Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Новости

Татьяна Ефремова Азербайҗанда "Әлиф" спектаклендә катнаша

Бүген Азербайҗанның Шеки шәһәрендә халыкара театр фестивале кысаларында "Әлиф" хореографик спектакле күрсәтеләчәк, дип хәбәр итә “Татар-Информ”

"Әлиф" хореографик спектакленең идея авторы, режиссеры – Казан яшь тамашачы театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов, хореографы - Марсель Нуриев, композиторы - Эльмир Низамов. Авторларның идеясен сәхнәдә биюче Нурбәк Батуллин гәүдәләндерә – ул татар халкында 1927 елга кадәр гамәлдә булган гарәп имласын бии. Хореографик спектакльдә музыкантлар да катнаша. Сәхнәнең икенче ягында өч җырчы, Татарстаннын атказанган җырчысы Эльмира Калимуллина, Нәҗип Җиһанов исемендәге консерватория студентлары Лейсан Бикбаевой һәм "Бәрәкәт" керәшен яшьләре бүлеге активисты Татьяна Ефремова, Нурбәкнең хәрәкәтләрен – ул биегән хәрефләрне авазлар белән белдерәләр.
15 апрель көнне “Алтын битлек” милли театр премиясе тантанасында Нурбәк Батуллага "Заманча балет" номинациясендә “Алтын битлек” тапшырылды. Бүгенге чыгыш - хореографик спектакльнең “Алтын битлек” милли театр премиясе алганнан соң беренче күрсәтелүе.

Фото: Татьяна Ефремованың шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев