Туганайлар

Ерактан агып килгән елга

14 мартта Казан шәһәре керәшен җәмгыяте һәм "Бәрмәнчек" керәшен фольклор ансамбле Татарстан Республикасы Халыклар Дуслыгы йортында Татарстанның халык артисткасы Анастасия Васильеваның (Нәфисә Василова) 70 еллык юбилеена багышланган истәлек кичәсе уздыра.

Тормышта мең карап та сокланып туймастай күренешләр, мең кат дулкынландыра торган моңлы тавышлар була. Минем өчен аның берсе - ерактан агып килүче елга, икенчесе - халык җыруларын башкаручы халык җырчылары.
Тормыш катлаулылыгын, кешеләргә дөрес бәя бирү кыенлыгын Лев Толстой да агымсу белән чагыштырып караган бит.
Әйе, агым суның да тонык һәм болганчык чагы була. Яңгырлардан соң болганып китсә дә, саф, чиста бит ул агымсу! Кешеләр дә шулай. Язмыш ничек кенә сынамасын, Ходай кайгы-хәсрәтләрне никадәр генә өймәсен, кешенең тумыштан бирелгән сәләте, таланты югалмый.
Җыр-моң күгенә киек каз кебек күтәрелеп, анда кәккүк моңын яңгыраткан, тумыштан бирелгән талант иясе, Татарстанның халык артисты Нәфисә Василова - Анастасия Петровна Васильеваның үзенчәлекле тавышын халык бүген дә сагынып яши.
- Нәфисә, үзебезнең Начтук кайда югалды? - дип миннән күп кешеләрнең сораганы булды.
- Ни өчен аның җырларын радиодан яң-гыратмыйлар, телевизордан күрсәтмиләр? - бу сорауны, аның 2006 елда якты дөньяларны калдырып, мәңгелек йортына күчүен әйткәч, бирәләр.
Эчкән суы да кечкенә инеш кенә булган авылда туып-үскән кызга күңел-нең иң нечкә кылларын тибрәндерерлек шундый киң диапазонлы түбән тавыш (контральто) каян килгән соң? Тумыштанмы, әллә тормыштанмы? Анда да, ераклардан агып килгән елга кебек, төрле халәт, яңа төсләр, гасырдан-гасырга, буыннан буынга, әби-бабадан әти-әнигә, ата-анадан балаларга күчеп килгән борынгы моңнарыбыз бар бит. Кешегә сәләт табигатьтән, җыр сөюче халкыннан, аны дөньяга китерүче, гомер бирүче әти-әни геннарыннан килә.

Субашның моңсар баласы

Теләче районы Субаш авылында 1943 елны Эчтәп Питере белән Кәтернәсенең бишенче баласы булып дөньяга аваз сала ул. Илдә авыр чор - сугыш вакыты булса да, Питер дәдәй белән Кәтернә түтигә тагын бер кызларының тууы зур сөенеч була. Балага Начтук - Анастасия дип исем кушалар. Ходайдан озын гомерле итүен сорыйлар, бәхетле булуын телиләр, өметләр баглап, бишек җырулары сузалар. Ә Екатерина Васильеваның (әнисе) тавышы кош сайравыдай моңлы, олысын-кечесен сихерләп, үзенә тарта торган була. Шулай итеп, Начтук бишегендә үк керәшен җырулары астында йоклаган. "Начтукның теле дә җырлап ачылды, шуңадыр, бик моңлы бала булды", - дип әйтә торган булган Кәтернә түти.
Питер дәдәйгә төпчек кызын озак сөяргә насыйп булмый. Аны сугышка алалар. Өеннән яу кырына җырлап чыгып киткәннән соң, ул әйләнеп кайта алмый. Бары кайгылы хәбәр - яу кырында һәлак булды, дигән язу белән командирыннан хат кына килә. Биш баланы үстереп җиткерү, кеше итү йөге бер Кәтернә түти иңнәренә төшеп кала.
Начтук кечкенәдән урман, болыннарда йөрергә, инештә су керергә ярата. Урмандагы кошлар сайравы күңелен җилкетә, үзе дә сизмәстән, кошларга ияреп, моңлана башлый. Авылдагы инеш тә, кечке-нә булса да, балыкка бай, көмештәй саф сулы була. Шул суларның челтерәп агуы да аның тавышына үзенчәлек биргәндер.
Мәктәптә укый башлауга, укытучылар аның җырга әвәс икәнлеген сизеп алалар. Кечкенә булса да, тамашаларда җырлаталар. Аннан соң әнисе белән авыл клубындагы үзэшчән башкаручылар түгәрәгенә йөри башлый. Авылдашлары кызны һәрвакыт алкышларга күмәләр. "Бигрәк моңлы бала, җырчы булыр бу", - дип юрыйлар.
Бертуган тутасы Казанда эшкә урнашып, үзенә тору урыны алгач, кечкенә Начтукны да үз янына ала. Шуннан соң ул укуын Казан шәһәренең 13нче мәктәбендә дәвам итә. Анда да үзешчән сәнгать түгәрәкләренә йөри. Урта мәктәпне тәмамлагач, төзүчеләр әзерләүче училищеда укып, штукатур-буяучы булып эшкә урнаша. Кулына пумала тотып стеналарны бизәгәндә дә, зур көрәк белән, болгата-болгата, раствор изгәндә дә, җырлый-җырлый эшли ул. Ә бер көнне аңарга коридор стеналарын буярга кушалар. Шул вакытта аның күңелен Субаш халкы, бигрәк тә, әнисе яратып башкара торган җыру биләп ала. Ургылып тышка чыккан хискә бирелеп, җырлап җибәргәнен Начтук үзе дә сизми кала. Аның тавышы яңа төзелеп яткан йортка гына сыймыйча, урамга агыла башлый. Җырын тәмамлап, тирә-ягына караса, хезмәттәшләре эшләрен ташлап, аның җырлаганын тыңлый! Төзе-леш яныннан узганнарны да сихерләгән бу моң. Йорт янында да кешеләр җыелып өлгергән. Шул вакытта аңа бер хезмәттәше: "Настя, син әрәм булма, мондый талант белән зур сәхнәләргә менәргә тиешсең. Җырларга бар", - дип әйтә.
Бер көнне ул, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле җырчылар җыя, шуңа конкурс игълан итә, дигән белдерүгә тап була. Шушы кечкенә язу кыз күңеленә тынгы бирми башлый. Ул ансамбльне эзләп табып, конкурста катнаштыруларын сорап, гариза яза.

Ансамбльнең йөзек кашы

Анастасия Петровна Васильева турында язарга җыенгач, аны белгән, бергә эшләгән кешеләрне эзләп, күп вакыт сарыф иттем. Бертуганнары барысы да гүр иясе булганнар. Авылдашлары да аны аз хәтерли. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә бергә эшләгән дусларын, улын табып, алардан хатирәләрен яңартуларын сорадым.
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Марс Макаров:
- Мине 1963 елда, Казан музыка училищесын тәмамлагач, Мәдәният министрлыгы юлламасы белән Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә баянчы итеп эшкә җибәрделәр. 1965 елда ансамбльдә кадрларны яшәртү, яңа талантлар туплау максатыннан, эш урынына конкурс игълан иттеләр. Җырларга да, биергә дә теләк белдерүчеләр күп иде. Мин - жюри составында. Шунда Анастасия Васильева фамилиясе аталды. Аның борынгы җырларны оста итеп башкаруы, көчле, үзенчәлекле тавышы барыбызны да әсир итте. Тумыштан талант булуы күренеп тора. Барыбыз да бертавыштан: "Алабыз", - дип әйтеп куйдык. Әмма ахырда аның махсус музыкаль белеме юклыгы беленде. Ул елларда ансамбльдә халыктан килгән сәләтле җырчыларны нота буенча җырларга өйрәтүче, тавыш-ны көйләүче белгечләр бар иде. Әнә шулай үзлегеннән уку, өйрәнү шарты белән, аны эшкә алырга булдык. Начтук (без аны ансамбльдә шулай дип йөрттек), коллективка тиз кереп китте, хорда җырларга да өйрәнде. Мин аңа, карендәшем дә буларак, төрлечә ярдәм итәргә тырыштым.
Бер көнне минем янга килде дә: "Марс, радиодан еш кына сезнең баян өчен язган әсәрләрегезне бирәләр. Сезнең җырларыгыз бармы? Булса, мин башкарыр идем", - диде. Минем Хәсән Туфанның "Киек казлар" шигыренә язган җырым бар иде. Аны Әлфия Авзалова, Эмиль Җәләлетдинов кебек танылган җырчыларга күрсәтеп караган идем. Барысы да: "Булмас", - кына диделәр. Менә шул җырны мин Начтукка бирдем. Ул аны өйрәнә башлады. Соңыннан җыр нәкъ аның өчен, аның тавышына туры китереп язылган кебек килеп чыкты.
- Моны радиога яздырырга кирәк, - дидем мин аңа.
- Мине кем яздырсын анда? - дип, башын гына чайкап куйды Начтук.
Радио белән үзем сөйләштем. Без студиягә бардык. Екатерина Соколова фортепианода уйный, Исмай Шәмсетдинов яздыра. Берничә вариантны тыңлауга, Исмай Шәмсетдинов: "Бик әйбәт", - диде. Җырны худсоветта бик тиз уздырдылар. Радиодан яңгырагач, җыр бик популярлашып китте. Шулай итеп, "Киек казлар" җыры Начтукны җыр күгенә күтәрде, ул анда ике канатланып оча башлады, ә мине композитор итеп танытты.
Безнең Начтук белән дуслыгыбыз ныгый башлады. Бервакыт ул икебезнең йөрәкләрдә дә мәхәббәт уты кабызды. Без аның белән эштән соң да очраша башладык. Ул минем тагын берничә җырымны башкарды. Әмма хисләребез озын гомерле булмады. Ул бик көнчел иде. Мин башка берәр кыз белән аралашканны белсә дә көнләшә, үпкәли иде. Әнә шулай аерылышырга туры килде.
Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш хормейстеры Венера Гәрәева:
- Нәфисә Василова белән безгә озак еллар бергә эшләргә туры килде. Аның түбән регистрда бик матур, бай яңгыраган тавышын ансамбль җитәкчеләре дә, халык та ошатты. Бигрәк тә, ул башкарган "Кәккүк", "Гөлҗамал", "Тәфтиләү", "Беләзегем-йөзегем", Әнвәр Бакировның "Җиде елга" җырлары тиңдәшсез югарылыкка лаек булдылар. Беренче (1978) һәм икенче Бөтенроссия (1986 ел) җыр смотрларында лауреат исемнәренә лаек булды. СССРның халык артисты Игорь Моисеев: "Бу - татарларның кабатланмас сандугачы", - дип әйтә торган иде. Бу сүзләрнең дөреслеген без ул арабыздан киткәч яхшы аңладык. Чөнки хәзер ансамблебездә "Кәккүк" җырын аның кебек башкара алучы юк. Гомумән, ул татар халкында сирәк була торган тавышка ия иде. Раиса Тимофеева, Мәрьям Рахманкулова, Мөнирә Булатова кебек мәшһүр җырчылар белән янәшә торырлык, алар кебек җырлый алучы бердәнбер җырчыбыз иде. Ул җырлаган вакытта "Кәккүк" җыры ансамбльнең йөзек кашы, кая гына барсак та, визит карточкасы булды.
Бер вакыт Иранда концерт куябыз. Нәфисә "Кәккүк"не башкара. Ул: "Күк-кү, күк-кү", - дип берничә тапкыр кабатлый. Аңа залда утыручылар да "Кү-кү" дип җавап биреп кушылып җырлый башладылар. Аның тамашачыны сихерләп, үз артыннан ияртә торган сәләте бар иде.

Алгы планда - Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты Нәфисә Василова


Нәфисә бик төгәл кеше иде. Сәхнәгә чыгарга тиеш булса, нинди хәлдә булуына карамастан, җырын башкарды. Целиноград шәһәрендә шулай бер концерт бирәбез. Түбән регистрдагы җырны ул башкарырга тиеш. Күпмедер уйнагач, өч баянчы да туктап калды. Нәфисә, зур температура белән сәхнәгә чыгып, җырны югары тавыш белән җырлый башлаган булып чыкты.
Свердловск шә-һәрендә шулай, концерт барганда, Нәфисә "Кәккүк"нең бер куплетын башкарды да, сәхнәдән чыгып китте. Баксаң, аңа тональностьны бик түбән биргәннәр икән. Ул нәкъ менә үзенчә генә җырлады. Кемдер алдан җырлаган җырны да кабат яздырырга яратмый иде. Халык җырларына килгәндә дә, үзе кабул иткәннәрне, үзенеке итеп тапканнарны гына башкарды. Казахстан, Башкортостан филармонияләренә дә китеп эшләп карады, әмма Казан ансамблен сагынып кире кайтты. Ансамбльгә 25 ел гомерен бирде. Кызганыч ки, пенсиягә чыккач, эшсез калды. Чөнки белеме юк иде.
"Бәрмәнчек" дәүләт керәшен фольклор ансамбле сәнгать җи-тәкчесе Эльмира Кашапова:
- Мин, Ленинградтан укып кайткач, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә эшкә килдем. Тавышым альто булгач, миңа Нәфисә апа белән янәшә торып җырларга туры килде.
Ансамбльдә аны яратып бетермәүчеләр дә булды. Ул ачылып, эч серен сөйли торган кеше түгел иде. Үз-үзенә бикләнеп яшәде. Әмма соңыннан мин аның киң күңелле, мәрхәмәтле кеше булганын аңладым. Шулай бервакыт, Мәскәүгә гастрольгә баргач, мине Нәфисә апа белән бер бүлмәгә урнаштырдылар. Шәһәр дә күрә алмыйм, бу "әбине" саклап утырачакмын, дип пошаманга калдым. Урнашып, бергә яши башлагач, үзем өчен аның тормышта бөтенләй икенче кеше икәнлеген ачтым. Ул минем боек күңелемне көлдергечләр сөйләп ач-ты. Башыннан кичкәннәрне сөйләде. Аннары: "Син нишләп яп-яшь башың белән өйдә утырасың. Рәхәтләнеп шәһәр карап йөр", - диде. Мин: "Төн уртасында гына кайтсам ачуланмыйсызмы?" - дип сорадым. "Иртән кайтсаң да, бер сүзем юк", - дигән сүзләрен ишеткәч, мин шәһәргә чыгарга җыена башладым.
Нәфисә апа аш-су пешерергә бик оста иде. Ул пешергән коймакларның, бөккәннәрнең тәме хәзер дә тел очында тора кебек. Мин аларның өендә дә еш була идем. Аның улы Илнур белән дә шунда таныштым. Хәзер дә аралашып яшибез. Алар өендә һәрвакыт идеаль тәртип була иде.

Кыска гомерле парлы тормыш

Йөрәкләрдә кабынган сөю уты да, гаилә учагы да һәр парның төрлечә яна. Кайберәүләр аларны гомере буе сүндермичә саклый белә, ә икенчеләрнең пар канаты тиз каерыла. Анастасия Петровнаның мәхәббәте дә, нигәдер кыска гомерле булган. Сылу буй-сынлы, сөйкемле, матур кызга сокланучы, аны яратучы егетләр аз булмаган. Шулар арасыннан ул Башкортостаннан килгән музыкант Вилдан Кучуков белән гаилә кора. Аларның 1969 елда уллары туа. Аңа Илнур дип исем кушалар. Гомер буе бергә булырга вәгьдәләр бирешсәләр дә, парлы тормышлары кыска була. Вилдан туган якларына кайтып китә.

Анастасия Васильева улы Илнур белән


Бүген Илнур Кучуков Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрында хор җырчысы. Мин аннан әнисе, гомумән, гаилә тормышлары турында сөйләвен үтендем.
- Әни һәркем өчен дә иң изге кеше бит инде ул, - дип башлады сүзен Илнур. - Һәр ана да баласының игелекле, тәртипле һәм зур кеше булуын тели торгандыр. Минем әнием дә улының белемле җырчы булуын теләде. Укытыр өчен мөмкин булганның барысын да, хәтта мөмкин булмаганын да эшләде, дисәм, һич тә ялгыш булмас. Мин консерваториядә укыганда, ул пенсиядә иде инде. Икебезгә генә тормыш алып бару җиңел түгел. Бигрәк тә, бер әни пенсиясенә карап тору хәлне тагын да катлауландыра. Ул төрле эшләрдә эшләргә мәҗбүр булды. Базарда үзе пешергән ризыкларны да сатты, каравылчы булып та торды. 2001 елда мин, консерваторияне тәмамлап, театрда эшли башладым. Әмма әни һаман да өйдә тик утыра белмәде, һәрвакыт үзенә ниндидер эш таба торды.
Бик пөхтә, немецларча төгәл кеше иде ул. Мине дә шулай тәрбияләргә тырышты. Гастрольдән кайтып кергәч, урынга утырмыйча, зур сумкасын куеп, өйне җыештырырга керешер иде. Бары бөтен әйберне үзе теләгәнчә урнаштырып бетергәч кенә, утырып чәй эчә торган иде. Аның күңеле, җаны шундый тынгысыз булды.
Әнием яшь вакытында төзелештә эшләгән. Шунда өйрәнгән һөнәрләрен гомере буена кулланды. Фатирда ремонтны еш ясады, бөтен эшне берүзе башкарды. Хәтта кафель плиткасына кадәр үзе җәйде.
Аның янына җырчылар Илһам Шакиров, Вафирә Гыйззәтуллина, композитор Сара Садыйкова киләләр иде. Соңгысы белән бергә хезмәттәшлек иттеләр. Әни Сара апаның күп җырларын халыкка беренче җиткерүче булды.
Әтиемне, кызганычка каршы, бөтенләй белмим. Миңа өч яшь вакытта ул безне ташлап киткән. Әни аның турында, гомумән, сөйләргә яратмады. Бары туганнар сөйләгәннәрдән генә аның музыкант булуын, өйдә гитарада уйнарга яратуын беләм. Хәзер дә аның кайда икәнлеге турында бер хәбәрем дә юк.
Гаиләмә килгәндә, хатыным Гөлфәния музыка мәктәбендә фортепиано дәресләре бирә. Хәзер элек әни белән яшәгән фатирда икебез генә гомер итәбез.

Язмышмы, әллә ялгышмы?

Моңлы кеше бәхетсез була, диләр. Кемнәргәдер бу туры да килә. Җыр-моң күген биекләрдә иңләгән, 1979 елда ук Татарстанның халык артисты исеменә лаек булган Нәфисә Василова - Анастасия Петровна Васильеваның ан-самбльдән аерылганнан соңгы көннәре катлаулы булган. Пенсия яше тулгач, аннан ансамбльдән китүен сорыйлар. Илдә эшсезлек тамыр җәйгән, болганчык чор. Музыкаль белеме булмаган мәшһүр җырчы кая барсын?
Шулай итеп, японча, казахча, башкортча һәм башка телләрдә җырлый белгән, Италия, Япония, Тунис, Мальта, Көнбатыш Африка һәм башка илләрдә үзенчәлекле тавышы белән татар җырларын яңгыраткан, халык көй-ләренең дәрәҗәсен дөнья күләмендә күтәрүгә зур өлеш керткән халык җырчысы урамда кала.
Сандугач сайрамаса, тынычлана алмый, аның җаны сыкрый, диләр. Үз моңын түгәр өчен аңа тал-тирәк кирәк, ул читлектә сайрый алмый. Начтук түти дә, сәхнәдән киткәч, үзен әнә шундый кош итеп тойгандыр. Андый талантлар 100 елга бер генә туа, дибез. Аларны саклау, яклау буенча хөкүмәт программасы булырга тиеш, югыйсә. Ә ул бездә юк...
Сәхнәдән киткәнгә борчылулар, суыкта базарда сатуда торулар аның сәламәтлеген какшата. Ул еш авырый башлый.
2006 елның 17 июле. Урамда 38 градуслы эссе һава. Анастасия Петровнаның кинәт кан басымы күтәрелә. Болай да какшаган йөрәк, басымны күтәрә алмыйча, бөтенләйгә тибүдән туктый. Аны җирләү мәшәкатьләрен дә ансамбль коллективы күтәрә. Ә хөкүмәттән бер генә кеше дә килми. Талантларны шулай онытуны халык гафу итәрме?
Кыйгылдашып болытларда
Мин белмәгән телләрдә,
Киек казлар китеп бара
Мин күрмәгән илләргә
, - дип бөтен дөнья буйлап җырлап йөргән тумыштан талантлы, алыштыргысыз җырчыбыз без күрмәгән җирләргә китте. Аны, Коры Елга бистәсе зиратындагы каберенә барып, чәчәк куеп искә алырга гына мөмкин. Ә исән булса, ул быел 70 еллык юбилеен билгеләп үткән булыр иде.



Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: