Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Ничек яшисең, авыл?

Кайтучысы булганда авыллар бетми ул

Теләче районындагы Тәмтене барып күрмәсәм, аны берничә елдан бетәчәк авыл- лар рәтенә куйган булыр идем. Юлыбыз шул якларга төшкәч, урамнарын, зират тирәләрен урап чыктык

Биек ярлары арасында инештәй генә булып агып яткан Тәмте (Нырсинка) елгасы авылны икегә бүлгән. Елганың ике ягында яшәүче халык бер-бер- сенең урамын “аръяк” дип йөртә. Олы юлдан килә-килешкә, елганы чыккач та, сулга, калкулыктагы урамга илтә торган юлга борылдык.

Табличкаларына “Ленин урамы” дип язып куелган төзек, җыйнак йортлар. Урамнан килүче хатынны күреп, янында тукталдык. Авылда кибетнең, медпунктның булу-булмавы белән кызыксындык. Берсе дә юк икән. Айдарга, Иске Карабаянга бер-­ике чакрым гына булса да, көнаралаш күрше авылга чыгып йөгерә алмыйсың бит инде. Аптырап калуыбызны күреп, үзен Евдокия дип таныштырган әңгәмәдәшебез сөтне төп нигездәге йортта яшәүче тутасы Ниналардан алуын, аларның кәҗә асрауларын әйтте. Ә ипине үзе сала икән. Евдокия Патасьевага 65 яшь, Казанда торган, тимер юлда проводница булып эшләгән. “Җиде ел элек ирем үлде. Аңа кадәр йортның нигезе генә салынган иде, төзеп бетердек. Өченче елын кышладым. Кызларым Ирина белән Татьяна кайтып йөриләр”, – дип сөйләп торды Евдокия.

Аның белән саубуллашкач, урамдагы төзек, матур йортларны карый-карый, арада аварга җиткән иске өйләр дә барлыгын күреп, юлыбызны дәвам иттек. Әллә ничә гаилә сыйдырышлы зур йорт төзелешен күреп, туктамыйча булдыра алмадык, биш бертуган төзи икән. Кукмарадагы металл савыт-саба заводында эшләүче Галина Сергеева бу нигезнең әнисе Александра яклап җырак әби-бабайлары Ульяна һәм Илья Князевларныкы икәнен әйтте. Бәхетләренә, сиксәнгә якынлашып килүче Шура түти исән-сау, Кукмарада, кызлары Галиналарда тора.

Галина шушы йортны салучы туганнары Татьяна, Валентина, Надежда һәм Виталийны исемләп санаганда, биш бертуганның татулыгы гаҗәпләндерде. Халыкның “брат братның көтү көткәненә рад” дигән әйтемен тормыш һәр адымда раслап торгач, гаҗәпләнерсең дә, ак көнләшү белән көнләшерсең дә. Алардан әллә ни ерак та түгел, каршы якта Елизавета Максимованың да йорты төзелеп бетеп килә. Ул үзе Казанда яши...

Тәмте зиратында да кеше аз түгел иде. Алдагы көнне генә авылдашлар җыелышып, өмә уздырганнар, каберләрне чистартып, зиратны тәртипкә китергәннәр. Аз булсалар да, тәмтелеләр эшкә дә оста, бердәм дә икән.

“Читтәге авылдашларның барысын да барлап, өмә көнен дини бәйрәмгә туры килмәслек итеп билгеләп, телефоннан шалтыратып, ватсаптан язып, зират чистартырга чакыру – минем өстә, – дип сөйләп торды Нина Капитонова. – Авылдагы һәйкәлне ачканда солдат боткасы пешердек. Аны әзерләп, халыкны сыйлауда Иске Карабаянда яшәүче Мария Степанова, Питрәчтә торучы Зоя Григорьева, Алабугадан кайткан Лидия Максимова (анысы – рәссам Илья Николаевичның хатыны) бик нык булыштылар”.

Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлары истәлегенә салынган һәйкәлне ачу тантанасында кыр кухнясында халыкны солдат боткасы белән сыйлаган Нина Капитонованың (фотода) өс-башы да аерылып тора иде. “Җырак әбием Начтадан калган күлмәк үлчәменә, фасонына карап, үзем тектем. Ә башымдагы түгәрәк җаулыкны 1910 елда туган Лариван Татыеның (Димитриева Татьяна Федоровна) яулык өлгесеннән күчереп ясадым. Яулыкның чигелеше – үзебезнең Тәмтенеке”, – диде Нина Николаевна өстендәге киемен күрсәтеп. Ул үзе Алабугада яши, Тәмтедәге төп йортка кайтып кына йөри. Керәшен калпагы кигән Ризәлә Максимованың баш киемен дә туганнары үзара Ак түти дип йөртүче шул Нина тегеп биргән. Яшел Үзән районы кызы Ризәлә Әпчиләргә килен булып төшкән. Ире Николай белән бергәләп, Артур һәм Альберт исемле ике ул үстергәннәр, Казаннан атна саен кайтып йөриләр.

Авылның олы яшьтәге түтиләреннән Мария Иванова (1939 елгы) кышкылыкта Татарстан урамында үзе генә торып калуының серен ачты: “Биш баламның бишесе дә чакырып тора. Бармыйм. Йортыбызны ирем Алексей белән бергә салдык. Ничек ташлап китәсең?!”.

Мария түти әйтүенчә, кышын Тәмтедә 6 йортның тәрәзәсендә генә ут яна. Ул өйләрне дә санап үтик: Мария Иванова, Николай Андреев, Гликерия Меньшова, Нина һәм Михаил Макаровлар, Евдокия Патасьева, Евдокия һәм Петр Макаровларныкы.

Иске Карабаянга йөреп эшләүче, язмышы туган авылына гомергә бәйләнгән Петр Макаров умарта да тота икән. Бал аерткач, күчтәнәч итеп, Тәмтедә яшәүчеләргә бал өләшеп чыгу да Макаровлар гадәтенә кергән.

Казанда яшәүче Григорий Максимов тәмтелеләрнең бердәмлеген телгә алды: “Ел саен август аенда авыл көне уздырабыз. Иң азаккы бәйрәм, 21 июльдә Казанский бездә була. Тәмте халкы бер гаиләдәй ул – эштә дә, бәйрәмдә дә бергә”. Казанскийны башлап оештырып йөрүчеләрнең берсе – Мария Иванованың Алабугада торучы улы Николай Алексеевич. Аның тырышлыгы һәм авылдашларның бердәмлеге белән, ул бәйрәм ерак-ераклардан да кунакларны үзенә җыя.

Авыл бәләкәй булса да, яңа йорт җиткезүчеләр дә бар. Шуларның берсе – елга яры буенда ук матур итеп йорт төзеп куйган Илья Максимов. Ул да, уены-чыны белән: “Пенсиягә чыккач, шушында кайтып яшәргә уйлыйбыз. Хатыным әле сыер асрарга да җыена”, – дип әйтеп куйды. Лидия һәм Илья Максимовлар урамындагы яңа йортларның берсен – Казан керәшен оешмасы җитәкчесе Светлана Борисованыкы, ә икенчесен аның тутасы Аннаныкы, диделәр. Яңа йортлар калка икән, димәк, керәшен авылы Тәмте җир йөзеннән югалмаячак, яшиячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев