Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Милләт хакына җан атып

Зоя Кириллова: "Керәшеннәрнең тел үзенчәлекләрен аерым тел дип билгеләү дөрес булмас"

Тел мәсьәләсе бүгенге көндә бик актуаль. Керәшеннең теле бармы? - дигән сорау белән филология фәннәре кандидаты, Казан федераль университетының гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты Зоя Кирилловага мөрәҗәгать иттек

— Минемчә, керәшеннәрнең тел үзенчәлекләрен аерым тел дип билгеләү дөрес булмас, чөнки без куллана торган сүз һәм формаларның зур күпчелеге татар әдәби теле яки диалектлары белән туры килә. Кызганыч, хәтта керәшен диалекты дигән төшенчә дә туры килеп бетми, керәшеннәрнең төрле территориягә таралып урнашуы, сөйләм үзенчәлекләре ягыннан бер-берсе арасында аермалар булу моңа мөмкинлек бирми. Шуңа күрә дә диалектологлар керәшен сөйләшләрен аерып, аларның өчесен – Казан арты, Түбән Кама һәм нагайбәкләрне – татар теленең урта диалектына, ә ике сөйләшне – Мәлки (Тау ягы яки Подберезье) һәм Чистай сөйләшләрен исә көнбатыш, ягъни мишәр диалектына кертеп карыйлар. Лексик һәм грамматик уртаклыклар аларны шул диалектлар эчендә карарга мөмкинлек биргән. Керәшеннәрнең кайбер төркемчәләре формалашуда чуваш, удмурт, мари һ.б. да катнашуы яки йогынты ясавы мәсьәләне тагын да катлауландыра.
Гомумән, дөньяда тел яки диалектларны төгәл билгеләү һаман да ахыргача хәл ителеп бетмәгән. Бер яктан караганда, бер-берсен бик яхшы аңлый торган телләр дә бар (мисал өчен, татар һәм башкорт телләре), шул ук вакытта бер үк тел эчендә үзара авыр аңлаша торган диалектлар яшәп килә (мәсәлән, итальян, немец, кытай һ.б. телләрнең диалектлары). Хәзерге вакытта кайбер галимнәр сүзләрнең туры килү дәрәҗәсен тикшерәләр һәм шуның нәтиҗәсендә аерым тел, диалект яки сөйләшләр билгеләнә. Сүзләрнең 89%тан артыгы туры килсә, аерым тел дип санау мөмкин булмый. Тел яки диалект буларак билгеләүдә шулай ук билгеле бер критерийлар да кулланыла.

Бу темага тулырак газетаның №10 (398) саныннан укыгыз.

Тагын укыгыз:

Отец Павел Павлов: "Телсез халык булалмый"


 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Без татар телендя сойляшсяк тя, барыбер кряшенняр булып калабыз. Америкалылар, Австралиялар, Яна Зеландиялар инглизча сойляшсяляр дя алар бит англичаннар тугел.