Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Ничек яшисең, авыл?

Игәнәле Наратастында авыл җанлы кешләр яши

Каз өмәләре, кышкы аклыкка төренгән матур табигате белән, авыл кышка кереп бара.

Район үзәге Сарманнан сигез чакрымлап кына ераклыкта, наратлар шаулап утырган тау астыннан аккан Игәнә елгасына сыенып утыра Наратасты. Яхшыны һәм яманны, ясалмалыкны һәм гадилекне үз тормыш үлчәвеннән чыгып билгеләүче төрле холыклы бу авыл кешеләрен өч мөһим нәрсә берләштерә: Наратастын ярату, эшчәнлек, һәркемгә туганнарча мөнәсәбәт.

Тормыш җаен белеп

“Наратасты авылында 36 хуҗалык булып, рәсми теркәлеп яшәүчеләр – 71 кеше. Быел ул авылда кеше башыннан 300 сум үзара салым акчасы җыелды. Шул акчага дәүләт ярдәме дә өстәлгәч, урам баганаларындагы электр лампалары светодиодныйга алмаштырылып, таймер көйләнде”, – дип сөйләде Чукмарлы авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлия Афанасьева.

Моннан бер гасыр элгәре, төгәлрәге 1903 елда бу авылда 606 кеше яшәгәнен хәзер күз алдына китерүе дә авыр. Башка авыллардан аермалы буларак, биредә халык һәр чорда да чагыштырмача иркен яшәгән. Хуҗалык саен диярлек мунча, мал-туар булган. Аның үз сәбәпләре бар. Мәсәлән, Наполеон сугышында әсир калган француз авыл янәшәсендә диярлек килеп урнашкач, Наратасты кешеләре 40 дисәтинә җире (һәм шуның кадәр үк урман) булган шул Брюгерга ялланып эшләгән. XIX гасыр азагында сәүдәгәр Стахеевның Петровка аракы заводы төзүе дә җир кешесе файдасына булган – үстергән арышын, бәрәңгесен тапшырып, акча алган. Шул заманнардан ук тормыш җаен белгән тырыш кешеләр яшәгән бу авылда. Заманалар үзгәргән совет системасында да аерылып торган Наратасты – тирә-якта үз механизаторлары белән дан тоткан. Өч авылны берләштергән “Чулпан” колхозының барлык шоферлары, тракторчылары диярлек шушы Наратасты керәшеннәре булган. Әле алай гына да түгел, СПТУның Чукмарлыдагы филиалында тракторчылар, шофер һәм комбайнчыларны әзерләүче мастер да Наратасты кешесе Демьян Васильев булган. 

Әтиләре, бабайлары һөнәрен ир балалар да үз итеп, бу Наратастының матур гадәтенә әйләнгән. Дөрес, элек авыл ир-егетләре колхоз техникасын йөртсә, хәзер һәрберсенең диярлек үз “КамАЗ”ы бар. Шуңа күрә авылдагы һәр капка төбендә зур-зур йөк машиналары торганга гаҗәпләнүче юк. Августның 21еннән башлап әле хәзерге көндә дә Михаил Карпов, Валентин Тихонов, Денис һәм Тимур Карповлар, Алексей һәм Борис Васильевлар үзләренең “КамАЗ”машиналарында Сарман һәм башка район авылларыннан Зәй шикәр заводына чөгендер ташыйлар.

Авылдашларын кайгыртып

“Наратасты һәм аның кешеләренә кагылышлы нинди генә мәсьәлә булса да, Галина Карповага мөрәҗәгать итәбез. Ул – Наратасты округы буенча Чукмарлы  авыл җирлеге депутаты. Үз чиратында, авылда су булмаса да, ут булмаса да ул хәбәр итә. Гражданнар җыены, бәйрәмнәр оештыруда да башлап йөри. Үзе индивидуаль эшмәкәр – Чукмарлыда һәм Наратастында кибет тота”,– дип Галина Алексеевнаны мактады әңгәмәдәшем Гөлия Афанасьева.

Үзара салымнан тыш та, үзләре акча җыеп, туң җирне казу өчен, зиратка “бур” җайланмасы алганнарын да ишеттем. Авыл халкы чүп-чарны, элекке шикелле, теләсә кая чыгарып ыргытмый. Атнага бер мәртәбә Сарманнан махсус машина килеп, җыеп алып китә.

Бинасы бик нык искергән булса да, медпункт та бар. Медсестра Гөлия Ганиева 4 чакрым ераклыктагы Чукмарлыдан килеп, халыкка медицина ярдәме күрсәтә. Авыл бәләкәй генә булса да, халкы туганнарча бердәм дә, эшчән дә. Берәрсендә өмә булса, булышырга бар кеше җыела. Быел да көзге кырпак төшүгә, каз өмәләре башланган.

Авыл депутаты Галина Карпованың ире Михаил да тирә-якта техника серен белүче оста булып танылган. Йөк машиналарын да, җиңел автомобильләрне дә ремонтлый. Үзләренең дә “КамАЗ”лары, авыл җирендә кирәкле башка техникалары җитәрлек. Кем нинди генә йомыш белән килсә дә, беркемне дә буш кул белән бормый. Бу гадәт биредәге һәркемгә хас.Төп нигездә Михаилның әнисе, Татьяна Ильинична белән бергә торалар. Йортларына керсәң, исең китеп йөри аларның – февраль суыкларында да кышкы бакчаларында купшы гөлләр, чәчәкләр күз явын алып утыра. Лабиринтны хәтерләткән өйләренә мунча тоташкан, тирән бассейнда – күз яшедәй чиста су... “Безнең Галина барысына да өлгерә”, – дип киленен мактап утыручы Татый кодагый үзе дә гомер буе уңганлыгы белән дан тоткан. Төп йорттагы өлкәннәр янында башта уллары Федяның гаиләсе яшәгән, алар башка чыккач, Михаил белән Галина кайтканнар. Ике буын янына өченчесе дә сыйган – 2009 елда хатыны Энҗене алып, Чаллыдан оныгы Вадим кайтып төшкән.

Яшь гаиләнең үз йорты

Олы бием Татый белән яшь бианай Галина татар киленне үз кызларыдай күреп каршылыйлар. Вадимның сеңелләре Татьяна белән Светлана да аны дус итә. Берничә айдан матчага бишек эленә – нәни Алеша өйдәге бар кешене магниттай үзенә тарта. Аңа бер яшь чагында сеңелесе Алина дөньяга килә. Яшь гаилә ишәйгәч, бергәләп киңәшләшәләр дә, йорт җиткезергә булалар. Галина һәм Михаил Карповлар, үз авылларының киләчәген уйлап, бердәнбер уллары Вадимга яңа нигезне шушында корырга ниятлиләр. Михаил белән Галина тырышлыгы, туганнар ярдәмендә төзелгән йортта яңа 2013 елны барысы бергә каршы алалар. Чаллыда яшәгәндә медицина тарамагында эшләгән Энҗе үзләреннән 10 чакрым ераклыктагы Петровкадагы балалар бакчасына медсестра булып эшкә урнаша.

“Улыбыз Алеша Петровка мәктәбендә – 6нчы, Алина 5нче класста укый. Авылдан мәктәп автобусы килеп алып китә, китереп куя. Көнем эштә үткәч, эре мал тотып булмый, тавыклар гына асрыйбыз... Җәй көне йорт каршымдагы бакчада чәчәкләр үстерергә яратам. Әмма әни шикелле үк түгел инде, ул бакчасында әллә нинди ят гөлләр үстерә. Ничек барысына да җитешәдер дип, сокланам, – ди Балтач ягы кызы Энҗе. – Бездә бәйрәмнәр дә уртак. Уразада гает коймагы пешереп ашка чакырам. Бөтенесе дә керә. Пасхада күкәй манып, бала-чага керүгә конфет әзерләп куям. Алеша белән Алинаны да иртүк уятып чыгарып җибәрәм. Покрауга бу юлы да үз бакчабызда үскән кәбестә, кишер пироглары пешердем”.

Гаилә башлыгы Вадимның да, әтисе Михаил кебек үк, кулыннан килмәгән эше юк. Техника ремонтларга да, хуҗалык эшләренә дә оста. Яшь кенә булса да, ачык йөзе, ярдәмчел буулы белән, Вадим күрше-тирәнең ихтирамына ия. Бүгенге көндә үзенең “КамАЗ”машинасында йөк ташый.

Яшәргә була

Крестьян-фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе Юрий Кузнецовның чама белән 100 гектарлап җире бар. Барлык техника, шул исәптән, комбайннары да үзләренеке. Быел чәчүлек орлыкны яңарткач, уңыш мул чыккан. Арпаның килосын – 10, бодайны 12 сумнан сатканнар. Юрий күбесенчә үзе генә эшләсә дә, хатыны Венераның Түбән Чыршылыдагы туганнары булыша. Аның энесе Валерий Кузьминның уллары Вадим белән Максим язгы чәчүгә дә, көзге урып-җыюга да килгәннәр. Быел да көздән үк басуны сөреп, әзерләп куйганнар. “Саламны кеше яллап түкләттердек, тирә-яктагылар сатып алды. Үзебезгә дә кирәк, ике сыер асрыйбыз. 2шәр меңнән дәүләт тә субсидия бирә. Сауган сөт, аерткан каймак җәй көне авыл кешесенә җитеп бара. Ике үгез суйган идек, итен авылдагылар алып бетерде. Быел ике бозау асрыйбыз, – дип сөйләде Венера. 33 ел бергә яшәгән биеме Аудатый түтине мәңгелеккә озатканнарын да әйтте. – Фермада кышкы салкында да бутый белән йөреп аякларына салкын тигезеп бетергән. Яздан бирле чирләде. Үзе йөри алмагач, больницада да бергә яттык. Инде өчен уздырдык. Ансыз, өйдә ямансу”.

Авыл халкы эре мал тотмагач, сөтне Венера белән Рәмзиядән алалар. Рәмзия – Федор Карповның хатыны, алар да сыер асрыйлар. Ире үз “КамАЗ”ында Себер ягына йөк ташый. Яннарында торучы уллары Денис әле яңарак кына Чаллы шәһәрендә бер бүлмәле квартир алып куйган. Анысының да үз “КамАЗ”ы бар. Сарманда үз коттеджларында яшәүче Тимур белән киленнәре Илгизә дә авылга еш кайта. Ул уллары да ике “КамАЗ”алган.

Өмә турында сүз чыккач, “21 үрдәк үстердек. Туганнарны чакырып, бу шимбәдә үрдәк өмәсе уздырырга җыенабыз. Өч кышлау үгезебез дә бар”, – дип әйтеп торды Рәмзия.

Өмәләр дигәннән, берничә ел дәвамында Ирина һәм Алексей Лабашовлар меңнәрчә каз асрап, ай буе өмә оештырдылар. “Ул кадәр күп булмаса да, быел да үзебез үстереп, 35 үрдәк суйдык. Өмәгә 86 яшьлек әни дә (Татьяна Карпова – ред.) килде.  Кулга да тидерми, туган-тумача алып бетерде. Әле тагын өмә ясарга уйлыйбыз. 50 казыбыз бар. Үрдәк йонын йолкыйбыз да ташлыйбыз, ә каз мамыгыннан мендәр ясарга җыенып торам,– дип сөйләүче Иринаның уңганлыгына күрше-тирә электән үк соклана иде. – Алексей, вахта методы белән, Москва-Пекин юлы төзелешендә эшли. Ул айның ун гына көнен өйдә торгач, җирне арендага бирергә туры килде”. Ирина белән Алексейның төпчек кызлары Милана Петровка мәктәбендә укый, олы кызлары, Мәскәү институтында эколог белгечлеге алган Оля башкалада эшли, уртанчы кызлары Валя – Чаллыдагы институтның соңгы курсында.

Кыш җитүгә, кыр казларыдай тезелешеп, “дачник”лары шәһәргә китсә дә, Наратасты аны сизми дә – чөнки тамырлары җиргә береккән ныклы ир-егетләр, уңган хатын-кызлар авыл җанын саклап, киләчәк көннәргә яңадан-яңа өметләр, планнар белән яши.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев