Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Новости

Булачак чиркәү урынында – беренче келәү

Бүген - Изге Тын көнендә Зәйнең православие динен тотучылар тормышында истәлекле вакыйга булды: шәһәрнең көньяк паркының православие храмы төзеләчәк урында беренче келәү узды

Әлеге игелекле эш Зәй керәшеннәре соравы буенча керәшен җәмгыяте тырышлыгы белән алып барыла. Чиркәү төзелеше өчен җир участогы бирелде. Бирегә вагончык куелды. Алар икәү булачак. Храм төзелеп беткәнчегә кадәр келәүләр вагончыкның берсендә алып барылачак.

Келәүләрне Александр атакай (Расторгуев) үткәрәчәк.

Бүгенге беренче келәүдә ул бирегә җыелган халыкка аларның көн саен диярлек узачагына ышандырды.

Беренче келәүгә халык шактый күп җыелды.Араларында керәшеннәр генә түгел, православие динен тотучы башка милләт вәкилләре дә бар иде.

- Бу көнне күптән көттек, чиркәү кирәк безгә, яхшы гамәл бу, - диделәр әби-апалар. Беренче келәү ике телдә алып барылды. Алга таба да шулай булачак, чөнки чиркәүгә керәшеннәр генә түгел, русларда йөри, диде Александр атакай.

Николай Шамионов

Фото: Керәшен чиркәве

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев