Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Ничек яшисең, авыл?

Ат җанлы Григорий

Зәй районының Югары Баграж авылында яшәүче Короновлар 80 баш ат асрый

Короновларның крестьянфермерлык хуҗалык җитәкчесе – уллары Петр Коронов. Петр үзе чаңгычы, Татарстан җыелма командасы спортчылары тренеры, төп эш урыны – Әлмәттә. Шуңа күрә хуҗалыктагы малларны, башлыйча, әтисе Григорий карый.

Короновларның ат асрый башлауларына быел көз биш ел була. Ул вакытта уллары Петр Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аша махсус грант откан, аларга биш ел вакытка дәүләттән 1 миллион 425 мең сум акча бирелгән. Әлбәттә, тиешле бизнес-план төзеп, ат асрарлык шартлар булуын раслаганнан соң. Агрофирмадан үз авылларындагы ике сыер торагын сатып алып, шуларны ремонтлаганнар. Атлардан башка әле, хуҗалык кирәк-ярагы өчен ун баш үгез асрыйлар.

Үзләренең 30 гектар җирләре янына, узган ел 120 мең сумга әле тагын ике пай җире алганнар. Орлыкның килосын 180 сумнан сатып алып, басуларының 25 гектарында люцерна үстергәннәр. Беренче ел гына булгангамы, люцерна әйбәт үскән. Башкалар бер мәртәбә генә чапканда, алар ике кат чабып алганнар. Тирәяктагы ташландык басуларның бер 30 гектарыннан алабута чабып, аны пресслап куйган. “Зәй элеваторыннан отход бирделәр. Аларга ничек рәхмәт әйтмисең инде?! – дип сөйләде Григорий Коронов. – Җәйгелектә атларны болынга чыгарганлыктан, сезонлы эшче итеп, ике көтүче алабыз. Ашату, киендерү – үзебездән. Хезмәтләренә түләү буларак, колын бирәбез. Берсе таң атуга, сәгать 3ләрдә чыгып китә, ә икенчесе көндезге 12дә китеп, кичке 9га кадәр көтә. Көз көне ферма янында басып торган килеш чакырам. Тавышымны ишетеп, чабып кайтып җитәләр. Көтүчеләр “ник чакырасың” диләр иде. Атларда кеше акыллары бар шул”.

Хәзерге вакытта алар сиксән баш ат асрыйлар. Күбесе – җирле токым. Чабышкыларының саф инглиз токымыннан булган Лемонгор кушаматлысы Казан ипподромында тора. Айга 7500 сум акча түлиләр, солы, печән һәм башка азык та Короновларның үз исәпләренә алына. Бу атны өченче ел Ставропольдән 150 меңгә алып кайтканнар. 2021 елда Казан ипподромындагы чабышта финишка ул 4нче килгән (җайдагы – Чаллы кызы Марина Арканова, тренер буларак, аңа да Короновлар акча түли).

“Ат янына керсәң, тынычланып чыгасың. Алар да бала кебек, көнләшеп, берсе артыннан берсе яныңа килә, – дип сөйләүче Григорийның атлар яратуы әллә каян күренеп тора. – Чистай районыннан бер ат алып кайткан идем. Колынлады да айга бер көн тулмыйча үлде. Колыны калды. Хатын ул колын яныннан чыкмады, ипи белән сөт ашатып үстерде. Ике яшьлек чакта, Уфага ипподромдагы чабышка алып бардык. Рөстәм Сәетгәрәев чапты ул атта. Старт бокстан беренче чыгып китте, беренче килеп тә керде. Әмма үзен сатарга туры килде, Калмыкиягә ук алып киттеләр”.

Сарман районының Чукмарлы авылыннан да бер бәләкәй генә колын алып кайта Григорий. Көз көне бодай арасына кереп киткән колынның төсен өлгергән ашлыктан аергысыз була. Зәйдә дә, Сарманда да чабышта беренче килә ул ат. Аны сатып җибәрергә булалар. Йөк машинасы арбасына салалар. Үзенең ияләнгән җиреннән аерылганын сизгән ат, авыл урамын чыкканчы йөрәк өзгеч тавыш белән кешни...

Нишлисең, атларны сатмыйча да булмый инде. Калган атларны асрарга, хуҗалыкны алып барырга акчасы да кирәк. Ә шулай да, атлар гына түгел, мәктәптә биология укытучы хатыны Татьяна да, Григорий үзе дә асрый торган малкайларыннан бик авырлык белән генә аерылалар. Күпме вакытлар аларны сабый баладай кара, тәрбиялә дә, башкача ничек булсын соң?! Григорийның атлары, болынның сусыл печәнен ашап, хәтта, суның да чишмәдән килгәнен эчеп, иркенлектә үсәләр бит. Атларның чишмә суын эчүләре матур сүз генә түгел, чыннан да, Короновлар урман кырыендагы чишмәдән атлар фермасына кадәрге бер чакрым чамасы арада торба сузганнар. Су шул торба буйлап килә.

Әгәр дә тирә-як Сабантуйларындагы ат чабышларында алдан җилдерүче чабышкыны күрсәгез, белеп торыгыз, Югары Баграж чишмә суын эчеп үскән ат булыр ул...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев