Туганайлар

Талкыш киленнәре

Питрәч районының Талкыш авылы үзенең карлы иртәсе белән каршы алды. Авыл урамына борылуга, бер төркем хатын-кыз күренде. Кибетсез, клубсыз авыл урамында, көпә-көндез нишләп йөрүегез, дип соравы уңайсыз булыр иде, үзләре әйтеп бирделәр. Яшькә бер чамадарак булган бу хатыннар җыелышып, көнгә ике мәртәбә берничәшәр сәгать урамда һава сулап йөриләр икән

Бертуганнардай татулар

Барыбыз бергә җыелып кереп, табынында сыйланып утырган Валентина Кнайнова Мамадыш районының Шәдче Башы авылыннан булып чыкты. Түбән Камада эшләгән җиреннән, 1980 елда дус кызы белән Талкышка кунакка гына кайткан. Авылның табигатеме, әллә егетеме сихерләгән – кунак кызы инде 41 елын Талкышта яши. Клуб мөдире булып эшләгән, әмма авылда яшьләр калмагач, 7 ел элек аны япканнар. Болын кадәр иркен өендә ялгызы гына гомер кичерә Валя. Казандагы һәм Питрәчтәге балалары кайтып, хәлен белеп торалар. Җәй буе оныклары үз янында, авылда яши.

Татьяна Тубанова да авыл килене, ул үзе Саба районының Петровка авылыннан. Уртак эш стажы 62 елга тула. 61 яшьлек кешегә үз гомер еллары кадәр стаж каян килгән дип аптыраган идем. Ул берьюлы фермада да, почтада да эшләгән. “Икесенә бергә – 10 мең пенсия. Нишләп шулай аздыр”, – дип аптырый.

Анастасия Глухова да килен кеше бу авылда. Балык Бистәсенең Керәшен Казысыннан ул. 1975 елда килен булып төшкәннән алып дуңгыз фермасы бетерелгән 2008 елга кадәр терлекче булган. Ире Әлүк тә хатыны Начтук янында фермада кочегар булып эшләгән. Өч баласы да Питрәчтә яшиләр. 12 чакрым ераклыктагы Керәшен Сәрдәсе кызы Ольга Волкова 41 елэлек бирегә килен булып төшкән. Дуңгызчылыкта эшләгән Ольга 43 яшеннән – группада. 14 ел элек ире вафат булган, ялгызы гына яши. Ике улы, бер кызы бар.

Кибәч авылында туып-үскән Елена Пронинага да иркен йортында ялгыз яшәүгә ияләшергә туры килер. Ире Геннадий юлда авариягә очрап, 4 ай элек вафат булган. Елена 1992 елны өч бала өстенә килгән. Карый алмавыннан куркып, ул сабыйларны балалар йортына да бирмәкче булган аталары.

Җиңгәсе каты торган. Ияртә килгән ике яшьлек улы Илнур белән, 35 яшендә чит бер гаиләдә тормыш итә башлавы Ленага бер дә җиңел булмагандыр. Ул
төшкәндә әле төп йорттагы каенанасы Анный белән каенатасы Иван исән булалар. Уртак уллары Виталий туа. Үзенә үги булган Лариса, Коля, Викторны кагып-сугып үстерсә, янына кайтып йөрмәсләр иде. “Мама, берәр нәрсә кирәк икән, әйт, алып кайтам”, – дип киткән әле соңгы кайтуында да улы Виктор.

Татьяна Волкова да Кибәч кызы. Ул 1960 елны 25 яшендә Талкыш егете Бүре Иванына кияүгә чыга. “Иван пирме көтүе көтте, мин дуңгызда эшләдем. Каенанам Әүди белән 40 ел тордык. 5 баламны шул үстереште. Кызым Зоя – күрше Көлкәмәрдә. Калганнары – Казанда. Кайтып йөриләр”, – дип сөйләде Татый түти.

Мария түти Любова – төп Талкыш кешесе. 87 яшьлек Марияттәй быел коронавирус белән чирләгән. Казандагы дәваханәдә ике атна яткырганнар аны. “Ничек чыгармын, дип борчылган идем. Шундагы медсестраларның берсе өстемә кигезә, берсе – аякка. Өчесе дә озата чыктылар, елап калдылар. Яңа больница диделәр. Казанда инде, кайсы урында икәнен генә белмим”, – дип үзен ковидтан дәвалаучыларны рәхмәт катыш искә ала Марияттәй. Аның бу авыруны җиңүе гаҗәп түгел. 4 класстан соң ук дуңгызчылыкта эшләгән, гомере авыр эштә үткән Марияттәйнең. Аның да уллары юлга тузан кундырмый. Без Талкышта чакта да уртанчы улы Анатолийның машинасы йорт каршында тора иде.

Шигъри җанлы Лиза

“Беребез дә аерылып, үз авылыбызга кайтып китмәдек. Тату яшәдек. Авыл егетләрен солдатка да бергә озаттык, туйларны да бергә-бергә үткәрдек. Бөтенебез дә читтән килгән кешеләр. Бер Мария генә шушы авылда үскән дә, теге башта Питер генә”, – дип сөйләде Елизавета Любова. Ул үзе Теләче районының Югары Мирәтәк авылында биш балалы гаиләдә төпчек кыз булып үскән. 82 яшьлек Лиза түти үз туганнары турында аерым бер ярату белән сөйли. Олы абыйсы Георгий үзенең яшен ике елга кечерәйтеп яздыртып, сугышка китә һәм разведчик булып, 5 ел ут эчендә йөреп кайта. Укытучы, райком секретаре, колхоз председателе, ә Казанга күченгәч, 35 ел ашханә директоры була. Тутасы, укытучы Анастасия Кибәчтә балаларга белем бирә. Петр исемле абыйсы Теләчедә ронода эшли. Үзеннән олырак Ольга Казанда яши, сәүдә тармагында эшли.

Лиза үзенең булачак ире белән Талкыш болынына печән тетәләргә килгәч таныша. Кич болынга, гармуннар белән Талкыш егетләре төшә. 9 класс тәмамлаган
Лиза башкалар кебек уенга чыкмый. Шалаш баганасын кочаклап утырган үсмер кызны тартып-йолкып дигәндәй алып чыгып, булачак ире каршына бастыралар.
Андрей аны бер күрүдә ошата. Ул армиядән кайтканда Лиза КХТИдагы лабораториядә эшли. Укырга керә алмаган кызны, “икенче елга керерсең, үзебездә генә эшләп тор” дип институтта калдырган булалар.

Язмыш дигәнең кызның ак халатын карасына алмаштырта. Андрейга кияүгә чыгып Талкышка кайткач, ул дуңгызчылык фермасына эшкә бара. Ире газовик була, ат та карый.

“Андрей әйбәт ир булды. Каенанам белән 10 ел бергә тордык. Бергә оешып яшәдек, – дип сөйләде Лиза түти. – Ирем беркемнән бер сүз әйттертмәде. Гармунда үземә аерым көй уйнар иде. Көн дә кич Мишәдә коенып менә идек. Сугыштан соңгы еллар. Иске өйне сүтеп йорт салдык, абзар җиткердек, капка эшләттек. 25әр сарык, 2шәр ат, 2шәр сыер, тана, бозау асрадык. Колхоз эшен дә калдырмадык. Хуҗалыктан сөт тә җыйдым. Эшләгән елларым 42гә тула. Мактау грамоталарым да бар. Ирем Андрей гына 2006 елда үлде. Өч улым исән. Ун еллап булыр, кыш чыгарга кечесе Геннадийларга барам. Ул 1970 елгы минем. Питрәчтә госстрахта директор булып эшли. Киленем Кибәч кызы, Роза исемле. Бик тату яшибез, минем килгәнне көтеп кенә тора. Геннадийларның уллары Андрей белән Виталий Казан медицина институтын тәмамлап, икесе дә врач булып эшлиләр. Балалар янында рәхәт булса да, шушы нигез сагындыра. Яшьлек көчем кергән, кайткач бүрәнәләренә кадәр сыйпап йөрим”.

Лиза түти әле безгә үзенең шигырьләрен дә укыды:

Яшел болыннарда бәбкә көткән
Елларым кайтмаска артта калды.
Онтылмас яшьлегем хатирәсе
Күңелем түрендә урын алды.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: