Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Февраль аеның икенче санына кыскача күзәтү

"Туганайлар" газетасының бу сандагы 1нче битен Халыкара туган тел көненә багышланган материал бизәде

Түбән Каманың Халыклар дуслыгы йортында керәшен җыруларына багышланган кичә һәм 13нче гимназия-интернатта "Төсле дүшәмбе" үткәрелде.

Шулай ук, шагыйрә, Кариев театры директоры Луиза Янсуар Муса Җәлилнең туган көнендә "Моабит дәфтәләрен" алып чыгу бәхетенә лаек булуы турындагы материал урын алды.

Икенче биттә ил яңалыкларына игътибар ителде, кыскача актуаль яңалыклар урнаштырылды. Зәйдә Олимпия чемпионы Федор Симашев призына Бөтенроссия чаңгы ярышлары үткәрелде. Санкт-Петербургта чыккан монографиядә керәшеннәр турында өч мәкалә бастырылды. Алабуга районының Олы Шүрнәк авыл җирлегендә үзара салым акчасына зур эшләр башкарылды. Боларның барысы турында да икенче биттә укый аласыз.

*

3нче биттә бүгенге көндә төшерелә торган “Микулай" этно-триллеры турында кызыклы аналитик материал укый аласыз. Автор мәкаләсендә "фильмны караганнан соң халык күңеле бәллүр савыттай уалмасмы, милли хисләр кимсетелмәсме, әхлаклылык җиңеп чыгармы", дигән сорауларны күтәрә.

*

Җырчы Җәкәү йортында Менделеевск керәшеннәре айлыгы бара. Шул уңайдан безнең журналистыбыз Менделеевск районына сәяхәт кылды. Бондюг керәшеннәренең уникаль культурасы, йолалары һәм аш-сулары белән танышып кайтты. Аның күргәннәре "Бондюг керәшеннәренең күңел көзгесе - йолалар" дип аталган мәкаләдә тасвирланды.

*

4нче биттә 35 ел буе бергә иңне-иңгә куеп яшәүче Сапуриннар гаиләсе турында укый һәм Чистай районындагы Югары Кондрата авылы халкының көнкүрештә кулланыла торган сүзләре белән таныша аласыз.

*

“Ничек яшисең, авыл” рубрикасында Саба районында урнашкан керәшен авылы Кырбаш турында мәкалә чыкты.

“Яшьләр килә” рубрикасында халкыбызның уңган кызлары Вероника Михайлова һәм Юлия Макарова турында мәкаләләр урын алды.

*

Русча кушымтада керәшен егете һәм грек кызының катнаш гаиләсе турында мәкалә бастырылды. Вадим Шандыров гаиләләре, танышу тарихлары, гаилә кыйммәтләре турында сөйләде. Шул ук кушымтада Башкортстан драматургы Нәҗип (Николай) Асанбаевның нәсел агачы белән дә таныша аласыз.

*

“Белемнек” рубрикасында кышның иң күңелле бәйрәме Май чабу турында яздык. Укучыларыбыздан килгән кызыклы сорауларга җавап бирдек. 

*

11нче бит Түбән Кама шәһәрендә гомер кичерүче керәшен шагыйре Никифор Тукмачёвның иҗатына багышланды. Биредә шагыйрьнең матур шигырьләре тәкъдим ителде.

*

Газетабызның соңгы битен ир-егетләребезгә багышладык. Биредә хәрби хезмәттән кайткан солдат Сергей Андреев, ут эченнән хатын-кызны коткарган Денис Кадыкеев һәм 15 еллык сәхнә иҗатына багышланган концертын үткәргән Вадим Захаров турында мәкаләләр бастырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев