Туганайлар

Җырчы Виталий Агапов: «Мин - керәшеннәр бароны»

"Интертат"та Татарстанның халык артисты Виталий Агапов белән интервью чыкты

«Аның концерты һәрвакыт төнге 11гә кадәр бара, бүген тәнәфесе булмаса ярар иде», — диеште гардеробта эшләүче апалар, Виталий Агаповның Чаллыдагы чираттагы концерты алдыннан. Тоташ дүрт сәгать буе концерт куярлык җырлары да, бетмәс энергиясе дә, тамашачысы да бар аның.

- Виталий Васильевич, сүзне тормыш юлыгыздан башлыйк әле. Укытучы һәм янгын сүндерүче белеме, җиһаз ясау сәләте булган егетне сәхнә тормышы үзенә ничек бөтереп алды?

- Бу хакта чыгышларымда һәрчак әйтәм. Минем бүген Татарстанның халык артисты, 300ләп җыр авторы булуым, 50гә якын яшь талантка татар сәхнәсенә чыгарга ярдәм итүем, башкаларга гына түгел, хәтта үземә дә гаҗәп. Беркайчан да артист һәм композитор булырга хыялланмаган, шул өлкәдә эшләмәгән, мәктәптә музыка дәресләре алмаган гади бер авыл баласының шушындый үрләргә менүе бер могҗиза түгелмени?!

Укытучы, янгын сүндерүче һөнәрләре, җиһазлар ясаучы булуым, әлбәттә, югалмадылар — тормышта нык ярдәм иттеләр. Ә инде сәхнәгә 35 яшьтә генә менүемнең сәбәбе бердер — язмышта шулай язылгандыр, Ходай шулай кушкандыр.

- Нәселегездә җырчылар бармы? Җырлау сәләте кемнән күчкән?

- Әни, такмакчы Мария, такмакларны күп белә һәм урынына җиткереп җырлый иде. Әти гармунчы һәм баянчы булган, тик кызганыч, аның уйнаганын ишетергә туры килмәде. Менә мичче Иван бабамның кул кубызында (скрипка) уйнавын тыңлау бәхете миңа насыйп булды. Барысыннан да бераз гына күчкәндер дип уйлыйм бу сәләтне. Гомумән әйткәндә, уртак малай мин.

- Виталий Васильевич, сез — танылган җырлар авторы. Музыкаль белеме булмаган композиторның көйләрен кәгазь битенә кем төшерә?

- Ноталарны бөтенләй танымыйм дип әйтмим, тик шулай да, җырларымны ноталарга язганым юк. Һәм аның кирәге дә ул кадәр үк түгел. Күңелеңдә моңнар тусын, иҗат чишмәң саекмасын — шунысы мөһим. Ә җырларны нотага төшерү — ул бер шарт кына. Хәзерге заман технологияләре, ресурслары андый мөмкинлекне тулысы белән бирә. Компьютерны яхшы белергә кирәк. Без бит барыбыз да укый-яза беләбез, тик аңа да карамастан, барыбыз да язучылар булып бетмәдек. Димәк, бу талант белән бәйле.

- Сез бүген ничә җыр авторы? Алга таба иҗатыгызда нинди яңалыклар көтелә?

- Бүген мин 300ләп җырның авторы, шуның 75е үземнең сүзләргә язылган. Җырлар туа тора, алдан иҗат иткәннәре, яңартылып, яшьләргә җиткерелә.

- Җырларыгызны кыйммәт сатасызмы?

- Җырларымны сатканым юк дип әйтмим, тик сатканнары күп түгел. Кайбер җырчыларның халыкка ишеттергән җырларны хокукый яктан дөрес итеп теркиселәре килә. Бу дөрес тә, шулай булырга тиеш. Җырчыларның, авторлардан аермалы буларак, ул җырлар белән акча эшләү мөмкинлеге бар.

- Элек балалар өчен матур җырлар иҗат итә идегез. Бүген бу юнәлештә эшлисезме?

- Үземнең иҗат җимешләрем арасында балалар өчен язылган җырлар шактый булуы белән чын күңелдән горурланам. Чөнки алар киләчәк буынны тәрбияләүдә, телне саклауда, моңны үзләштерүдә әһәмиятле урын алып торалар. Әлбәттә, балалар өчен бүген дә иҗат итәм. Соңгы арада нәниләр өчен язылган җырларымнан «Алфавиттагы хәрефләр», «Нәни кыз Гүзәл», «Ике дус», «Зуррак үсим әле», «Наша семья» дигәннәре.

- Виталий Васильевич, соңгы арада тавышыгызны үзгәрде дип санамыйсызмы? Җырчы кешегә тавышны ничек сакларга?

- Бу сорауга төгәл җавап бирә алмам, чөнки бу субъектив бәя бирү булачак. Тик шулай да бүген мин йомшаграк, тигезрәк, мәгънәлерәк җырлыйм кебек. Бу турыда халыктан сорарга кирәк. Халык әйтсә — хак әйтә.

Тавышны саклау турында табиблардан сорагыз, миннән түгел.

- «Моңлы Чаллы» җыр театрын сезнең тудырып үстергән балагыз дип әйтү дә ялгыш булмас. Күптән түгел театр үзенең юбилеен билгеләп үтте. 25 ел эчендә ул нинди үзгәрешләр кичерде?

- «Моңлы Чаллы» җыр театры — чыннан да, минем иҗат балам инде, минем тагын бер уңышлы проектым, уңышлы казанышым. Чөнки шушы 25 ел дәверендә 50гә якын яшь талант иясе «Моңлы Чаллы» аша татар сәхнәсенә юл тапты. Ул 1994 елда «Моңлы Чаллы» җыр студиясе булып ишетелсә, 10 елдан соң «Моңлы Чаллы» җыр театры булып яңгырый башлады. Тагын 10 елдан Виталий Агапов продюсерлык үзәгенә әйләнде.

- Яшьләргә сезнең белән эшләү кыйммәткә төшәме?

- Сез минем чыгымнар турында түгел, яшьләрнең чыгымнары турында сорыйсыздыр? Алай булса, алар бернинди чыгымнар да ясамыйлар.

- Сез яшьләргә сәхнәгә чыгарга бушлай ярдәм итәсез булып чыга?

- Әйе. Алай гына да түгел, соңгы елларда ул юнәлештә үземнән шактый гына чыгымнар тотылып, Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар, Ринас Әхмәтов, Айдар һәм Алмаз Юнысов кебек җырчыларга популярлашып китәргә ярдәм иттек.

«50 яшьтән дә яшь булмаган тугры тамашачым бар»

- Сезнең иҗат турыдан-туры керәшен фольклоры белән бәйле. Керәшен җырына нинди үзенчәлекләр хас? Аны бөтен җырчы да башкарып чыга аламы?

- Әлбәттә, керәшен җырларын бар җырчы да җырлый алмый. Аны җиренә җиткереп җырлар өчен, керәшен булып туарга, шул җырулар белән үсәргә, аның эчендә кайнарга, аны тоеп яшәргә кирәк. Хәтта керәшен булып туса да, мин әйткән чаралар үтәлмәсә, ул җырчы аларны җырлый алмаячак. Бу таләпләр башка халык җырларына да кагыла.

- Һәр концертыгызда җырланачак мәңгелек җырыгыз кайсы?

- Иҗат юлым башлануга сәбәпче булган «Эй, Сәвәләй, Сәвәләй» җыры. Шулай ук бу исемлеккә «Әнкәй гөле» һәм «Онытмагыз ялгыз әткәйләрне» җырларын кертер идем.

- Кайбер җырларыгызны кәеф-сафа корырга, эчеп алырга өндәүче җырлар дип санамыйсызмы?

- Юк, санамыйм. Сүз такмаклар турында барадыр дип уйлыйм. Бу турыда халыктан сорарга кирәк булыр сезгә, ул такмакларны мин язмаган, халык язган.

- Бүгенге эстрадага нинди бәя бирер идегез?

- Һәр заманның үз матурлыгы, яхшы бәя бирәм.

- Сәхнәдә эшләпә киеп җырлау үз идеягызмы?

- Халык тарафыннан киертелгән эшләпә ул. Халык тарафыннан бирелгән «керәшен бароны» дигән исемем белән горурланам.

- Виталий Васильевич, ничә эшләпәгез бар?

- Сигез эшләпәм бар. Шуларның киелә торганнары дүртәү. Алар Германиядән, Франциядән, Америкадан, Мәскәүдән кайтканнары.

- Сезнең тамашачыгыз кем?

- Төп тамашачым — моң, җырларга ярата торган гади халык. Минем белән бергә үскән, минем белән бергә олыгайган, 50 яшьтән дә яшь булмаган, 200 яшьтән карт булмаган кешеләр алар.

- Тормыш иптәшегез Галина ханым белән кайда таныштыгыз? Мәхәббәт уты ничек кабынды?

- Танышуыбыз дусларыбыз туенда булды. Мәхәббәт уты исә, җырчы Михаил Муромовның «Яблоки на снегу» җырына биегән вакытта кабынып китте. Озак уйлап тормадым, өч көн очрашып йөрүгә тәкъдим дә ясадым үзенә.

- Сезнең гаиләдә тавыш чыгамы? Чыкса, ни өчен?

- Безнең гаиләдә дә, сирәк булса да, савыт-саба шалтырамый тормый. Чөнки мәхәббәтнең бәясен шунда гына аңлыйсың.

- Сезнең гаиләдә акча кем кулында?

- Барыбыз кулында да, чөнки ул — бергә тапкан акча, синеке-минеке юк.

«Дүрт «лимун»лык машинада йөрим»

- Сез акча яратасызмы?

- Яратмаган кеше булса, аны миңа күрсәтерсез. Тырышып тапкан акча кадерле була, аны яратмыйча булмый. Җиңел килгән, урланган акчаның гына кадере булмый ул.

- Машинагыз кыйммәтлеме?

- Бәясе бардыр инде аның, зур бит. Дүрт «лимун» чамасы.

- Җиһаз ясау буенча бизнесыгыз ничек бара?

- Җиһаз ясау бизнес түгел инде хәзер, ә хобби, күңел өчен генә ясыйм.

- Авылдагы ташпулатыгызда бүген кем яши?

- «Ташпулат» 1997 елда ук салынды бит инде. Кышын беркем дә тормый, май аеннан алып сентябрьгә хәтле гаиләбез белән шунда яшибез.

- Коттеджыгызда нинди җиһазлар үз кулыгыз белән ясалган?

- Коттедж дип атамыйм аны, туган йортым. Зур да, бәләкәй дә түгел, ике катлы өй. Җиһазларны санаганым юк, бар инде.

- Шәһәр җирендә егетләр тәрбияләү кыен булдымы?

- Тәрбия ул кайда торуга карамый.

 - Улларыгызның сезнең юлдан, иҗат юлыннан китүләренә сез йогынты ясадыгызмы?

- Юк, берсен дә мәҗбүриләмәдем. Үз теләкләре белән сайладылар сәхнә өлкәсен, шунысы сөендерә.

- «Сезгә җырламыйча, кемгә җырлыйм, сездән җакын кемнәр бар», - дип җырлый керәшен халкы. Улларыгыз кәләш сайлаганда, аларга да карендәш кызлар сайларга кушачаксызмы?

- Юк, мәхәббәткә дин дә, милләт тә комачау итәргә тиеш түгел. Үзләре кемне сайлый, без шул кәләшне кабул итәргә әзер.

- Авылда сезне кем дип йөртәләр? Авыл халкы арасында авторитетыгыз зурмы?

- Төрлечә инде, исемнәргә бай мин. Классташлар, дуслар — Виталий, өлкәннәр — Виктор, рәсми рәвештә Виталий Васильевич дип. Слыш Бәчелей малае, Никанур Мария малае дигәннәре дә очрый. Авторитет турында әйтә алмыйм, халыктан сорарга кирәк.

- Балачакта кушаматыгыз бар идеме?

- Бабам мич чыгаручы булганга, Печник Биктере дип йөртәләр иде.

«Зарланмыйм, зарга зар җыела»

- Виталий Васильевич, баһадир егетләр үстереп, йорт салып кердегез, агач та утыртмый калмагансыздыр. Ир-атның төп өч бурычын үтәгәнсез, дип санарга була. Ә бүгенге көндә нинди максатлар белән яшисез?

- Шул шартларны бозмыйча, булганына шөкер итеп, куанып, матур итеп яшәргә. Тагын бер хыялым — оныкларны күрергә иде.

- Сез ничек ял итәсез?

- Бары тик авылда, миңа анда бик рәхәт. Чит җирләргә чыкканым да, йөргәнем дә, йөрергә теләгем дә юк.

- Сезнең төп тормыш принцибы нинди?

- Зарланма, зарга зар җыела! Үземнекен бирмим, кешенекенә тимим.

- Сезнең дошманнарыгыз бармы?

- Мин белгәннәре юк иде әле, ә менә көнчеләр булырга мөмкин.

- Ничек итеп ябыктыгыз?

- Бераз гына ашауны контрольгә куйдым.

- Сез хәзер ничә кг?

- 100 кг.

- Элек мине «ходячий шифоньер» дип йөрткәннәр, дип сөйлисез. Ул чакларда хатыныгыз йокларга урын тар дип зарланмадымы?

- Бер-берсен яраткан ир белән хатынга урын тарлыгы комачау итми.

- Тормышта сез нинди кеше?

- Тормышта сәхнәдәгедән нык аерылам дип уйламыйм, тик шулай да тормышның үз кануннары бар. Ул да булса, гаилә иминлеген, тынычлыгын саклау, аны тәэмин итү, балаларга тәрбия бирү. Шуңа күрә ул кануннарны истән чыгармыйча, шул юнәлештә яшәргә кирәк.

Виталий Агаповның концерты алдыннан төпчек улы Владиславны очраттым. Заманча киемле, прическасы модалы «сыпырылган» иде аның. Владислав та, әтисенең юлын дәвам итеп, Чаллы сәнгать көллиятендә белем ала, мөмкинлеге булганда, аның концертларында чыгыш ясый.

«Әтием бик хисле, кызыклы кеше. Кызганыч, без вакытыбызны бергә сирәк үткәрәбез. Ул даими гастрольләрдә, ә без — укуда», — диде ул.

Гөлназ Хәбибуллина, "Интертат"

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Яналыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 29 март 2020 - 10:31
    Без имени
    Бик ихлас, эчкерсез әңгәмә... Холкы да, күңеле дә җырлары кебек сокланырлык икән, дим. ..