Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Ничек яшисең, авыл?

Кече авылның зур тормышы - фоторепортаж

Үри авылы Балык Бистәсе районының Казаклар Чаллысы авыл җирлегенә керә. Бүгенге көндә биредә 15 хуҗалык кына.

Авыл йортларының барсына да ут, газ, су кертелгән. Әмма краннан агучы су эчәргә яраксыз. Шул сәбәпле, халык эчәргә суны я кибеттән, я тирә-юнь чишмәләрдән ташырга мәҗбүр. Бу елларда мәсьәләнең чишелешен табарга торалар.
1892 елда Үри авылында беренче чиркәү төзелә. Чиркәүгә Казан Изге Алла Анасы иконасы исеме бирелә. Аның настоятеле булып халкыбызның күренекле шагыйре,священник Яков Емельянов билгеләнә.

Үринең барлык хатын-кызлары дин белән бергә атлый. Уразаларны тоталар, иманнарны укып, дини бәйрәм келәүләрен уздыралар. “Дингә ир-атлар гына авыр тартыла”, - дип сөйләде Галина Иванова. Пенсиягә чыкканчы, ул Бирдебәк авылында кибетче булып эшли.

“Туганайлар” газетасын да яратып укыйбыз, диләр. Газетаның һәрбер санын алып, керәшен дөньясындагы яңалыклар белән танышып, кадерләп җыеп баралар икән. Үзләре яздырып кына калмый, Галина түти авылдашларын да газетага язылырга өнди. “Керәшен булып, керәшен газетасына язылмаган кешеләрне аңламыйбыз без”, – диләр алар.
Бүгенге көндә халык бергә җыйналу өчен чиркәү бердәнбер урын. Чөнки авылда бер генә социаль көнкүреш (мәктәп, клуб, медпункт, мәктәп, библиотека, кибет һ.б.) объеклары юк.

Үринең тагын бер проблемасы – ул күп авылларга да хас, таш юл булмавы. 2019 елда, ниһаять, халыкта өмет чаткылары уятып, авыл башына ком китереп өйгәннәр. “Быел, Алла боерса, таш юл булыр ахрысы”, - дип сөенеп сөйли Үри халкы.

Күңелен төшерми Үри халкы. Киләчәккә өметләнеп, күңелле яшиләр. Яңа елын, ябылган иске кибет бинасын чистартып, юып чыгарып, җыелышып шунда каршы-
лаганнар. Ел да авылда зурлап Тройсын бәйрәме уздыралар. Бу эшләрне Валерий Иванов һәм Юрий Гордеевлар башлап йөри.

Кечкенә авылның тормышы әле гөрләп тора. Инде еллар буе тилмерткән проблемалары да чишелеш юлына баскан бит. Кунакчыл Үри авылының бүгенге көне аяз. Керәшенлекләрен югалтмыйча, культурабызны саклап, алга атлыйлар алар.

Әлеге мәкаләне тулысы белән газетабызның №10 (398) саныннан укыгыз.
Игътибарыгызга Үри авылыннан фоторепортаж тәкъдим итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X