Туганайлар

Эштә үткән җегәрле җәш чакларын сагынып...

Сентябрьнең коеп яуган салкын яңгыры астында Питрәч ягындагы Янсуар авылының үзебезгә кирәкле йортын көчкә эзләп таптык. Анна түти Кутузова өйрәткән “түбәсе ябулы бизәкле олы капка, яшел гараж”лы йорт каршына килеп туктаганда яңгыр тагын да көчәя төшкән иде. Әмма Анна түтинең үзе шикелле якты өенә килеп кергәч, көннең көйсезлеге онытылды. Алдагы һәм арттагы өй почмакларында – күз явын алырдай чигешле тәре алъяпкычлары, эреле-ваклы гөлләр, стена тулы фотокарточкалар...

Заманасына күрә – йоласы

Анна түти үзе авылның халык арасында Нырсуар дип йөртелгән чуваш очы кызы. Ә хәзер яши торган казак очы элек Янсуар дип аталган. “Нырсы суы чуваш ягыннан килгәнгә Нырсуар дип әйткәннәрдер. Авылның ике очы ике колхоз иде”, – дип сөйләде кияүгә чыккан 19 яшеннән алып 40 ел буе колхозда сыер сауган Анна түти.

Нәнәенә ике кыз булган алар – үзеннән 7 яшькә олырак Мария түтие һәм сугыш чыккан 1941 елның 4 августында туган Анна. Әтисе Борис Гордеев сугыштан кайткач ике генә ел яшәгән. Үзе әйткәнчә, нәнәе Ксения “Гагарин космоска очкан көнне, 54 яшендә” үлгән. “Кар бетүгә, яланаяк черегән бәрәңге җыярга йөрдек. Чебекиләп, ярылып беткән аяк йөзен карт әби биргән солидол белән майлый идек. Табан аслары ничек чыдагандыр?! Өй терлеген асрарга кирәк. Кукуруз арасыннан алабута урдык. Колхоз печәнен теткәләү һәм җыю, ригада ашлык суктыру, бозау карау – барысын да эшләдек”, – дип искә төшереп утырды Анна түти.

Мәктәптә ун класс тәмамлаган Анна Янсуарда калган һәм озак та үтми авылдашы Илья Кутузовка кияүгә чыккан. “Ул заманда нинди туй итүләр, балдак алулар?! Илҗә килде, бераз утырды да, үзләренә алып китте”, дип гади генә итеп әйтсә дә, заманына күрә йоласы да үтәлгән. Каенана йортына китүче кызына нәнәе чүәк, галуш, кара жикет һәм затлы бирнәлек саналган ике башлы чүпләмле алача бистәр биргән. Карт әбисе Мәтри бистәрләрне киндердән суккан. Тәре алъяпкычын һәм тагын бер бистәрне Анна үзе, борчак чүпләме белән нәфис итеп чигеп, алдан ук әзерләп куйган. Ак җирлеккә үзе кояштай сап-сары айбагыр чәчәкләре чиккән озын кашаганы, яшь килен алдагы өйгә (түр якка) элгән.

Килен булып төшүгә үк, каенанасы Даруш сөйләштереп, ситса биргән. Сөйләштерү дигәннәре гади генә сүзләрдән торса да, чит кеше өе тупсасын беренче атлап кергән яшь кыз өчен бер дә җиңел булмагандыр. “Моннан ары мине “әни” дип әйтерсең. Тату булып, әйбәт җәшәгез. Кеше көлдермәгез”, – дип өйрәтүче каенанага “ярар” дип әйтүдән уза аламы кыз бала?! Иренең туганы булган дәдәе дә, үз чиратында, сөйләштереп, Аннага күлмәклек ситса тоттырган. Нәнәе, йола кушканча, ул ситсалардан Аннага “өстерәп җөрерлек” озын керәшен күлмәкләре тегеп биргән. Шул күлмәкне киеп, муенына әнисе биргән тамаксаны бәйләп йөргән баштагы вакытта яшь килен.

Тамакса вакыйгасы

Анна түти кадерләп саклый торган ул тамакса җырак әбисеннән үк калган. Әмма аның инде җиде талир тәңкәсе юк.

Тамакса тәңкәләренең юкка чыгу вакыйгасына килгәндә, ул гади генә. Гаиләдә өченче бала булган Анатолий кечкенә чакта авыл янындагы басуга ашлама сиптерә торган “кукурузник” самолеты төшкән. Малайлар барысы да самолет тирәсендә уралганнар. Ашлама сиптерә торган самолетта килгән кеше: “Тәңкә бирсәгез, самолетка утыртып очыртам”, – дип малайларны кызыктырган. Толик, беркем күрмәгәндә, әнисенең тамаксасыннан иң эре, иң авыр тәңкәләрне кисеп алган.

Авыл өстеннән самолетта очып әйләнүче малайлар арасында Толик шикелле башлылары аз булмагандыр. Бала-чага борынгы көмеш тәңкәләрнең чын бәясен каян белсен соң?! Анна түти тамаксасында калган эре көмеш тәңкәләрнең 1818, 1839 елларда сугылганын исәпкә алсак, самолеттан ашлама сиптерүче хәйләкәр бәндәнең кесәсе шактый калынайгандыр...

40 ел сыер сауган

Кияүгә чыккач та колхозда савымчы булып эшли башлаган Анна. “Ферма бик җырак, җәйгелектә көнгә – өч, кыш көне ике тапкыр сыер саварга төшәргә кирәк. Унбишәр сыерны кул белән саудык. Капчык-капчык он алып керәбез, суга он болгатып, апара бирәбез. Дәү капчыклар белән ташып, вак бәрәңге таратабыз. Саламга кайнар су салып, арыш оны бутап, башак әзерлибез. Терлек астындагы тиресне жолобларга тартып төшерәбез. Кыш көне ул бозланып ката. Күрмәгәннәр калмады”, – дип сөйләгәнен хәзерге заман яшьләренә әйтсәң, ышанмаслар. Иртәнге дүрттән торып чыгып киткән сыер савучылар соңгы эшләрен кичке тугызда гына бетереп өйләренә кайталар. Сүз дә юк, авыр заман! Анна түти үзе дә: “Хәзер бик рәхәт. Бу рәхәтлекне каян табарга кирәк, – ди һәм шуның артыннан ук өстәп тә куя. – Барыбер, эшләгән чак рәхәтрәк булган. Җәш, җегәрле чаклар”.

Ферма эшеннән кайтып кермәгән Анна әнекие Даруш белән 30 ел бер түбә астында яшәгән. Үз нәнәе Ксения дә, ире үлгәч, каенанасы Мәтри белән калган. Мәтри әби кебек үк, Даруш түти дә килен тәрбиясендә туксанга җиткән. Көче барда улы Илҗәнең балаларын карап, кайтуларына ашарга әзерләп торган. “Балаларга тишек җон носки да кигезмәде, сарык йоныннан җеп эрләде, бәйләде. Бер дә тик тормады”, – дип искә ала Анна түти моннан уналты ел элек вафат булган каенанасын. Анасыннан берничә ай алдан гына үлгән ире Илҗәнең дә кулы эшкә ятып торган.

33 ел элек өйләре янгач, ире Илҗә туып-үскән шушы йортны туган тиешле кешедән 4 меңгә сатып алганнар. Ул вакытта, кемдер үчләшеп, күрше йортка ут төрткән. Ялкын телләре Анна түтиләр өенә күчеп өлгергәнче, абзардагы терлекне урамга чыгарып, өйдәге әйберләрне тышка ташыйлар. “Почмактагы тәреләр – шушы йортныкы. Тәрәзәләрне алмаштырдык, ә черегән бусагаларына Илҗә сумала эретеп салды, өстеннән акбүз белән ябыштырып куйды. Буядык. Йорт почмаклары да черегән иде, Илҗә җаен тапты – бүрәнәләрне бораулап тишеп, аларга да сумала агызды, – дип бергә чакларын сагынып сөйләде Анна түти. – Безнең гомергә җитә дигән иде, дөрес булды. Кышны да шушында чыгам. Балалар чакырып торсалар да үз өемдә рәхәтләнеп яшим”.

Дүрт шатлыгы, бер хәсрәте

Илҗә дәдәй белән Анна түти биш бала үстергәннәр. Олы уллары, 1965 елгы Николай – Казан шәһәрендә торак-коммуналь хуҗалык тармагында җитәкче вазифасында. Аның хатыны Люба да шушы Янсуар кызы. Николайдан ике яшь кечесе Нина да башкалада, ул хезмәт елларын сәүдә тармагына багышлаган. Анатолий Питрәчнең үзендә яши, Казанга йөреп эшли. Аның хатыны Гуля да, әнисе яклап, үз авыллары кызы. Алдагы өйнең тәре почмагында Гуля килен булып төшкәндә алып килгән тәре алъяпкычлары эленеп тора. Төпчекләре Надежда да Питрәчтә тора, балалар бакчасында эшли. Аның ире Илья Дмитриев – Түбән авыл керәшене.

Анна түтинең бакчасында сортлы груша агачына кадәр үсә. Помидорлары сабагында кызарып утыра. “Бакчаны кызым Нинаның ире Рамил карый, җиләк-җимеш агачларын да ул утыртты”, – дип әйтте Анна түти.

Август башында сиксән яшен тутырган Анна түтинең юбилеена да барлык балалары, килен-кияүләре, оныклары, кода-кодагыйлары җыелышып кайтып, олы бәйрәм ясаганнар.

“Кодабыз Рабит Батулла да, Рузилә кодагый да кайттылар. Николайның олы кызы Алена Рабитның улы Нурбәктә кияүдә. Туран белән Ирхан исемле ике ул үстерәләр. Рабитны да, аның улын да Ходай сөеп биргән инде безгә, татар кешесе дип тә әйтерлек түгел, гел үз керәшенебез күк тоелалар”, – ди Анна түти.

Йорт-җирдәге барлык эшне кайтып эшләүче дүрт баласы дүрт шатлыгы булган Анна түтинең йөрәгендә мәңге бетмәс хәсрәт тә ята. Ул – унсигез яшендә гомере фаҗигале өзелгән кызы Мариянең хәсрәте. Хәзер яши торган өйләренә күченеп, аны буяганда Марияне ток суга. “Үлгәненә 31 ел. Баштагы вакытта төшемдә бер күргән идем. И-и, кызым, нишләп болайлар булдың, дип өзгәләнеп сорадым. Ә ул “белмим” дигәндәй, иңбашларын гына сикертте. Бер сүз дә дәшмәде”, – дип уфтана Анна түти.

Тәрәзә артында шыбырдаган яңгырга карап, байтак вакыт эндәшмичә утырды ул. Беркемгә дә бала кайгысы, бала хәсрәте күрсәтмәсен шул.

Гомер буе каенана белән яшәгән, әнекие көенә генә торган, соңгы юлына да аны үзе озаткан Анна түти гаилә бөтенлеге серен гади генә аңлатты: “Түзгән түл җыйган, сабыр булырга кирәк. Җәшләр хәзер түзми”. Казанга кайтышлый, юл буе Анна түтинең кайчандыр үз нәнәеннән откан җыруы озатып барды:

Актай мунчаларга кемнәр җаккан,

Һаваларга оча аның очкыны,

Һаваларга оча аның очкыны.

Сез туганнарымнан әле аерылгач,

Айдан артык булыр инде өч көне

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: