Туганайлар

15 май - Халыкара гаилә көне

15 май - Халыкара гаилә көне. Әлеге көн БМО Генераль Ассамблеясы резолюциясе тарафыннан 1993 елның 20 сентябрендә кабул ителә

Ә инде Россиядә бәйрәм көне буларак 1995 елдан гына билгеләп үтелә башлый. 

Гаилә һәркемнең тормышында мөһим урын алып тора. Семьяда кеше үсә, тәрбияләнә, шәхес буларак формалаша. Гаилә никадәр ныграк, татурак икән, кеше дә шулкадәр камилрәк була. Шуңа күрә гаиләдә тыныч атмосфера, яхшы мөнәсәбәтләр хөкем итүе мөһим. Тормышның иң матур мәлләрен дә кеше үз гаиләсе белән бәйли. Халыкара семья көне белән керәшен гаиләләрен чын күңелдән котлыйбыз. Гаилә иминленлеге, зур бәхет телибез барчагызга да! Киләчәктә дә гаиләгезнең кадерен белеп, тагын да ишәеп яшәгез. Гаилә көне белән!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: