр. Журналистиканың функцияләре, роле, бурычлары үзгәрә. Ниндидер зур теманы алып, аны өйрәнеп, аңлап, грамоталы мәкалә язарлык яшьләр, бәлки, бардыр да, ләкин мин аларны белмим. Өстән-өстән генә йөреп, эченә керергә теләмәгәннәрне җитди журналистлар димәс идем. Бүгенге көндә керәшендә дә, татарда да, руста да шундый тирән, төпле журналистлар аз. Көнбатыш илләрнең вакытлы матубгаты безгә зур басым ясаган вакытта, журналистиканың мондый хәлдә булуы бик начар. Тиешле мәгълүматны халыкка җиткерә алмыйбыз. Ялган мәгълүматны биреп, кешеләрне юлдан яздыру бик җиңел.

 

ЯШЬЛӘР ОСТАЗЫ

Үзгәртеп кору заманы балалары җаваплылыктан курыкмый

– Сезнең янда яшьләр күп. Алар белән эшләве авырмы? Бүгенге яшьләрне халык, этника һәм фольклор кызыксындырамы?

– Миңа алар белән эшләү рәхәт һәм җиңел. Интернетта “ВКонтакте” барлыкка килгәч, Антон Байрашев исемле егет “Керәшеннәр” группасы төзеде. Яшьләр шунда җыела башлады. Аннан беренче очрашуга 15ләп кеше килде. Алар арасында Алиса Спиридонова, Юлия Губина, Антон Байрашев, Саша Долгов, Анатолий Муллин, Катя Белоусова, Света Максимова бар иде. Икенче очрашуга агылды гына яшьләр. 2009 елда беренче керәшен яшьләре форумы уздырдык. Татарстан, Башкортстан, Чиләбе якларыннан 300ләп кеше җыелды. “Бәрәкәт” яшьләр бүлеге оештырдык. Инде 15 ел эшләп килә. Кряшен чибяре” конкурсы, “Айбагыр” этнолагере, форумнар, “Туым жондозы” фестивале...

Фотода: "Бәрәкәт" керәшен яшьләре бүлегенә - 10 ел. Башлап җибәрүчеләр. 2019 ел.

Фотода: II керәшен яшьләре форумы. 2012 ел.

Яшьләр алышына барды, яңалары өстәлеп торды. Беренче килгән яшьләр белән бүгенгеләре арасында җир белән күк арасы. Беренчеләре инициативалы, җаваплылыкны үз өсләренә алырга әзер иде. Аларның теләкләре үзләренә керәшен парлары табу, гаилә кору булды. Кәбен койдыру, туйлар үздыру, балаларны дөрес тәрбияләү белән кызыксыналар, шуны алгы планга куялар иде. Болар – үзгәртеп кору заманы, 90нчы еллар балалары. Хәзер күбесе парлар тапты, балалар үстерәләр, мәшәкатьләргә баттылар, квартиралар алып ипотекаларга чумдылар да, керәшен хәрәкәтеннән читләштеләр. Үземнән чыгып әйтәм, тормыш башлап, балалар үстергән вакытта, күзгә бернәрсә күренми. Мин аларны аңлыйм. Алар хәзер актив түгел. Берничәсе генә керәшен хәрәкәтендә калды. Бу – Ирина Муллина – бик өметле, перспективалы кешебез, Юлия Губина – үзенең кечкенә генә җилкәсенә зур җаваплылык алып, олы йөкне тартып баручы кызыбыз.

Алиса Спиоридонова үзен бик озак еллар керәшеннәргә хезмәткә багышлады. Зур уңышларга иреште. Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблесендә дә, Яшьләр эшләре министрлыгында да исеме, дәрәҗәсе бар иде. Ул хәзер туган ягына кайтып, администрациянең мәдәният бүлегендә зур эшләр алып бара. Горурланам аның белән, безнең кадр. Алена Харитонова – 18 яшеннән безнең оешмага килеп эшкә өйрәнгән, бүгенге көндә дәүләт органында хезмәт куючы кеше. “Кряшен чибяре” аша үткән кызларыбыз – Марина Карпова, Алина Давыдова, Татьяна Ефремова,  Регина Павлова, Ольга Бачкова, Марина Тараканова, Аида Сахарова, Лиана Самойлова – бүгенге көндә, я керәшен оешмасында, я мәдәни үзәктә, я “Бәрмәнчек”тә, “Туганайлар” газетасында, я уңышлы гына шәхси иҗат белән шөгыльләнәр. Кайсындыр Геннадий Макаров укыткан, кайсыдыр иҗтимагый оешма мәктәбен узган кадрлар, горурланабыз. Вадим Захаров белән Александр Игнатьев та безнең оешма, безнең проектлар аша узган егетләр.

Фотода: "Бәрәкәт" яшьләр бүлегенең бүгенге активистлары.

Беренчеләрдән соң килгән яшьләр дә яхшы, начар түгел, ләкин алар башка. Кызыксынулары бар, әмма инициативалары аз. Алар, эш башлаганчы, нинди файда китерә алам дип түгел, ә миңа моның өчен нәрсә була, дип фикер йөртәләр.

Эшкә өйрәнәләр дә, китеп баралар

– Чыннан да, хәзерге яшьләр керәшен хәрәкәтеннән нәрсә ала алалар? Акча турында сөйләшмибез, чөнки иҗтимагый эштә юк ул.

– Менә мин комсомолдан нәрсә алдым? Мин анда бары тик тормышка, кешеләр белән сөйләшергә, эшләргә өйрәндем. Хәзер яшьләрне тормышка өйрәтә торган бернинди оешма юк. Ниндидер оешмаларны булдырырга тырышалар, ләкин аларның берсе дә бүгенге көндә комсомолны алыштыра, аның ролен үти алмый. Күп яшьләрне үзем эшләргә өйрәттем. 17-18 яшьләреннән аларны семинарлар, форумнар үткәрергә, эшлекле документларны дөрес әзерләргә, докладлар язарга, чыгыш ясарга, үзләрен күрсәтергә, кешеләр белән эшләргә өйрәттем. Алар өйрәнәләр дә, китеп баралар. Ярый, кайберләре рәхмәт әйтеп китә.

– Бәлки, бу зур психологик дөнья проблемасыдыр? Комсомол ише тормыш мәктәпләре юк, яшьләр хәзер күбесе ялгызлар, гаилә корырга теләмиләр, бары тик үз үсешләрен, рәхәтләрен генә кайтыртучы интровертлар түгелме?

– Бу турыда күп кеше әйтә. Чиләбегә баргач та, иҗтимагый эшкә, этнокультурага  яшьләрне ничек тартырга, дип сорау яудырдылар. Кадрлар булмау – ил проблемасы. Бәлки, кадрларны әзерләүче тәҗрибәле белгечләр юктыр. Яшьләр белән үз телләрендә аралашырга, үзең дә дөньядан артта калмыйча, креатив булырга, аларга ышанырга кирәк. Шул чагында, сиңа да ышачаклар.

– Бүген өлкәннәр буыны китеп бара. Дунай, Гөргөри, Фокин, Филиппов урынына кемнәр калыр икән? Сез әйткән 90нчы ел яшьләре, балалары үскәч, тормышлары җайлангач, кире кайтырлармы?

– Бәлки, кайтырлар да. Кеше, тормышта җайлашкач, олыгая төшкәч, күзләре ачылгач, үзенең узган тормышына борылып карый, тамырларына кайта, тормышта югалып калган иске дусларын эзли башлый. Мин үзем дә әбидән, папа белән мамадан күп әйберне сорап калмавыма үкенәм. Ул чагында уйламаганбыз, хәзер эзләндерә, ләкин соң инде. Безнең авылда да, мәсәлән, кайчандыр дөнья куарга чыгып киткән авылдашларым, классташларым туган нигезләренә киредән кайтып төпләнделәр.

– Керәшен хәрәкәтенең киләчәге булырмы?

– Бу турыда әйтү бик кыен. Бигрәк тә, бүгенге чорда. Күптәннән инде глобализация, урбанизация дип сөйләшәбез. Болар безнең этнокультура үсешенә кире йогынты ясады. Ә менә бүген инде, бу глобализация белән урбанизация әле чәчәкләре генә булган икән, дигән фикергә килдек. Бүген исән калу өчен көрәш бара. Җир шары тыныч түгел. Алга таба да шулай барса, тамырларны саклап калу бик авыр булачак.

 

УКЫТУЧЫЛЫК, МЕТОДИК ЭШ

Рус балаларына татар телен чит тел буларак укытырлык уңышлы методика булмады

–  Людмила Даниловна, Сез рус балаларына татар теле укыткансыз, дәреслегегез дә басылган. Бу өлкәдә ниндидер нәтиҗәләр булдымы?

–  90нчы елларда татар теле дәүләт теле буларак кабул ителеп, рус балаларына да  тел укытырга, дигән карар чыкты. Махсус тел укыту белемнәре булмаган укытучыларны җыеп, Чаллыда курслар оештырдылар. Аңа Казан дәүләт педагогия университетының филиалы дигән статус бирелде. Мин дә шунда укып, берникадәр вакыт Чаллының 14нче мәктәбендә, 61нче гимназиясендә балалар укыттым. Нәтиҗәләремне күреп, даими педагогик белем бирү системасына, рус балаларына татар телен укыту методикасы буенча эшли торган лабораториягә эшкә чакырдылар. Без анда 5нче класс өчен дәреслек чыгардык. Ул бик популяр булды. Бүгенге буын укытучыларының да шул дәреслек белән укытканнарын беләм. Үзем лабораториядә эшләдем, үзем мәктәптә укыттым. Балалар теләп йөри иде дәресләргә. Рус балаларына татар теле укыту методикасын әзерләүне без башладык. Аннары мин киттем, коллегалар югарырак класслар өчен дә дәреслекләр әзерләүне дәвам иттеләр.

Фотода: Татар теле дәреслеге.

Фотода: Дәреслек авторлары (сулдан уңга): Р.Хәйдәрова, Л.Белоусова, Э.Хәбибуллина.  

– Ни өчен мәктәпләрдә татар телен саклап кала алмадык?

– Дәреслекләр дә, методикалар да юк заманнар иде ул. Урыс балаларына татар телен укытырлык укытучылар юк иде. Булганнары – татар балаларына татар телен туган тел буларак укытучылар гына. Бу бик зур проблема булып килеп басты. Минем уйлавымча, менә бу мәсьәләне ахырына кадәр тиешенчә чишеп бетермәү, татар теленең бүгенге хәленә китерде дә инде. Мәктәпләрдә татарча белгән биология, тарих укытучыларын, үз фәннәреннән алып, рус телле балаларга татар телен укытырга куйдылар. Аларның барысы да бу бурычны башкарып чыга алмады. Чөнки,  рус балаларына татар телен чит тел буларак укыту методикасы юк иде. Кайбер чит тел укытучыларын татар телен укытырга куйган мисаллар да булды. Алар уңышка иреште, чөнки алар балаларны чит тел укыту методикасы белән укыттылар. Дустым Розалия Нигъмәтуллина чит тел укытучысы иде. Немец телен укыту методикасыннан ул татар телен укыту методикасына кереп китте. Ул – бүген республикада гына түгел, читтә дә ачык дәресләр бирә, дәреслекләр яза. Ул укыткан рус балалары бүген үзләре мәктәптә рус балаларына татар теле укыта.

Методикалар берничә булды. Эксперименталь лабораторияләр барлыкка килде. Минемчә, методикаларның күп булуы, бердәм укыту системасы төзелмәү, әзерлекле кадрлар җитмәү – бүгенге көндә тел белән килеп туган проблемаларның бер сәбәбе.


ДИНИ ТӘРҖЕМӘЧЕЛЕК ЭШЕ

“Син нәрсә телисең? Син Христостан яхшыракмы әллә?”

– Бик азлар гына Сезнең дини язмаларны чиркәү-керәшен теленә тәрҗемә итү эшендә катнашканыгызны белә. Бу өлкәдә махсус белемегез бар идеме?

– “Керәшен сүзе” газетасы чыгудан туктаган вакытлар бу. “Яңа Закон”ны (“Новый Завет”) керәшенчәгә тәрҗемә итү проекты Берләшкән Библия җәмгыяте белән Бөтенроссия Библия җәмгыятенең гранты буенча башкарылды. Проектның кураторлары Голландиядә иде. Авторы – тарихчы, дин һәм тарих фәннәре кандидаты, дәүләт эшлеклесе Александр Журавский. Проект 5 елга дип исәпләнгән булган. Моннан Тихвин чиркәвенең ул вакыттагы настоятеле Павел әтей Павлов (2019 елда үлде – ред.) җитәкчелегендә тәрҗемә эшен башкаручы группа җыелды. Бу группада тәрҗемәче Мария Матвеева белән Михаил әтей Чурашов (Павел әтейнең атасы – ред.) эшләде. Аларга профессор Татьяна Дунаева белән галим Геннадий Макаров та булышты. 

Проектның директоры – Россия Библия җәмгыятенең Санкт-Петербург бүлеге хезмәткәре Алексендр Столяров; дини (богословский) редакторы да Петербугтан Александр Сизиков иде. Алар икесе дә филология фәннәре кандидатлары, телчеләр.  

Фотода: сулдан уңга: Л.Белоусова, П.Павлов, А.Столяров, А.Сизиков.

Мария Николаевна белән Михаил әтей русча “Новый Завет”ны керәшенчәгә тәрҗемә итү белән 5 ел шөгыльләнгәннәр. Алар мәгънәле тәрҗемә ясаганнар. Татьяна Дунаева текстларны сүзен-сүзгә тәрҗемә итте. Ләкин билгеләнгән вакытка сыешмау һәм финанслары бетү сәбәпле, эш ярты юлда калып, китап чыкмаган. Үз авырлыклары, проблемалары да булгандыр.

Шул вакытта мине Павел әтей Павлов Чаллыдан Казанга очрашуга килергә чакырды. Очрашуга Мәскәүдән Александр Журавский һәм Петербургтан Александр Сизиков белән Александр Столяров та килгән иде.

Алар миңа барысын да аңлаттылар. Финанс бетте, проектның сроклары узды, әгәр дә син безгә булышмасаң, үз өстеңә редакторлыкны алмасаң, бу китап чыкмаячак, еллар буе эшләгән эш әрәм була, диделәр. Аптырап калдым. Беренчедән, мин дини кеше түгел, икенчедән махсус белемем юк. “Дини яктан, рухи яктан әзерлек булмаган килеш, мондый зур, җаваплы эшкә алыну Ходай каршында олы җазык дип саныйм”, дидем аларга. “Керәшен сүзе”ндә туплаган редакторлык тәҗрибәм булса да, мондый текстны редакторлый алмыйм, дидем. Аннан соң, эшсез, авыр чагым иде, кызым мәктәпне бетерде, укырга кертергә кирәк, инде бу проектка да бушлай алынырга мин риза түгел идем.

Бу – Ходай эше, бу проектка тотынсаң, Ходай сиңа ярдәм итәр, юлларын ачар, диделәр. Икенче көнне тагын чакырдылар, эш тәртибе белән таныштырдылар. Карап, укып чык әле дип, апостол Иаков Язуының (Послание) керәшенчәгә тәрҗемәсен бирделәр.

Карадым. Һәм, иң мөһиме, үземнең сорауларга җаваплар таптым. Шул Язуда тапкан җавап әле бүген дә тормыш юлымда күрсәткеч булып тора. “Туганнар, барыгыз да укыту-өйрәтү эшенә алынмагыз, белегез, сез һәрвакыт, артыграк хөкем ителәчәксез” диелгән иде анда. Бу – минем бүгенге көндәге миссия. Бу эшкә алынгансың икән, син бөтен нәрсәдә дә гаепле буласың. Әгәр җаваплылыкны үз өстеңә алырга әзер түгелсең икән, син бу эшкә алынма.

Берникадәр вакыттан соң Павел әтейгә сорау белән килдем. Мин керәшеннәр өчен күп эшләр башкарам, халкым өчен тырышам. Ләкин ни өчен мине һәрвакыт, һәрберсе бөтен нәрсәдә гаепли, дип сорадым аннан. “Иисус Христос бар кешеләрне коткарырга теләгән. Ә кешеләр аны моның өчен җәзалап, качка кадаклаганнар. Син үзеңә рәхмәт әйткәннәрен көтәсеңме? Син Христостан яхшыракмы әллә?” – диде Павел әтей. Мин бу эшләргә үз ихтыярым белән алынганмын һәм моның өчен кемнәндер мактау сүзләре көтәргә тиеш түгелмен икән. Бу минем җаваплылык икән. Мин генә түгел, дөнья шулай бара икән.

Ризалык биреп, тәрҗемә эшенә алындым.

Фотода: Александр Журавский (сулдан икенче) Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә. 2019 ел.

“Ветхий Завет”ны кем тәрҗемә итәр?

– Бу проектта Сез нинди эш башкардыгыз?

– Китапның редакторы да, корректоры да булдым. Дини редактор Сизиков белән эшләдем. Мин керәшен тәрҗемәсен русчасы белән чагыштырып тикшердем, ә ул русчасын грек телендәге оригинал белән чагыштырды. Элек текстларны бүлемнәргә бүлмәгәннәр (“зачало” дип кенә атала ул), текст тоташ, абзацсыз, кызыл юлсыз бара. Һәрбер Язуларны мәгънәләре буенча бүлеп, һәр бүлеккә исем куеп чыктык. Апостол Павелның сәфәре буенча карта ясадык, тәрҗемә иттек, искергән керәшен сүзләренең сүзлеген ясадык...

Аңа кадәр Яңа Законның Евангелие өлешен Н.Ильминский белән В.Тимофеев тәрҗемә иткәннәр, ә Апостолларның Изге Җыенга җибәргән Язулары калган. Без Апостоллар Язуы белән “Откровение”не  (керәшенчә “Таныткыч” була, халык телендә “Апокалипсис”) тәрҗемә иттек. Ильминскийлар эшләгән сүзлекләрне кулланып, шул заман тәрҗемә традицияләренә таяндык, алар башлаган хезмәтне йомгакладык.

“Иске Закон” (“Ветхий Завет”) әле керәшенчәгә күчерелмәгән. Кем эшләр аны, белмим. Хәзерге буын телне дә, керәшенчә графиканы да белми бит. Отец Павел Чурашов бу өлкәдә зур хезмәт куя, бәлки, ул башкарып чыга алыр.

 “Җана Закон” китабы 1000 тираж белән 2005 елда Смоленск шәһәрендә басылды. 1-2 ай эчендә таралып бетте, яңадан да басылып чыга тора.

Фотода: 2005 елда басылган "Җана Закон" кенәгәсе.

Бу эшне башкарганда керәшен язуына мин шулкадәр кереп киткән идем, онытылып китеп, көндәлек текстларны да керәшен графикасы белән яза идем. Бик зур мәктәп булды бу миңа. Өч ел гомеремне шушы изге эшкә багышладым.

Библия белән якыннан танышканнан соң, дингә кереп китәрсең, дигәннәр иде. Дингә кермәдем, динсез дә яшәмәдем. Библия – акыл китабы, бик күп нәрсә бирде, өйрәтте, күп нәрсәгә карашымны үзгәртте.

Мин – иҗатчы, нәрсә эшләсәм дә, күңелдә – мәдәният

– Сез – дәүләт политикасы өлкәсендә эшләүче җәмәгать эшлеклесе һәм халык дип янып-көеп йөрүче кеше. Сездәйләрне тәнкыйтьләүчеләр дә аз түгел. Тәнкыйтькә ничек карыйсыз?

– Үзе дә керәшеннәр өчен нәрсәдер эшләгән иптәшләремнең тәнкыйтенә уңай карыйм. Үзе бернәрсә дә эшләмичә яла ягучы, гаеп эзләүчеләрнең тәнкыйтенә тискәре карыйм. Күңелем, намусым ничек куша – шулай эшләдем. Рәнҗетелгәннәрне якларга, гаделсезлеккә каршы торырга тырыштым. Барып чыккандырмы бу эшләр, юкмы, кирәк булгандырмы алар, юкмы – вакыт күрсәтер, халык үз сүзен әйтер. Акча артыннан кумадым, күп нәрсәне бушка эшләдем, күп ирләр алынырга курыккан нәрсәләргә алынып, башкарып чыктым.

Фотода: Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк коллективы. Людмила Белоусова – мәдәни үзәкнең директоры.

– Сез – тәрҗемәче, журналист, җәмәгать эшлеклесе, укытучы, мәдәният хезмәткәре. Сезнең өчен боларның кайсысы иң мөһиме?

– Җәмәгать эше эшлисем килмәгән иде, ләкин бар тормышым бу эштә узды. Олыгайгач кына, оялмыйча шигырьләр укый башладым, күңелемдә мин – иҗатчы. Укытучылык, журналистика, җәмәгатьчелек аша мәдәнияткә әйләнеп кайтканыма шатмын. Бүгенге көндә үземне монда (Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә – ред.) үз урынымда дип хис итәм. Шунысы кызганыч, бу нәрсә миңа соң килде. Нәрсә белән шөгыльләнсәм дә, күңелем белән мәдәният өлкәсендә идем. Мәдәният уку йортларында алган база белемнәр газетада эшләргә дә, укытучылыкка да, җәмәгать эшендә дә булышты.

Фотода: Республика керәшен иҗтимагый оешмасының идарә составы, җитәкчеләре - Иван Егоров белән. 2022 ел, декабрь. 

– Людмила Даниловна, әлеге әңгәмә Остазлар елы уңаеннан әзерләнде бит. Ә Сез үзегезнең остазыгыз дип кемне атыйсыз?

– Журналистикадагы остазым – Ананий Нестерович Малов. Духовный остазларым – Татьяна Григорьевна Дунаева һәм Павел әтей Павлов. Иң зур остазым – Иван Михайлович Егоров. Мин аннан бик күп нәрсәгә өйрәндем. Моңа кадәр комсомол оешмаларында, дәүләт, совет органнарында эшләсәм дә, Иван Михайлович белән күрешкәнчегә кадәр, мин күп нәрсәне аңламаганмын икән. Аның белән танышып, бергә эшли башлаганнан соң (унжиде ел гомер ул, үзең уйлап кара!), дөньяга бөтенләй башкача карый башладым. Ул алдан күрә белгән, киң карашлы, төпле, тәҗрибәле дәүләт эшлеклесе, акыллы җитәкче. Ул мине уйларга, анализларга өйрәтте.

Фотода: Иван Егоров белән Людмила Белоусова. 

– Әңгәмә өчен зур рәхмәт Сезгә, Людмила Даниловна. Остазым буларак Сездән бу интервьюны алу минем өчен бик тә җаваплы эш булды. Иҗат уңышлары телим Сезгә. Хезмәттәшлегебез озак еллар дәвам итсен! 

 

БЕЛЕШМӘ:

Белоусова Людмила Даниловна 1960 елның 4 апрелендә ТАССРның Сарман районы, Түбән Чыршылы авылында туа.

Белеме:

Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесын, Казан дәүләт мәдәният институтын мәдәни-агарту эшен оештыручы-методист белгечлеге буенча һәм Казан дәүләт педагогия университетының татар теле факультетын тәмамлый.

Эш урыннары:

1980-1985 елларда Бөтенсоюз Ленин Коммунистик яшьләр берлегенең Зәй шәһәр комитетында эшли

1998 елдан эшчәнлеге журналистика белән тыгыз бәйләнгән:

“Керәшен сүзе” газетасының икенче баш мөхәррире булып эшли (Чаллы шәһәре), “Шанс” газетасының баш редакторы урынбасары (Мәскәү шәһәре), “Закамье” сәүдә-сәнәгать палатасының матбугат үзәге җитәкчесе (Чаллы шәһәре), “Татарский мир” газетасының Татарстан Республикасы буенча үз хәбәрчесе (Мәскәү шәһәре). 2007-2018 елларда керәшеннәрнең “Туганайлар” мәдәни-агарту газетасын җитәкли. 

2007 елдан – Татарстан Республикасы керәшеннәр иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе.

2008 елдан – Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы члены.

2019 елдан – Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры.

Дәүләт бүләкләре:

2010 ел – “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале;

2010 ел – Яр Чаллы шәһәре мэрының Рәхмәт хаты;

2015 ел – “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының Мактау грамотасы;

2013, 2015 еллар – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты;

2015 ел – Татарстан Республикасының Атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре.

2022 ел – Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен” медале.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

16

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев