Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Милләт хакына җан атып

Виталий Агапов: "Безгә рухи яктан нык булырга кирәк"

Татарстанның халык артисты Виталий Агапов Чаллы керәшен чиркәвендә төзелеш эшләре башлану турында сөйләде

- Мәдәни культурабызны саклау ул бер нәрсә, рухи яктан да нык булырга кирәк безгә. Тел дә, дин дә кирәк кешегә.
Безнең якларның булган егетләре туган авылларында иман йортлары да җиткерделәр. Менә Чаллы керәшен чиркәвенең эшләре дә бераз урыныннан кузгалды. Бу эшкә, берни белмәгән көе, тотына торган түгел. Чиркәү җиткерәбез, дип кенә чиркәү төзелми ул, прихожаннар белән генә дә булмый. Уңган җегетләрең, шалтыратып ярдәм сорарлык дусларың, киңәшчеләрең, керәшен җанлы керәшеннәрең булмаса, ул эшләр башкарылмый. Былтыр безнең чиркәүнең эше тукталган иде. Кемгәдер зуррак кирәк булды, кемгәдер бүтәне ошамады... Ә ул зурны кем җиткерер соң? Җиткерсәң дә, анда кем йөрер? Мәчетләр күп салынды, ләкин алар да буш тора бит бүген. Керәшен авылларында да чиркәүләргә ишелеп йөрмиләр. Шулай дип, аңлаша торгач, элеккеге проектына кайтып калдылар: җыйнак кына, матур гына иман йорты. Үзем дә башлап ярдәм иттем. Менә хәзер эш башланса, бүтәннәр дә ярдәм кулы сузар, дип өметләнәм. Болар барысы да “Керәшеннәр җырыу әйтә” сериясеннән, ләкин монысы инде иман әйтү...

Дәвамы бар. Бу хакта тулырак газетабызның 8 май №9 (397) саныннан укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев