Туганайлар

Виталий Агапов үзенең юбилее көнендә чиркәү төзеп ята - туры эфир

"Болгар радиосы" Виталий Агапов белән туры эфирга чыкты

Бүген Татарстанның халык артисты, Яр Чаллы шәһәр советы депутаты, Чаллының керәшен оешмасы җитәкчесе Виталий Агапов 60 яшьлек юбилеен каршылый. Шушы көннәрдә дә ул туган авылы Сәвәләйдә чиркәү төзеп ята. "Бүгенге көндә “керәшен юк” дип сөйләүче кешеләр юк, диярлек. Чөнки без эшләребез, бәйрәмнәребез, гореф-гадәт, йолаларыбыз белән үзебезнең барлыкны расладык. Әкеренләп яшьләр килер, матурлыкны күрер, керәшен телендә иман тыңлар. Дөрес, 100 ел килмәгән кешене бер көндә генә чиркәүгә кертеп бастырып булмый. Барысы да әкеренләп булыр...” – дип сөйләде ул "Туганайлар"га. Әңгәмәне тулысы белән Виталий Агапов: "Халкыма, авылыма, Ходаема рәхмәт!" мәкаләсендә укыгыз.

Юбилярны "Болгар радиосы" да тәбрикләп, аның белән туры эфирга чыкты. Шук, шаян, дәрте ташып торган Виталий дәдәй белән әңгәмәнең видеоязмасын карагыз: 
 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Яналыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 1 июнь 2020 - 13:53
    Алена Низамова
    Кепкасы да Питрау))) И Виталий дәдәй, шәп кеше Сез! Яратабыз!