Туганайлар

Сәрдәбаштагы Петровлар янында

Арча ягындагы Сәрдәбашка баргач, авылдагы иң өлкән кеше дип, Анна түтиләр өен күрсәттеләр. Мәдәният йортыннан күренеп кенә торса да, кары эттерелгән тар гына юлдан Маршал Жуков урамының аерымрак торган ике өенә барып җиткәнче, шактый урарга туры килде

Туксан икенең өске ягында

Иркен өйнең түр ягында Анна апа белән байтак серләшеп утырдык. Бу якта түти димиләр, керәшеннәр дә апа дип сөйләшә икән. Керәшен булсалар да, күбесендә – татар исемнәре. Анна апа туксан ике яшен тутырган.

Гаиләдәге сигез баланың икенчесе була Анна. Әтисе Василий да, үзеннән ике яшькә олырак абыйсы Никонор да утлы фронт юллары узып, исән-сау кайталар. Ләкин сугыштан соң авылга ялга кайткан Никонорны, китүенә 14 көн дигәндә, үзе хезмәт иткән Польшада бандитлар үтерә. Анна үзе Бөек Ватан сугышында җиде ел йөреп кайткан Поликарп Петровка кияүгә чыга...

Бу вакытка инде Анна авыр эштә ныгыган, сугыш елларының барлык авырлыкларын кичергән була.

Яшь дип тормыйлар, сугыш чорында Аннаны Казанга, вагоннар төзелешенә җибәрәләр. Агач аударалар, өй штукатурлыйлар. Көзгелектә басудан кишер, кәбестә җыялар. Кәбестә тозлыйлар. Ә кыш буе урман кисәләр.

Мәскәү ягындагы юл төзелешендә дә эшли ул. Анысына Сәрдәбаштан дүрт кызны – Унси, Разия, Миңнегөл һәм Аннаны җибәргән булалар. Квартирга урнаштыргач, берничә көн Мәскәү каратып йөртәләр, метро күрсәтәләр. “Сугыштан соңгы Мәскәү янында – җимереклек. Аларына без кагылмадык, юл кырыена китереп өелгән ком-ташны күтәреп ташып юлга җәйдек. Ашатмыйча ачка интектер- гәч, кайттык та киттек. Кичтән вокзалга төштек, бер төн шунда торгач, товар вагонына качып утырдык”, – дип сөйләде Анна апа.

Кайткач, “Северный” совхозында эшли. Гаилә коргач, ире белән әнекие янында яшиләр. Үз көчләре белән, йорт салып керәләр. Ире авыл советында да эшли, тракторда да йөри, фермада да... Анна үзе төрле эштә була.

Бүгенге көндә дүрт балаларының иң олысы, 66 яшен тутырган Радик күрше өйдә яши. Тол әтиләре янына кызлары Лена белән Лариса гел кайтып торалар.  Авылдашы Михаилга кияүгә чыккан Дания Казанда төпләнгән, аларның – үз йортлары. Зеленодольскида торучы улы

Рушанның да хатыны Наилә исән түгел. Анна түти төпчек улы Ришат белән килене Гөлнадия тәрбиясендә, төп йортта яши. Бу улының ике баласы бар: Рамил һәм Гөлия.

Катнаш гаиләдә

Ришат белән Гөлнадия электричкада танышып, 1992 елда өйләнешкәннәр. Булачак киленнең Казандагы мәктәпләрнең берсендә повар булып эшләгән чагы була. Ә Ришат үзе – авылда тракторда. 24 ел буе тракторчы булган Ришат, ДТлар бетерелгәч, 10 ел фермада совхоз терлеген көткән...

Катнаш гаилә булгангадыр инде, балалары – аерым диннәрдә. Уллары Рамилне чумылдырганнар. Авылда чиркәү булмаса да, турыдан барганда 25 километр ераклыктагы Чепьядән поп килгән булган бер өйгә, Рамилне шунда алып барганнар. Ә кызлары Гөлиягә мулладан исем куштырганнар.

– Бәйрәмнәрнең татарныкын да, керәшеннекен дә үтибез, Пасхада йомырка буяп куям, конфет, печенье әзерлибез. Кергән бер балага бирәбез. Әнә, почмактагы тәре алдына да, “хәвеф-хәтәр булмасын”, дип, Пасхага пешергән ике кызыл йомырка куйдык. Берсе чатнаган, алай да алып ташламадык. Торсын, – дип йорт түренә таба күрсәтте Гөлнадия. – Качману суын малларга да эчерттек, ипи белән. Калганын банкага салып куйдык. “Исән-сау йөрсеннәр” дип, язгылыкта көтүгә чыкканда терлек өстенә сибеп чыгарабыз.

Ришат үзе төнге терлекче булып “Северный” авыл хуҗалыгы предприятиесендә эшли. Төнге терлекченең айлык хезмәт хакы – 6 мең сум. Ике кеше 600 баш мөгезле эре терлекне карыйлар. Ялсыз-нисез, айлар, еллар буе йөзләрчә башүгез бозауларны караган өчен бу артык аз түгелме соң?!

Әгәр дә үз хуҗалыкларында мал-туар тотмасалар, ничек яшәмәк кирәк?!

Хатынының аяклары авыртса да, ике сыер, бер баш тана, өч бозау асрыйлар. Алтышар баш сыерлы кешеләр дә бар авылда. Күпләп печән әзерләп куялар. Ул яктан, печәнлек җирләр җитәрлек. Мари ягының ташландык басулары печәнлеккә әйләнеп беткән. Тырыш сәрдәбашлылар җәй буе шунда печән чабалар. Аны төяп алып кайтырга Петровларның Т-25 (“Владимирец”) тракторлары бар, кабинасын ныклы калайдан Ришат үзе ясаган.

Авылда сөтнең 1 литрын 20 сум 50 тиеннән җыялар. Ике сыердан бер айга 10 мең 600 сумлык сөт саткан Гөлнадия.

Зарланмасалар да...

Маллар күп булгач, авылда көтү чыга. Аны чиратлап көтәләр. Көтүлек җирләргә кытлык юк. Мари басулары буш, җир эшкәртелмәгәч, аны агач-куак басып бетергән. Бер баш сыерга – бер көн көтәсе. Бер көтүче яллау көненә 800 сумга төшкән узган ел.

Фуражны, бер килосын – 9 сумнан, хезмәт хакы исәбенә бирәләр. Петровлар 11 капчык фураж алып кайтып куйганнар. Өчесенең пай җире өчен көз көне борчагы, солысы, арпасы бергә катыш 30 капчык ашлык биргәннәр. Аны үзләренең электр тегермәнендә тарттыралар. Йортлары янындагы бакчалары 2 сутыйлап кына, шунлыктан басудагы 10 сутый җирдә бәрәңге утырталар.

Гөлнадиянең аяклары тездән бөгелмәгәч, сыерларны савар өчен дә махсус аппарат алганнар. Ул үзе өйдә генә. Әнекиен карау, аш-су әзерләү, өй җыештыру – аның өстендә. 26 ел буе мәктәптә башта – повар, аннан техничка булып эшләгән Гөлнадия. Ныклыгы беткәч, 2018 елда эштән туктарга мәҗбүр булган. Көчкә атлап йөрүче хатынга ни өчен группа бирмәүләре генә аңлашылмый...

Петровлар үзләре һич тә зарланмыйлар. Гади авыл кешесенә хас булганча, баш иеп, ни кушсалар шуны эшләргә, күпме түләсәләр шуңа риза булып йөрергә күнеккәннәр инде.

Ә шулай да, авылларда йөргәндә кешесез ташландык өйләрне күргәч, йөрәкләр өшеп китә. Әгәр дә тиешле шартлар булса, кем генә китәр иде икән үз туган җиреннән?!

Дөрес, читтән караганда, авыллар үз көенә, тын гына яши бирә. Ә чынлыкта, авыл җирендә хәл итәсе мәсьәләләр җитәрлек. Аерым алганда, авылдагы эш кешесенә ни өчен минималь хезмәт хакы күләменнән дә азрак түләнергә тиеш? Төрле предприятие, чикләнгән җаваплылыктагы җәмгыять җитәкчеләре әллә нинди сылтаулар тапсалар да, илдәге законнар (шул исәптән хезмәт хакына түләүгә кагылышлылары да!) һәркем тарафыннан төгәл үтәлергә тиештер бит?! Шул ук сөт бәясен алсак та, шәһәр җирендә әле фермерлардан китерелгән сөтнең бер литрын, кимендә, 45 сумнан саталар. Кибет тулы ясалма “сөт”нең бәясе турында әйтмим дә инде?! Хезмәт хакы исәбенә акча урынына товар я башка нәрсә белән түләнгәндә дә, саранлык чигенә җиткән сакчыллыкның чамасын белергә кирәктер. Акча урынына бартер өстенлек иткән заманнар узды бит инде...

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: