Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Редакция кунагы

Виталий Агапов: "Халкыма, авылыма, Ходаема рәхмәт!"

Татарстанның халык артисты, Яр Чаллы шәһәре керәшен оешмасы җитәкчесе Виталий АГАПОВ белән аның өчен кадерле булган нәрсәләр – гаиләсе, туган авылы, иман, иҗат һәм җәмәгать эшләре турында сөйләштек.

– Виталий Васильевич, Сез керәшен хәрәкәте, үзаңы үсешенә зур өлеш керткән кеше. Татарстан керәшеннәре генә түгел, Башкортстан, Самара, Чиләбе, хәтта, Красноярск, Иркутск якларында гомер итүче карендәшләребез белән дә элемтәдә торасыз. Халкыбызны бергә туплау һәм агарту эшләре авырмы? Нәтиҗәләре бармы?
– Нәтиҗәләр күренә. 90нчы елларда керәшен дигән халыкның бар икәнен күрсәтү буенча эш башланды. Бу вакытта безне, хәтта, “органнарга” да чакыргала-
дылар. Ә инде бүгенге көндә “керәшен юк” дип сөйләүче кешеләр юк, диярлек. Чөнки без эшләребез, бәйрәмнәребез, гореф-гадәт, йолаларыбыз белән үзебезнең
барлыкны расладык.

“Керәшеннәр җырыу әйтә” дигән фестиваль бик уникаль һәм кирәкле дип саныйм. Хәзер яшьләр проектлары да шактый. Республика керәшен оешмасы узгарып барган “Туым жондозы” конкурсы да лаеклы урын алды. Шул ук вакытта өлкәннәрне дә онытырга ярамый. Олылар үзләренең җырыуларын яшьләргә тапшырмаса, каян алыр алар “базаны”?! Менә шул уйлар белән башланып киткән фестиваль ул. Бүгенге көндә аның географиясе бик киң. Шушы чара кысаларында Красноярск, Иркутск, Самара керәшеннәре белән танышуым, аларны Татарстанга алып килүем минем өчен зур шатлык. Гомумән, яшьләрнең өлкәннәр белән бер сәхнәдә чыгыш ясаулары бик яхшы күренеш. Алар нәрсәнең нәрсә икәнен күреп, белеп үсәләр.

"Керәшеннәр җырыу әйтә" фестивале, 2015 ел


Ә менә яшьләрне керәшен итеп үстерү, тәрбияләү күбрәк авылларга кагыла дип саныйм. Шәһәрдә керәшеннәрне туплау, барлау, ниндидер чаралар уздыру авыр
мәсьәлә. Менә Чаллыда гына да 60 мең керәшен бар, дип сөйләшәбез. Кем санаган аны, дөресме ул сан, юкмы? Чаллыда ачылган чиркәү каршында атнакөн мәктәбе дә эшләсә әйбәт булыр иде. Дөресен әйткәндә, 30 ел элек керәшеннәр күпкә актив иде. Ул елларда халыкта керәшен рухы, патриотизмы бик күтәренке иде.
Гасырлар буенча бүгенге көнгә кадәр килгән керәшен мәсьәләсе – халык итеп тану. Тик минем шуны әйтәсем килә, татар теле мөһите бетсә, без керәшеннәрнең җырулары да, культурасы да беркемгә дә кирәк булмаячак. Әлегә безне татарлар, башкортлар аңлый. Аңламый башласалар, безгә экзотика буларак караячаклар, җырлыймы – җырлый, дигәнрәк итеп. Чит җирдә без беркемгә дә кирәк түгел.


– Артистлыктан, җәмәгать эшеннән кала, Сез әле Чаллы шәһәре советы депутаты да. Депутатларны халык гел тәнкыйтькә ата. Бу эшкә ничек алындыгыз?
– Халык белән аралашуым, концерттагы шикелле, җиңел һәм гади. Көчемнән килгәнчә ярдәм итәргә тырышам. Депутатларны тәнкыйтләп утырмас өчен, кешенең үзенә депутат булырга, чишелмәгән мәсьәләләрне чишеп карарга кирәк. Шул чакта гына асылын аңлап була. Сөйләүчеләр күп, эшләүчеләр аз. Депутатның эше күп очракта халыкка күренми. Ул – халык белән дәүләт арасындагы күпер, элемтә тотучы. Әле менә бүген минем шефлыктагы бер сугыш ветеранының машинасын сервиста ремонтлатып чыгардым. Аллага шөкер, 90 яшьләр тирәсендә булса да, машинада җелдерә әле ул. Гомумән, алганда үз эшемнән канәгатьмен.


– Иҗатыгызда туган ягыгыз – Зәй районының Сәвәләй авылы аерым бер урын алып тора. Сез авылга нык бәйләнгәнме?
– Туган авылым минем өчен Җир шарының иң кадерле урыннарының берсе. Мөмкинлек булган саен авылга кайтам, авылдашларга булышырга тырышам. 1993 елда авылда “Сәвәләй” фольклор ансамбле туплап җибәрдем. Ул чакта безнеке кебек дүрт буыннан торган 40 кешелек коллектив беркайда да юк иде әле. Үзем дә күпләп җырлар иҗат итә башладым. Болгавыр 1993 елларда бизнес эшенә керешеп киткәч тә, авылда кибетләр ачу да, халыкка ярдәм итү йөзеннән булгандыр. Чөнки анда бәясе түбән иде, товарны халык заемга да ала, кайчан җайлары була, шунда бирәләр иде. 25-30 еллар буена узгарылмаган, инде онытылып барган авылның “Боламык” бәйрәмен үз инициативам белән торгызып җибәрүләр дә хәтердә. Авылның милли җолалары саклануы зур рухи мирас бит ул.
Гомумән, минем бар тормышым авыл белән бәйле. “Ник Казанга китмисең?” – дигәннәре дә булды. Яр Чаллы мине артист буларак күтәрде. Сәвәләйдә пуҗымда үзем җиткергән матур гына җортыбыз, бакчаларыбыз бар. Әби кәлүшләре, пычырак чалбарлар киеп, шунда казынырга яратам мин. Шулай Чаллы белән Сәвәләй арасында йөрибез. Чит җирләрдәге, илләрдәге ялга караганда авылда иркен сулап эшләүне кулайрак күрәм, яратам.
Быел зур эшкә тотындык әле. Пандемия бөтен дөньяга зур үзгәрешләр кертте, артистлар тормышын да читләтеп узмады. Мин бу хәлләрне зарланып түгел, ә өстән бер сигнал буларак кабул иттем. Иҗат эшләрен туктатып торып, адарынган эшеңне эшлә, дигән шикелле булды. Авылда чиркәү төзүне башладык. Элек авылда Алабуга купецлары Стахеевлар салган Тройсын чиркәве булган. Монысы да шул исемгә булачак.

Булачак чиркәү макеты


– Сезнең ярдәм белән Чаллы шәһәрендә дә иман йорты төзелде,Сәвәләйдә дә чиркәү торгызып ятасыз. Шушындый эшләрне башкарганда каршылыкларга очрыйсызмы? Керәшеннәрне рухи, дини яктан нык дип саныйсызмы?
– Чаллыдагы төзелештә өч ел буена бернинди дә алга китеш булмады. Былтыр шуңа алынып, өч ай эчендә аякка бастырдык. Хәзер анда керәшен приходы буларак келәүләр бара. Сәвәләйдә дә чиркәү буенча җыен ясадык. “Әгәр дә чиркәүгә йөрмисез икән, кирәге дә шул хәтле генә. Йөрсәгез – тәвәкәллибез. Чиркәү урыны безнең зират каршында, чишмә буенда. Туган-тумачалар шушы зиратта ята, без барыбыз да шунда барасы кешеләр. Шуның өчен кырдан елмаеп, әйдәгез төзесеннәр әле, без аннары барырбыз, дигән сүзләр әйтерлек түгел”, - дидем авылдашларга. Халык хуплап алгач, уйларымны тормышка
ашырырга керештек. Без череп беткән байлар да, ярлы кешеләр дә түгел. Кемдер акчалата бирә, кемдер физик көч белән ярдәм итә, кемдер материалларын кай-
тарта. Кемдер 500, 1000, 2000, ә кемдер 30 меңен дә җәлләми. Кем ничек булдыра ала. Фундамент эшләрен башкардык. Бурасын да кайтарттык. Алла боерса, озакка сузмыйча башкарып чыгарбыз, дип уйлым. Халыкны иманга тарту бер дә начар эш түгел, каршылык тудыручылар юк. Чаллы мэриясендә дә, Зәй районы администрациясендә дә хәл белешеп, теләктәшлек белдереп торалар.

Мин белгән ничә генә керәшен җегете дә үз авылларында чиркәүләр торгызды. Түбән Кама районының Балчыклы авылында Юрий Иванов, Кушайда Геннадий Емельянов, Нариманда Василий Павлов, Сарманның Ләкесендә Александр Андров, Зәй ягында Кабан-Бастрыкта Александр Васильев белән Валерий Чулаковлар. Алар барысы да үз теләкләре белән, халкын яратканга күрә эшләүчеләр.
Йөз ел вакыт дәверендә безнең халык иманнан бераз читкә киткән шул. Ләкин ул кире кайтыр, дип уйлыйм. Эш аралый, балаларны чиркәүгә ничек тартырга булыр икән, дип сөйләшәбез. “Олы көн, Боламык бәйрәмнәрен шушында үткәрәсе булыр. Әкеренләп яшьләр килер, матурлыкны күрер, керәшен телендә иман тыңлар. Дөрес, 100 ел килмәгән кешене бер көндә генә чиркәүгә кертеп бастырып булмый. Барысы да әкеренләп булыр...” – дим. Чиркәүләр халыкны тагын да бергә туплар иде.

Сәвәләй чиркәвенә фундамент салу


– Сез Ходайга ышанучан кешеме?
– Ышанам. Алла бабай, Тәңре хакына дип сөйләшәм. Ләкин күрмәгән нәрсәне ерактан гына яраткан шикелле инде. Мин атеист та, дингә бирелгән кеше дә түгел. Тормышта гади кешегә бик дини булу кирәк тә түгелдер ул.

– Бүгенге көндә Сез инде дәрәҗәле, исемле кеше. Үзегезгә юл күрсәтүчеләрегез – әти-әниләрегез, туган нигезегез турында сөйләгез әле.
– Әти белән әни гап-гади авыл кешеләре, колхозда эшләделәр. Мин әти иркәсеннән башка үстем. Әти белән әни аерылганның икенче көнендә ишегалдында туган гап-гади авыл баласымын. Шулай булгач, китереп биргәннәрен көтеп, кемгәдер салынып яту миңа хас нәрсә түгел. Әти белән әни икесе дә музыкага, җырга тартылган кеше. Әнием такмакчы булган. Бәйрәмнәрдә, җал иткәндә рәхәтләнеп җырлый иде. Әти – гармунчы. Әти ягыннан Иван бабам яхшы пич чыгаручы буларак кына түгел, ә кулдан скрипка ясаучы булып та танылган кеше. Безнең якта андый скрипка кул кубызы дип атала. Аны җаңакка түгел, алга куеп уйнаганнар.
– Сез өч ул атасы, гаилә башлыгы. Виктор белән Владислав Сезнең юлдан, сәхнә юлыннан атларга әзерләнәләр шикелле. Гаиләдә сез нинди? Улларыгызга бик таләпчәнме? Нинди сүзләр белән тәрбиялисез аларны?

– Тормышта, кеше арасында мин ничек – гаиләдә дә шулай. Таләпчән. Ачуланып та, тукмап та торып булмый кешене. Сезнең үрнәк алырдай кешеләрегез – әтиегез, әниегез бар, дим малайларга. Әгәр дә сорау туа икән, башта башыгызны эшләтегез, логик яктан уйлагыз, дим аларга. Мин аларны бик яратам. Тормыш иптәшем белән дә бер-беребезгә терәк булып яшибез. Гаиләмнең менә шундый булуына сөенәм. Бөтен эшемне дә “гаилә” дип башлыйм. Нәрсәгә тотынсак та, без барыбыз да бер дулкында.
– Бүгенге Агапов халәтенә килеп җиткәнче Сезгә төрле баскычлар аша үтәргә туры килгән: гади авыл малае, армия, укытучы, янгын сүндерүче, артист, депутат... Тормышыгыз яңадан кабатланса, кайсы юлдан атлар идегез?
– Болар барысы да минем тормышымны тулыландырып, мавыктыргыч итеп ясаган юнәлешләр. Кайсы гына юнәлешкә көч кертсәм дә, Ходай ярдәме белән саллы, яхшы уңышларга ирешкәнем. “Әнкәй гөле” дигән китабыма язган сүзләрем бар. Болар: “Халкыма рәхмәт, авылыма рәхмәт, Ходаема рәхмәт!” Алла бабай биргән талантны, исәнлек-саулыкны түкми-чәчми алга таба да шулай яшәргә язсын.
– 60 яшьлек тормышыгызга берникадәр нәтиҗә дә ясап, бүгенге көнгә иң зур куанычыгыз дип ниләрне атар идегез? Эх, шулай итәсе калган, дип үкенгән чакларыгыз булдымы?
– Гомумән алганда, артка борылып, нәрсә дә булса үзгәртерлек, үкенерлек эшләр күрмим. 60 яшь – шактый гына еллар дип уйлыйм үземчә. Һәм аларның
нәтиҗәле булганына сөенәм.
– Рәхмәт, Виталий Васильевич! Сез “Туганайлар” газетасының да якын дусты. Чаллыларга бүләк итеп безнең газетаны яздырасыз. Юбилеегызны котлап, Сезгә нык саулык, тагын да зуррак үрләр яуларга көч һәм дәрт телибез.


Әңгәмәдәш – Юлия ГУБИНА

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Виталий Васильевичны зур юбилее,Гомер бэйрэме белэн чын кунелдэн котлыйбыз! Исэнлек- саулык,гаилэ бэхете телибез.Керэшен доньясында актив оештыручыларнын берсе буларак, жырчы- композитор буларак та хормэт итэбез. Килэчэктэ ижат Унышлар Юлдаш булсын. Янадан Яна проектор белэн,матур чаралар уткэреп тамашачыга соендерергэ язсын!

    2
    X