Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Ничек яшисең, авыл?

Тормыш дәвам итә

Әллә ничек килде бу яз... Бар тереклек уянганда дөнья туктап калгандай булды.

Гөрләп торган балалар мәйданчыклары, парклар тасмалар белән әйләндереп алынды, сәүдә-күңел ачу үзәкләре ябылды, халык өйләренә бикләнде. Казан урамнары бушап калды. Азык-төлек кибетләрендә генә битләренә маска бәйләгән, кулларына перчатка кигән моңсу күзле кешеләр каршыга очрый. Әйтеп бетермәслек сәер хәл. Озаграк яңалыклар тыңлап, статистика карап утырсаң, куркыныч та булып китә. Күз дә, күңел дә ияләнмәгән моңа... Шулай итеп, илдә коронавирус таралу куркынычы аркасында үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелде.

Дөресен әйткәндә, дөньяның асты-өскә килде. Өйдән эшләүләр, укулар, бетмәс видеоҗыелышлар, туктап калган эшләр, өйдән махсус рөхсәт белән генә чыгулар, тагын әллә нәрсәләр... Без генә түгел, бар кешелек – паузада.

 Машиналардан чыккан чутсыз газлар гына да планетага күпме зыян сала, тончыктыра бит, ә бу көннәрдә Җир тирән сулап куйгандыр, дип фикер йөртүчеләр дә бар. Әнә, сыерчыклар да авылга быел гадәттәгедән күбрәк кайткан, диләр...

“Бозаулар самоизоляциядә түгел...”

Шәһәрдә бер төрле булса, авылда хәлләр үзгәрәк икән. Анда эшнең самый кызган чагы, маллар да паузага туктала, басу-кырлар да тик ята алмый. Коронавирустан ничек саклануларын белешеп, авыллар белән элемтәгә кердек. Зәй районының Сарсаз-Баграж авылыннан карендәшебез Екатерина Григорьева 22 ел буе фермада бозаулар карый икән.

Бүгенге көндә ул “Зәй” агрофермасында хезмәт куя. “Ике айлыклардан алып, дүрт-биш цетнерлы бозауларга кадәр карыйбыз. Биш-алты хатын-кыз һәм берничә ир-ат, 50ләп бозау үстерәбез. Самоизолиция вакытында урамга чыгып йөрмибез, ун минутлык ераклыкта булган фермага җәяү эшкә генә барып кайтабыз. Бозаулар изоляциядә түгел бит, аларны ашатырга, җыештырырга кирәк. Штрафлар булмасын өчен, безгә эштән махсус белешмәләр бирделәр, - дип сөйләде ул. – Авылда вирустан куркучылар күренми, бәлки, ышанып та җитмиләрдер. Шулай да, маскалар әзерләделәр, кемдер бәйләп йөри, кемнеңдер – кесәсендә”. Григорьевларның өч уллары да – шәһәрләрдә, эштән туктамаганнар. 

 “Кырда паника юк, без чәчүдә...”

Татарстанда быел язгы кыр эшләре өч атнага иртәрәк башланды, инде республикадагы барлык районнар да эшкә кереште. Кукмара районы Село-Чура авылыннан булган карендәшебез, тракторист-блогер Василий Иванов та чәчүгә чыкты.

“Паника юк, без – эштә. Басу юлларында тракторда йөргәндә маска кимәдем әле. Безнең халык бигрәк беркатлы инде, нәрсә ишетсә, шуңа ышанып утыра. Кибетләрдә башта туалет кәгазенә ябырылдылар. Соңрак вируска каршы зәйтүн орлыгы әйбәт икән, дип сөйләгәч, шуны күпләп ала башладыр. Аннары аның да бәясен күтәреп куйдылар”, - дип, Инстаграмына видео куйды ул. Василий, кыр эшләренә әзерлекләрен белдереп, техникаларын, чәчкечләрен дә күрсәтте. Басу эшләреннән бушаган вакытта карендәшебез өйдәге хуҗалыгында эшли. Тимер профильләрдән һәм поликарбонаттан теплица ясый. Вакыт туктап тормый. Яшелчәләр үстерү сезоны да җитте бит.

Сакланганны саклармын, дигән...

Үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелгәч, күпләр тизрәк авылга тайды. Олыгая барган авылларга теләсә-кайсы шәһәрдән вируслар алып кайттылар микән инде болар, дигән шик тә туды. 65 яшьтән өлкәнрәкләр вируска аеруча тиз бирешә, дип кисәтәләр бит.

Мамадыш районының Колышчы авылына кайтучылар булмаган. “Шәһәрдә калган балалар сәламәт булсын, дип телибез. Узган елларны Олы көн алдыннан өйләр юышырга дип кайталар иде. Быел юллар ябылды, авыл кешесе үзе генә чистарына. Карлар эреп бетте. Каралты, капка төпләрен җыештырабыз. Фельдшерыбыз өй саен йөреп, аңлатып чыкты. Авыл халкы маскалар ясады, тик урамда алай кеше күренми. Мин үзем балыкка йөрим. Рәхәтләнеп кайтам”, - дип сөйләде Василий дәдәй Максимов.

Колышчы халкы вирусның авылга килә алуына бик үк ышанып җитмәсә дә, кушкан киңәшләрне, саклык чараларын үтәргә тырыша икән. “Үз башыңа төшми, аңламыйсың, диләр. Чит илләрдә булган хәлләрне Ходай язмасын инде”, - ди Василий Максимов.

Вируска караганда, күңеленең күбрәк авыл тирәли сугарылмый ятучы басуларны күрүдән сыкравы турында да искәртте ул.

Авыл кешесе гомер-гомергә бары тик үз көченә һәм Ходайга ышанган. Язгы бу матур көннәрдә өйдә бикләнеп утырса, кышын нәрсә ашар?!

“Коронавирус юк-бар чирне оныттыра...”

 “Балык Бистәсе районы Казаклар Чаллысы авылында коронавирустан куркалар, барысы да маскадан йөри. Тагып йөрмәсәләр дә, кесәләрендә бар. Капканың икенче ягына чыкмыйча гына, өйләр юалар, каралты тирәләрен җыештыралар”, – дип хәбәр итте авылга отпускага кайтып киткән журналистыбыз Милена Новикова.

Коронавируска кадәр, кибеткә йөрүчеләр, “бераз салкын тиде”, “тамак авырта”, “борыннан ага, төчкертә әле”, дип сөйләшә торган булсалар, хәзер алай зарланмыйлар – берсе дә чирләми”, – дигән авыл кибетчесе, үз күзәтүләреннән чыгып. Авыл фельдшеры да, бу сүзләрне җөпләп, медпунктка уколга йөрүчеләр дә, чирләүчеләр дә булмавын әйтә. “Коронавирус юк-бар чирләрне оныттыра, артык игътибар бирмәскә дә өйрәтә бугай”, - ди Милена.

Казаклар Чаллысында өлкәннәргә продуктлар ташучы бер волонтер да бар икән. Тукай районының Кенәз авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре дә, волонтер булып, 65 яшьтән өлкәнрәкләргә булышып йөри. “Пенсионерлар белән күрешеп чыктык, пандемия вакытында урамга чыгып йөрмәскә куштык, ярдәм кирәк булганда шалтыратыр өчен телефон номерлары язылган белешмәләр тараттык”, – дип язды безгә клуб җитәкчесе Тамара Тузеева.

Дистанцион укыйбыз: нәрсәсе яман, нәрсәсе яхшы

 Укучыларның дүртенче чиреге мәктәптә түгел, компьютер каршында башланды. Мәктәпләр дистанцион укуга күчте. Село-Чура авылы мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты фәннәре укытучы Ирина Крибова белән яңа формат укулары турында телефоннан сөйләштек. “Безнең мәктәптә, филиалларны да кертеп, 133 укучы исәпләнә. Каникул вакытында да Ватсап мессенджерында хәбәрдә булдык. Дистанцион укулар башланганчы, һәрбер баланың, гаиләнең Интернетка кушыла алу мөмкинлекләрен – кемнәрнең компьютерлары, планшетлары, телефоннары бар, ә кемнәрнеке юк – барын белешеп чыктык”, - дип сөйләде Ирина Лазаревна.

Чура мәктәбе укучыларының мондый форматта укыр өчен бар мөмкинлекләре дә бар икән.  

Мәктәпнең һәрбер укытучысы Интернетта төрле платформаларда теркәлгән. Шуларда укытучылар укучыларга дәресне аңлатып, видеоязмалар, презентацияләр эләләр. Укучылар, шуларны караганнан соң, дәреслектән күнегүләр эшләргә тиеш. “Гаиләдә берничә бала булганда, башта кечкенәрәге укый, дип килешенелде. Әлбәттә, кечкенәләргә әти-әни ярдәме кирәк. Кичке сәгать дүрттән алып алтыга кадәр без – телефонда, дәресне аңлап җиткермәгәннәргә консультация бирәбез. Өлкән класс укучылары белән кичке тугызга кадәр эшлибез”, – дип искәртте Ирина Лазаревна.

Укучылар, дәрес һәм өй эшләрен эшләгәч, тикшерү өчен, фотога төшереп, укытучы порталына җибәрә икән. Билгеләр дә куела. Электрон журналга дәрестә җавап бирү һәм өй эше өчен моңа кадәр билгене көнендә куясы булса, хәзер бер атна дәвамында куярга мөмкин.

“Мәктәптә баланы күреп, кара-каршы утырып эшләү уңайлырак, әлбәттә. Баланың дәресне үзләштерүен күзеннән карап белеп була. Ә болай укучыларның “живой” реакциясе күренми”, - ди Ирина Крибова.

 Поршур авылыннан 9 класс укучысы Денис Дмитриев: “Мәктәпкә барып укыр идем. Бүген дистанцион рәвештә алты дәрес укыдык, алар 25әр минут бара, 15 минут тәнәфес. Минем энем дә бар. Башта ул укый. Төп кыенлыгы – Интернеттагы порталларның туктап алуы. Күрәсең, кеше күп кергәч, “зависать” итәдер”, - ди егет. 

Мәктәп яны тәҗрибә бакчалары да җәйге эшкә эзерләнә. Кайбыч районының Хазисан авылы мәктәбе инде шактый үскән яшелчә, чәчәк үсентеләрен фотога төшереп күрсәтте.

Коронавирус аркасында килеп туган хәлләрнең уңай ягын да эзләргә кирәк. Иң мөһиме – цифрлы технологияләрне, Интернет, гаджетларны тормышта кулланырга өйрәнүдер. Барлык эшләрне (түләүләр, укулар, дәүләт хезмәтләре һәм башкалар дисеңме) өйдән чыкмыйча һәм чиратларда утырмыйча гына, онлайн рәвештә башкарырга була бит – болардан файдалана белергә өйрәнергә генә кирәк.

Кеше үз күңелен үзе күрә

Үзизоляция вакытында халык Интернетта кызыклы флэшмобларга, марафоннарга кушыла, төрле шөгыльләр таба. Балалар, тәүлек буе аяк өстендә эшләүче врачларга рәхмәт йөзеннән, рәсемнәр ясап, #врачларгарәхмәт #спасибодокторам дигән акциягә кушылдылар.

 Лениногорск районының Федотовка авылыннан танылган шагыйрә Людмила Аланлы әдәби марафонда һәр көн авылдашы Гөргөри – Григорий Родионовның шигырьләрен укый, өзекләрен ВКонтактедагы битенә чыгарып бара.

“Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбленең солисткасы Оксана Дмитриева үзизоляциядә тамакса ясаган. “Бер дә күңелсез түгел. Тыгыз эш графигыннан, гастрольләрдән ял итәм. Шул ук вакытта, бу көннәрне бушка да уздырмыйм. Кул эшләре белән шөгыльләнәм”, - диде безгә Оксана. 

Зәй районы Пусташит авылыннан Мария Чернова да үзенең кул эшләрен фотога төшереп җибәрде. Аның 30 лап үзе чиккән картинасы бар икән. Соңгы картинасын кыш көне чигә башлаган булган, вакыт җитмәү сәбәпле, эш тукталып калган. Үзизоляция вакытында шул картинаны чигәм, дип яза ул. 

Мамадыш районының Дүсмәт авылы халкы күңел төшенкелегенә бирелми. Алар Ватсаптагы авыл чатында онлайн концерт оештырганнар. Һәр көн кичләрен авылдашлар, үзләре башкарган номерларны видеога төшереп, авыл чатына җибәреп, сәлам юллыйлар. Чарага шәһәргә чыгып киткән авылдашлар да кушылган. Берәүләр җырлый, икенчеләре музыка уен коралларында уйный, өченчеләре бии... Олысы, кечесе авыл чатында күңел ача, өйдән чыкмый гына, онлайн аралаша (концерттан видеоны tuganaylar.ru сайтыннан карый аласыз).

Алексеевски районының Красный Баран авылында да шундый ук онлайн концертлар бара.

Вирус безне үзгәртте, зарланмаска өйрәтте?!.

            Вирусны җиңгәннән соң, кешелек дөньясы бүтән төрле яши башлаячак, диләр. Мин үзем дөнья үзгәрәчәгенә бик ышанып бетмим. Шулай да, үзе микроскоптан гына күренсә дә, бөтен планетабыз белән үзенә каршы көрәшергә мәҗбүр иткән коронавирус безгә күп нәрсәләрне аңларга ярдәм итсен иде. Бу хәлләр өлкән буынга, врачларга, укытучыларга хөрмәт белән карарга өйрәтсен иде. Бәхетнең акчада, сатып алган кыйммәтле әйберләрдә, туктаусыз дөнья кууда түгел, ә якыннарыбызның исән-сау булуында икәнен дә аңларбыз, бәлки. Көн саен иртән торып эшкә баруларыннан зарланучылар да хезмәтнең тәмен, сау-сәламәт булып, эшләп яшәүнең ямен аңласыннар, ирекнең кадерен белсеннәр иде.

Үзебезне һәм якыннарыбызны саклыйк!

Юлия ГУБИНА

Фото: https://pixabay.com

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев