Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Ничек яшисең, авыл?

Ташкирмәннән Валентина Казанбаева: "1972 елгылар, 15ебез дә авылда калдык"

Ташкирмәндә 222 хуҗалык булып, барлыгы 668 кеше яши

Ишегаллары түбәле Ташкирмән урамнарыннан узганда башка авылларга хас булмаган бер күренешкә игътибар иттек. Биредә күпчелек кеше үз йортының ишегалдын да түбә белән яба. Болай да матур, төзек йортлар, ишегалды белән кушылгач, тагын да мәһабәтрәк һәм зуррак күренә.

Хәзерге вакытта Ташкирмәндә 222 хуҗалык булып, барлыгы 668 кеше яши. Медпунктлары бар. 3-4 бәләкәй баланы күрше Атабай авылындагы бакчага йөртәләр. Быел 38 балага белем бирә торган мәктәпләре турында газетабызның 10 сентябрь санында язып чыккан идек инде. 

– Сыер асраулар бетте. Узган ел 24 сыер булса, быел 15кә калды. Авылдашларның күбесе РКБга вахта белән йөреп эшли. Андыйларга терлек асрау бик кыен. Элек безнең авыл кызларын кияүгә читкә җибәрмәгәннәр. “Кызларны түгел, яхшы сыерны да авылдан чыгармыйлар”, дип әйтә торган иде әбиләр. Менә без, 1972 елгылар, 15ебез дә авылда калдык. Заманалар үзгәрә, кирәк-ярак та арта. Авылны үлеп яратсалар да, яхшы тормыш итәргә кирәк. Безнең авылда берәү дә китереп биргәнне көтеп ятмый. Барысына да үзе тырыша. Авылдашыбыз Иван Майоровның 100дән артык умартасы, тана, сыер һәм үгезләре бар, – дип авыл кешеләре белән таныштырды Валентина Казанбаева.

Ташкирмәннең “Сүрәкә” фольклор ансамблен ничек саклап каласы дип тә борчыла Валентина Владимировна. Фольклор яратучылар клубы буларак кына эшлиләр икән хәзер. Әбиләр инде китеп бара. Урта яшьтәгеләр читкә чыгып эшли. Бөтен кеше дә җырлый алмый. Һәр среда саен җыелышып, җолаларны, җырыуларны барлыйлар. Өлкәннәр авызыннан чыккан сүзләрне яшьрәкләр тизрәк дәфтәргә язып кую ягында.

Яңа елны – Мишә буенда Бүгенге көндә Ташкирмән кышкы бәйрәмнәргә әзерләнеп ята. Балмаскарадны, пандемия аркасында, быел урамда уздырырга җыеналар. Яңа ел төнен Ташкирмәндә, Мишә буе елгасында каршыларга теләүчеләр дә шактый. Рождество, Качману бәйрәмнәрен дә көтеп алалар биредә. Болгар чорыннан калган борынгылыкны, келәү тәртипләрен, ышану-табынуларны бүгенге көнгә кадәр саклап килгән Ташкирмәнгә һәм авылны яшәтүче халкына яңа елда бәрәкәт телибез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев