Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Ничек яшисең, авыл?

Тормуга кайгы җилләре китергән

Кайбыч якларына баргач, юл уңаеннан, Тормуга да сугылдык. Торму дип тирә-яктагы керәшеннәр әйтә, ә авылның үз исеме Турминский. Ул рус авылы булып саналса да, анда керәшеннәр дә шактый. Янәшәдәге керәшен авыллары белән кыз алышып, кыз бирешеп яшәгәнлектән, катнаш гаиләләр дә бар

Кайгы сорап йөрми

Олы юлдан авылга борылуга, уң якта – чиркәү, ә сул якта агач-куак каплап киткән икеме-өчме катлы таш бина каршы алды. Ташландык ул бинада әле кайчан гына бүлнисләре булган. Аны япканнар, дәваханәдә эшләүчеләр киткәч, алар торган йорт та бушап, ятимләнеп калган. Монысын безгә Савиновлар сөйләде. Алар үзләре шул үзәк урамның икенче башында, ике катлы йортта яшиләр. Икесе дә керәшеннәр, ире Геннадий Валерьянович – Александровка авылыннан, хатыны Фаина Николаевна (фотода) – Кушкүлдән.

Александровкадан бирегә күчүләре гаилә өстенә ишелгән кайгыга бәйле. Анда кеше аз яшәгәнлектән, Кайбыч урман хуҗалыгында өлкән мастер булып эшләүче уллары Сергей Тормуга күченергә ниятләгән. Бер йорт сатып алганнар һәм шуның янәшәсендә, хәзер әти-әнисе яши торган шушы ике катлы йортны салганнар. Әмма яңа йортларына күченергә җитешмәгәннәр. 1994 елның 7 октябрендә, лесхоз эше белән йөргәндә, Сергей утырып барган “КамАЗ” машинасы әйләнеп, юлдан читкә капланган.

“Быел 21 октябрьдә Сергейга 50 яшь тулган булыр иде. Үзләренә язмады яңа йортта яшәргә, – дип сөйли Фаина түти. – Сергей үлгәндә өч яшендә калган улы Алексей өйләнде. Түбән Новгородта яшиләр. Вика исемле кызлары бар. Бу көздә кайтасылар иде”.

“Икенче каты штукатурлап куйган килеш тора, безгә монысы да җитә”, дип әйтүче Савиновларның иң олы уллары – Александр. Ул Мәскәүдә төзелеш техникумын тәмамлаган, шунда төпләнеп калган. Кызлары Алевтина Кайбычта тора, оешмаларның берсендә бухгалтер булып эшли. Аның да ире вафат булган. Төпчекләре Светлана Подольск шәһәрендә яши. Һәрберсенең үз тормышы, әти-әниләре янына кунакка гына кайталар.

Шәһәрләшкән балаларны, оныкларны авыл бакчасында үскән җиләк-җимеш, яшелчә, яңа гына аертылган бал көтә. Бал – үзләренеке. Сигез баш умарта тоталар. Фаина түти гомере буе умартачылыкта эшләгән. Үскәндә үк, колхоз умарталыгындагы әнисе Александрага булышып йөргән. 1963-1965 елларда умартачылыкка укып кайтканнан башлап, Киров исемендәге колхозда үз белгечлеге буенча эшләгән.

Берсе – умартачы, икенчесе – газовик

“1966 елдан алып 32 ел буе умартачылыкта булдым. Элек, әле әни эшләгәндә, басуларга самолеттан корткычларга каршы пестицид сибәселәре булса, алдан ук кисәтеп куялар иде. Әни белән иртүк торып, умарталарның бал кортлары кереп-чыгып йөри торган тишеген томалап чыга идек. Хәзер әйтеп тә тормыйлар. Күпме бал корты кырыла. Бу бер безнең генә проблема түгел, барлык умартачыларныкы да”, – дип ачынып сөйләде Фаина түти.

Ул сөйләгәндә, әллә биш йөз, әллә алты йөз кортның бер көндә җыйган балы бер кашыкка сыйганы турында каяндыр ишеткәнем искә төште. Бал кортлары ты-
рыш кына түгел, нәзберек тә икән. Аларны варроатоз авыруыннан халык чаралары белән дәвалауның файда бирмәве дә мөмкин. Боларны бал белән безне сыйлаучы Фаина түти сөйләде. Бал башта сыек булып, ел дәвамында гына утырадыр дип уйлый идем, ялгыш фикер икән. Кара-бодай балын юкәнекеннән ничек аерып булуы белән дә кызыксынган идек, Торму тирәсендә карабодай басулары юклыгыннан башка җавап ишетмәдек. Ә шулай да аларда сыйланган балның тәме әле дә тел очында тора.

Ире Геннадий да гомере буе Киров исемендәге колхозда эшләгән, умартачы булып түгел, ул – газовик. Армия хезмәтеннән соң, 1972 елда Казанда ике айлык курсларда укып кайтуга, авылда иң кирәкле һөнәр иясенә әйләнә. Ул заманда газны эреле-ваклы баллоннарда ташыйлар. Баштагы елларда үзләреннән 80 чакрым ераклыктагы Буадан, ә соңрак 40 чакрымнар тирәсендәге Канаштан алып кайталар. Бу 2001 елга кадәр дәвам итә. Торму, Кушкүл, Александровка һәм Хуҗа Хәсән авылларына газ кертелгәч, газ баллоны ташудан котылалар. Геннадий лаеклы ялга чыкканчы, әле тагын сигез еллап газ мичләрен карап-көйләп, тикшереп йөри.

Уникеләп кенә йорты булган Александровканың да ул елларда газлы булып калганын кат-кат әйтте. Туган авылы сагындырадыр, күрәсең. Хәзерге вакытта Александровкада кышын дүрт йортта гына ут яна икән. Аларны исемләп санады Геннадий: “Галина һәм Петр Конновлар, Анна һәм Иван Арбузовлар, Людмила
Блинова, Ольга һәм Николай Поляков”. Авылдагыларның иң өлкәне Иван Андреевич 1937 елгы, ә иң яше – 1967 елгы Николай Николаевич. Ике йортны җәйге дача урынына тоталар. Ә дүрт йорт буш тора икән.

Кайгы җилләре үзләрен китергән Тормуга ияләнсәләр дә, Александровкада яшәгән чакларын сагынып сөйләүче Савиновлар безне ике катлы зур йортларының капка төбенә үк чыгып озатып калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев