Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Редакция кунагы

Аграфена Васильева: " Артист сәхнәдән, иҗаттан китә алмый!"

Аграфена Васильева – заманында Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры һәм, шулай ук, К.Тинчурин исемендәге күчмә театр сәхнәләрендә балкыган, концертларда юмор, кыска скетчкүренешләр белән тамашачыны үз авызына караткан артист

13 ноябрь - Аграфена Васильеваның гомер бәйрәме - туган көне!
Үзенең иҗат гомерен Татарстанда яшәүче халыкларның мәдәниятен үстерүгә, театр сәнгатенә багышлаган, бүгенге көндә дә мәктәп балалары күңелендә татар театрына, туган телгә мәхәббәт уятуны үзенең бурычы дип санаучы Аграфена Антоновна Васильева күптәннән инде республиканың атказанган артисты исеменә лаек.

Казан театр училищесын тәмамлап, күчмә театрга килеп керүгә, Аграфенаның кулына роль тоттыралар, ә икенче көнне гастрольгә чыгарып та җибәрәләр. “Әллә өйләнергә инде” спектаклендә тискәре образны уйнаган Фатин, беренче спектакль беткәч тә, “монда тегеләй ит, тегендә болай” дип, яшь артистны өйрәтә башлый... Кыз үзенең гашыйк булганын сизми дә кала. 1979 елда уллары туа.

“Әнкәй (архивта эшләгән Асия Җәләлетдиновна) белән Габдулла абый (ТАССРның халык артисты Габдулла Фәтхуллин булгач, исеме белән эндәшкәнмендер инде) балконда сөйләшәләр: “Иван итеп куярлармы икән, Степан дипме?”. Кухняда утырсам да, ишетеп торам. Үзем уйлыйм: “Безнең бала бит инде, нинди исем кушсак та кушарбыз”. Теге якны да бу якны да үпкәләтәсем килмәде. Улыбызга Диас дип, испан исеме куштык, ул Дионисийга бик якын инде”, – дип бәхетле еллары турында сөйли Аграфена.

Аграфена баласын гастрольләргә ияртеп йөри. Ул гына түгел, күп артистлар да шулай эшләгән. Әниләре уйнап бетереп чыкмыйча, балалар сәхнә артында селкенми дә утыралар. Артист баласы барысына да өйрәтелгән, кечкенәдән ялгызлыкка да күнегә. Беренче класста укыганда ук, улы Диас мәктәптән кайткач, электр плитәсендәге кечкенә генә табада үзе күкәй кыздырып ашый. Сүз уңаеннан, улының виолончель классында соңгы елын укыганда умырткалыгын имгәтүе халык медицинасына кереп китүенә сәбәп була...

Рольләргә килгәндә, Аграфенаның Г.Камал исемендәге театрда дебют роле “Казан сөлгесе”ндәге Саҗидә була. “Зәңгәр шәл”дә – ишанның дүртенче хатынын һәм малай рольләрен, “Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз”да – Нәзнинәне, “Күк капусы ачылса”да – Шәмсияне, “Һаваларда йолдыз”да бардельдә эшләүче кызны уйный. Театрда “Балачак” студиясе оештырылгач, анда бик күп рольләр башкара. Чарли, Бәрән, Бүре кызы Әшәке – болар “Авыл эте Акбай” циклындагы рольләре. “Алмаз батыр”да – Кәрлә. Леонид Леоновның “Нашествие”сендә фашистлар көчләп үтергән Анисканы уйный. Спектакль беткәч, түшенә орденнар тагылган карт кына бабайны алып керәләр. Кулына чәчәкләр тоткан: “Шул кызның каберенә куегыз”, – ди. Аның янындагылар, “т-с-с” дигән кебек, бармакларын иреннәренә тидерәләр. Бабай чынбарлык белән сәхнәдәге уенны аермаслык хәлгә төшкән икән. Бу да сугыш кайтавазы булган тетрәндергеч фаҗига... Мәскәүдәге гастрольдә чакта шул спектакль турында газетада басылып чыккач, бик нык сөенгәнен дә хәтерли Аграфена. 

“Сәхнәдән китте дип язу дөрес түгел, артист сәхнәдән, иҗаттан китә алмый. Бер театр гына түгел, концерт сәхнәсе дә бар. Театрдагы “кыскарту”лар аркасында, бик күп артистлар эшсез, иписез калды. Хезмәт биржасына баскач, аннан алган пособие ни көн алып барырлык, ни гаилә туйдырырлык акча түгел иде. Шул авыр чорда Вилдамир Баһау исемле бер җырчы-музыкант шалтырата: “Концерт төркеме оештырабыз. Алып баручы булып эшлисең киләме?”. Квартирны яңгыратып, “килә” дип кычкырып җибәргәнемне сизми дә калдым. Биш кешелек төркем белән концертка чыгып киттек. Мин алып баручы да, юмор сөйләүче дә. Биергә бик яраткач, җыр-бию катыш юморескалар яза башладым. Татарстан, Башкортстан җирләрендә йөрдек. Дус кызым мәҗлесләрне бушка алып барасың, акчага эшлә әле дип, бер юбилейга чакырды. Шулай итеп, тамадалык эшенә дә керешеп киттем. Әкрен генә барысы да җайга салына башлады”, – дип узган гасырның авыр туксанынчы елларын да искә төшереп алды ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев