Туганайлар

Верхний Мирны сагынып...

Арча ягындагы Сәрдәбашта авыл кадәр авылга нигез салган керәшен Павичның оныгы Лидия Ивановнаны очраттык

“Безнең Павич бабайлар Сәрдәбаштан 1930 елда Верхний Мир урынына менгәннәр. Алар биш-алтылап кеше булганнар. Ерак китмәгәннәр, бер өч километрлап кына булыр. Үз авылларында җир җитмәгән, шуңа урман арчып, төп чыгарып, өйләр җиткереп, җир ясаганнар”, – дип сөйләде Лидия түти (фотода).

Шул Павичның улы Иван, өйләнер вакыты җиткәч, кызны әллә каян эзләп йөрми, Сәрдәбаштан Сәнкәне (Александра) алып менә.

Аларның кызлары Лидия урман эчендәге Верхний Мирда туа. Алар үскәндә авыл эчендә бөя була. Тирә-яктан, артеле белән, халык килә. Юкә агачларын кисеп-ташып, кабыгын каезлап, май аенда шул бөя суына салалар, көз көне килеп, судан мунчаланы алалар. Әйбәтен әйбәткә, начарын начарга аергач, киртә корып, шунда эләләр. Аннан чыпта да сугалар, капчык та тегәләр. Лидия шикелле бала-чагага да эш табыла, азмы-күпме түләве дә була. Ә Чепья авылы артеле кабыкны урман эчендәге бөягә салып йөри. Лидиянең әбисе Әүди шул артельдә эшләүчеләргә көненә алтышар пич ипи пешерә. Оныгын да ипи салырга өйрәтә. Әбисе үзе Дорганыкы була. Ул үлгәндә Лидия әле өченчедә генә укый...

1913 елгы әтиләре Иван Павлов сугышка киткәндә, ул яшь ярымлык булып кала. Лидия гаиләдәге дүрт малай арасында бердәнбер һәм бик кадерле кыз булгач, әтисе хатларында гел кызын сорап яза. Лидиянең олы дәдәе Михаил ФЗӨга китеп, шахтада эшли. Икенчесе Казанда химия-технология институтында укып, Соликомск ягына китә, шунда яшәп кала, дөньядан иртәрәк китә. Бертуганы Геннадий армиядән соң абыйлары янына кайта.

Дәдәйләре китеп беткәч, кызга укырга туры килми. Колхозда нәрсә кушсалар, берсеннән дә калмый – чәчүдә дә эшли, эскерт салуда да, җитмешәр килолы капчыклар да ташый. Сукалаган җирдә көне буе бәрәңге эзләп йөрүләре дә газапка тиң була. Норма тутырган кешегә 33 тиен акча языла. Ә норма – 2 центнер! Авыр кул эшендә гомер буе әрләнә алар.

Лидия түтинең 1911 елда туган әнисе Сәнкә (фотода – уңнан икенче) үзләренең Верхний Мир авылында – бертуганнары, олы дәдәе Әүдәким Андреев, аның хатыны Раиса, дәдәе Микәйлә, дәү дәдәенең хатыны Мәтер белән. Верхний Мир авылы

“Безнең Верхний Мирда 13-14 өй булып, аерым колхоз идек. Үзенең председателе, счетоводы бар иде. Халык колхозның үзендәге сыер һәм сарык фермаларында эшләде, – дип исенә төшереп сөйли Лидия түти. – Мин дүрт кенә ай эшләп калдым. Безгә ферма эләкмәде инде, колхозларны берләштергәч бетте ул. Пыяла заводында бөтен авыл берләшеп эшләдек”.

“Начар як” дип, Субашка китүенә әнисе каршы булса да, 1960 елның июлендә шул авыл егете Илҗә Егоровка кияүгә чыга. Бу хакта ул хәзер дә кызык итеп сөйли: “Сыер сава идек. Телогрейка, бер уңайрак күлмәк киеп чыккан идек уенга. Уеннан туры ферма өенә барып, өсне салып, ашап утыра идек, Илҗә килеп керде. Каравылчы бабай: “Егетең кайсы якныкы? Алла каргаган якныкы түгелме”, – ди. Тора-тора да, тагын сорый. Аның кызы Субашына киткән иде. Шуңа өзгәләнүе булган инде. Без, яшьләр, каян белик, ул сораган саен көләбез генә... Сабантуена әни Субашына җибәрмәде. Илҗә килде дә, барыбер, качып китеп бардым”.

Уллары Геннадий бер яшьлек булгач, иренең туганнары киңәшен тотып, кире Верхний Мирга кайталар. Иренең анасын – әнекиен дә Субашта калдырмыйлар, үзләре белән алып киләләр. Авылдан читтә, кордонның урман кырыендагы каравыл өендә дүрт ел яшиләр, мунчага әниләренә менеп йөриләр. Кайтып бер ел торуга, 1963 елның көзендә уллары Вячеслав туа.

Вячеслав өч яшьлек чагында Верхний Мирда бура күтәрәләр һәм көз көне үз өйләренә менәләр. Абзар тулы туарлары – сыеры, сарыгы, казы-үрдәге кордонда кала. Көн дә барып, малларны карап йөриләр. Ул елларда көтү җәйгелектә таң беленүгә, иртәнге икеләрдә чыга. Яңа йортта яши башлагач, ике улларына иптәшкә кызлары Раяны алып кайталар.

“Авылда иске абзар алырга туры килде, тегесен дә күчереп салдык. Ул елларда әле электр уты юк, интектек инде. Җорт-җир җиткереп, мунча, абзарлар салып, бөтенесе дә булгач кына, авылдан киттек. 28 яшьлек улыбыз Юрий, балыкка чыгып киткән җиреннән, суга төшеп үлде. Ул үлмәгән булса, Верхний Мирдан монда төшмәс тә идек... 2003 елда кызыбыз Римманың Сәрдебашка кияүгә китүе дә сәбәп булды инде. Без дә шушы иске өйне алдык. Илҗәнең бер дә кузгаласы килмәгән иде, монда биш кенә ел торды”, – дип сөйләп утырды Лидия түти.

Кызы Римма Сәрдәбашта клубта эшли, Раясы Балтачта яши. Раяның кызы Лена да ире Роберт белән Сәрдәбашта яшәгән. Кайгы сорап йөрми шул, ике ел элек, өч малаен калдырып, Лена мәңгелеккә китеп барган. Бер генә көн авырып яткан, ни булганын да белмәгәннәр. Аның уллары Артем белән Родионны һәм үзеннән өч яшьтә калган кызы Аринаны иренең анасы Лида карый икән.

Гомере авыр эштә үткән, “Аллага шөкер, көч белән җәшәдек”, дип әйтүче Лидия түтинең аяклары авыртып интектерә, урамда ике таяк белән генә йөри. Әле шулай да, өй эчендәге вак-төяк эшләрне үзе караштыра. Кызы Римма көн дә килеп, булышып тора.

Сабуллашып чыгып китешли, “монысы – әниләр өе, Верхний Мирдан алып кайтып салып куйдык”, – дип, Лидия түти кышкы бакчаны хәтерләткән иркен якты бүлмәнең дә ишеген ачып күрсәтте. Әнә шулай, Сәрдәбашта да үзенең туган авылы Верхний Мирның бар яктылыгын, бар ямен сагынып, үзе үскән нигез җылысын җанында саклап яши Павич оныгы Лидия Ивановна.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: