Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Новости

Ялга китәргәме, эшләргәме?

Ялга китәргәме, эшләргәме? Россиядә пенсия яшен күтәрү буенча күптән сөйләшүләр бара. Чиновникларга карата бу карар тормышка да ашырылды инде. Ә менә гади халык белән нишләргә? 60 яшьтән чыгучы ирләргә планканы 65кә, 55тән чыгучы хатын-кызларга 60ка кадәр күтәрергә, дигән тәкъдимнәр бар. Укучыларыбыз бу мәсьәләгә ничек карый?

Валентина Суескина, Чаллы шәһәре, 62 яшь: 
- Мин үзем пенсионер инде. КамАЗда кайнар цехта эшләп, 52 яшемдә үк чыктым. 59 яшькә кадәр җиңел эштә эшләдем. Эшлисем килеп түгел, акча җитмәгәнлектән. Кызым бала белән өйдә утырды, аларны кемдер туйдырырга тиеш иде. Квартплата түләрлек булса да керемем булыр, дидем. Анысы үзе бер пенсия акчасы бит. 
Европага карау безгә килешми. Алар безнең кебек гектарлап бакча эшкәртми, авыр эштә ватылмый. Бездә ирләрнең күбесе 60 яшькә дә җитә алмый гүргә керә. Ә хатын-кызга ир-атка караганда да авыррак: эшендә эшли, өендә эшли, балалар карый, бакчасын тота... Пенсия яшен дә күтәрсәләр, ул ничек барын да тартсын? Мин каршы. 

Зинаида Карпова, Питрәч районы 50 яшь: 
- Шушы араларда бер анекдот укыдым әле. Күтәргәч-күтәргәч, пенсия яшен 75кә кадәр күтәрергә кирәк, диләр. Пенсия фондының да кирәге калмый, пенсионерлар да үзләреннән-үзләре бетә, бөтен бер проблема чишелә, имеш. 
Кызык та, кызганыч та инде. Миңа калса, иң элек пенсия яшен түгел, яшәү дәрәҗәсен күтәрергә кирәк. Коррупция белән көрәш алып барырга кирәк. Медицина учреждениесенә килеп керсәң, анда пенсионерлар белән сөйләшкән, аларны санга суккан кеше дә юк. Пенсияләрне дә аз булса да күтәрсеннәр иде. Менә шушы шартлар үтәлгәндә, пенсия яшен күтәрү турында да сүз кузгатырга була. 

Кирилл Никифоров, Тукай районы, 64 яшь: 
- Берничек тә карамыйм, шөкер, пенсиядә инде. Шулай да, булачак пенсионерларның хәленә керергә була. 
Безнең кебек, авыл җирендә, ике пенсионерга, яшәп була әле. Ялгыз карчыкларга бик авыр. Үзем 13мең пенсия алам. Аның яртысы, бигрәк тә кыш айларында, коммуналь түләүләргә китеп бара. Калган тиеннәргә ничек дөнья көтәргә кирәк? Ярый әле бакча бар. Алай дисәң, анысына да сәламәтлек кирәк. Авылда эш тә юк бит. Пенсия яшен дә күтәреп куйсалар, болай да авыр эштән ватылган, эшсез авыл халкына нишләргә?

Ә сез пенсиягә чыгу яшен озынайтуга ничек карыйсыз? Ссылка буенча тавыш бирегез http://tuganaylar.ru/vote/pensiyag-chygu-yashen-ozynaytuga-nichek-karyysyz

Фото: kantiana.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев