Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Милләт хакына җан атып

Рух ныклыгы – бердәмлектә

Нәҗиб Асанбаевның “Керәшен сүзе” газетасында чыккан мәкаләсе

Фронттагы бер хәлне исемә төшердем. 1942 елның 5 декабрендә, каты яраланып, госпитальгә эләктем. Анда миннән: “Син нинди милләттән?” – дип сорадылар. Мин: “Керәшен”, - дип җавап бирдем. Санитар: “Андый милләт бармыни?” – дип гаҗәпләнде. Чынлап та, керәшеннәрнең Башкортстанның Бакалы районында бергә тупланып яшәве хатында бөтенесе дә белеп бетерми. Алар 9500 кеше исәпләнә, һәрьяклап сак бу халык хезмәт сөючән, горур, ышанычлы һәм намуслы. Кем дә булса бәлагә тарыса, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер.Табигый, мин керәшен булуым белән горурланам. Тәүге пьеса-комедиямне 1954 нче елда, Уфада Башкорт академия драма театрында куйдылар. Афишага зур хәрефләр белән авторның исеме Николай Асанбаев дип язылган. Ул чакта мин исемем аркасында аңлашылмаучылык килеп чыгар дип көтмәгән дә идем. Эш шунда: башкорт һәм татар тамашачылары театрга килмәде, башка телдән тәрҗемә ителгән дип уйлаганнар. Шул чакта бер төркем артистлар миңа Нәҗиб Асанбаев дигән псевдоним алырга киңәш итте. Бер төн эчендә белдерүләрне яңадан язып элделәр һәм халык комедиягә ябырылып килә башлады. Шул вакыттан алып бөтен әсәрләрем Нәҗиб Асанбаев исеме белән чыга. Әмма якташларым мине керәшеннәргә хыянәт итүче дип атап, нахакка гаепләү белән чыгыш ясады. Бу инде ул чордагы хәлләргә үзенчә бер каршы тору иде. Чөнки керәшеннәргә этнос буларак үсү мөмкинлеген бирмәделәр. Алга таба беркайчан да хыянәтче түгеллегемне һәм ул адымга бармаячагымны, керәшен булуым белән горурлануым хакында сабырлык белән аңлатырга туры килде. Алар мине гафу итте. Әйе, мин башкорт телендә язам, башкорт теле минем икенче туган телем һәм мин моның белән чын күңелдән горурланам.

Бөтенесен дә бер калыпка иңдерергә, тере адәм балаларын инкубатор чебешләренә әйдәндерергә ярамый. Табигать кануннарын көч кулланып үзгәртеп булмый. Кеше әнисенең карынында яралган вакыттан ук үз халкының, үз милләтенең вәкиле булыр өчен туа. Үз милләтенең баласы булу – табигатьтән бирелгән изге, кадерле тойгы. Бу – якыннарыңа, ата-анаңа, халкыңа, туган илеңә сөю хисе, гасырлар төбендәге ата-бабаларыбыз авазы ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев