Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Бакчачылык ширкәтләренә субсидия бирелә

Татарстанда бакчачылык ширкәтләрендә электр линияләре ремонтлана башлаячак

“Бакчачылык һәм коммерциягә корылмаган яшелчәчелек ширкәтләренә субсидия бирү өчен тиешле документларны кабул итүнең беренче туры тәмамланды. Алар арасыннан сайлап алу шушы елның 12 июленә төгәлләнәчәк. Эчке инженерлык инфраструктурасы объектларын ремонтлауга бәйле чыгымны каплауга субсидия алу өчен гаризалар кабул итүнең икенче туры 14 июльгә планлаштырыла”, – дип искәрткәннәр авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында.

Субсидия акчасын электр линияләрен,  су тәэминаты системасын һәм юлларны ремонтлауга тотарга мөмкин.

Республикабызда бакчачылар барлыгы 140,3 миллион сум субсидия алу өчен гариза тапшырган инде. Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәтендәгеләр хәбәр иткәнчә, быел ремонтка киткән чыгымнарның  бер өлешен каплау өчен 237 миллион сум акча бирү каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев