Туганайлар

Исеме түгел, җисеме

Үзем яшәгән Трой-Урай авылы урамы буйлап атлыйм. Башымда мең төрле уй бөтерелә. Кайчандыр гөрләп эшләгән ферма очына чыгам. Таралган, таланган, сүтелгән ферма биналары җәелеп ята. Сугыш заманыннан калган җимерекләр диярсең... Моннан 3-4 дистә еллар элек көнне төнгә ялгап эшләгән хезмәтләребезнең шулай юкка чыгуын күреп йөрәк әрни...

Мин - сугыш алды баласы. 1939 елның 4 маенда Теләче районы Субаш авылында тугызынчы бала булып дөньяга килгәнмен. Заманалар кырыс, тормыш көтүләре авыр булса да, семьябыздагы һәр бала белем алырга тырышты, дөнья көтәргә өйрәнеп үсте. Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, мине - 14 яшьлек яшүсмерне, үзе-безнең Красный Октябрь колхозына учетчик итеп куйдылар. Менә шул көннән хезмәт стажым башланды. Армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң, Субаш авылына завклуб булып урнаштым. Үзебездән тыш, Тәмте, Иске Карабаян, Алан-Полян, Иванаево, Саба авылларына концерт-спектакльләр белән чыгып йөри идек. Оештыру сәләтемне күреп, Саба районы Җәлил совхозына комсомол комитеты секретаре итеп чакырдылар. 460 комсомолны берләштергән оешма район һәм республика буенча гел алдынгылар рәтендә булды. ВЛКСМ өлкә комитеты секретаре Рәис Беляев минем күкрәккә ВЛКСМ Үзәк комитетының истәлекле значогын кадады. Ул чакта зур хөрмәт билгесе иде ул.
Минем алга белемемне күтәрү бурычы куелды. 1963-67 елларда Субашта кичке мәктәптә укыдым. Аны тәмамлагач, Казан төзүчеләр институтына читтән торып укырга кердем. Үз һөнәрем буенча эшкә урнашырга кирәк иде. 1970 елда мине Балык Бистәсе районындагы яңа оешкан "Береговой" совхозына прораб итеп билгеләделәр. Юллар юк, машиналарны олы юлга тракторлар сөйрәп чыгара. Күпер җимерек, авыл таркау, терлекчелек биналары начар, машина-трактор паркы бөтенләй юк. Чиләк белән ягулык ташып, машиналарны заправить итәләр... Телефон үткәрелмәгән. Җитәкчеләр өчен идарә бинасы төзелмәгән. Бу "юк"ларның иң-иңе - совхозда эшче куллар җитешмәү. Яшьләр читкә китеп беткән, авылда карт-корылар гына калган.
Нишләргә? Артка борылырга юл юк... Беренче адымым, эшчеләрне җәлеп итү өчен, торак йортлар салудан башланды. Шул ук вакытта терлекчелек биналарын, машина-трактор паркын торгызу, ашлык складларын төзүне алгы планга куйдык. Башкарылган эшләргә анализ ясап бардык, планны үтәми калу - зур җинаять иде. Чәчүдән, урып-җыю эшеннән бушаган арада төзү материаллары әзерлибез. Пилорама сатып алдык. Камский урман хуҗалыгы белән килешүләр төзедек. Прораб буларак, мин төрле оешмаларга чыгып, төзү материаллары белешеп кайтам. Аннары унар, унбишәр машина белән барып, аларны авылга алып кайтабыз. Шулай итеп дистәләгән яңа йортлар салынды. Квартирасы булгач, яшәүчесе дә табыла. Авылга эшче көчләр агыла башлады.
Халыкка газ кертү буенча да безнең "Береговой" совхозы беренчеләрдән булып эшкә кереште. Бу катлаулы эшне җитәкләүне мин үз өстемә алдым. 1982 елның 31 декабрь төне. Халык яңа ел каршылый. Без шул төнне Әлмәт труба заводыннан 60 тонна газ трубасын, завод территориясеннән чыгарып, штабельгә өеп куйдык. Шулай бер төн эчендә 15 чак-рым озынлыкка җитәрлек материал әзерләдек. Бу - әле эшнең башы гына иде. Җиһазларын табу, трубаларын сузу, дәүләт комиссиясенә тапшыру - һәм башка шундый мәшәкатьләрне җырып чыгу өчен, шактый көч түгәргә туры килде. Шулай итеп, районда иң беренчеләрдән булып, халыкка газ бирдек. Газ кертү белән бергә башка төзелеш эшләре дә алып барылды. 120 квартир, Трой-Урайда - 150, Гремячкода 100 урынлы культура йорты, урта мәктәп, балалар бакчасы, интернат, медпункт салынды. 3000 башка сарык фермасы, 500 башка сыер, 200 башка таналар, 200 башка бозаулар һәм башка ферма биналары булдырылды. Ут линияләре яңартылды, ике авылга 30 чакрым озынлыгында су кертелде. Югары күрсәткечләргә ирешкән өчен, хуҗалык ул елларда 5 мәртәбә КПССның Татарстан өлкә комитеты күчмә Кызыл Байрагы белән бүләкләнде. Куйган хезмәтләремне бәяләп, 1991 елда ТАССР Верховный Советы Президиумы Указы белән миңа "Татарстанның атказанган төзүчесе" дигән мактаулы исем бирелде. Колхоз-совхозлар арасында мондый мәртәбәле исем алучы башка берәү дә юк иде әле.
90 нчы еллар башы - колхоз-совхозлар өчен котчыккыч авыр чор булды. Хөкүмәт авыл хуҗалыгында эшләүчеләр интересын якларлык, сакларлык политика үткәрмәде. Колхозлар күзгә күренеп таралды. Шул елларда халык мине совхоз директоры итеп сайлап куйды. Еллар авыр булса да, хуҗалыкта тотрыклылыкны саклап калдык. Игенчелек, терлекчелек өлкәсендә алдынгылар сафында бардык. 2001 елга кадәр - пенсиягә киткәнче совхозны җитәкләдем.
Бу эшләрне алып баруда хатыным - Анастасия Петровнаның ярдәме зур булды. Гомер буе бер көн калмый сарык фермасында эшләве өстенә, хуҗалыкны да бик тәртипләп алып барды, балаларны да үрнәк итеп үстерде ул. Үткән гомеребезне уйлыйм да, үзебезнең чор кешеләренә сокланып куям. Көн дими, төн дими, кирәк икән, тәүлеккә өстәмә сәгать өстәп дигәндәй, юктан барны ясадылар. Совхоз эше әйбәт баргач, шәхси хуҗалыклар да бай яшәде. Аракы эчеп, тәртип бозып, семья таркатып йөрергә берәүнең дә вакыты да, теләге дә юк иде ул чакта. Хәзер генә ул вакыт иркен, эш юк. Урысча әйтсәң, "отношениеләр выяснять итәргә" дә, шешә кочаклап эч бушатырга да өлгерәсең. Калган вакыт - телевизор каршында үтә. Күзгә күренеп авыл бетә... Шул хәл үзәкне өзә. Аның сәбәбе - хуҗалыклар саны кимүдә генә түгел, авылны авыл итеп яшәткән кешеләрнең үзгәрүендә, күңелләре суынуда, җаннары катуда. Үзең төзегән ферма биналарының, беркөн килеп, бөтенләй бушап калуы, тора-бара, хезмәте кермәгән кешеләрнең безнең җирләргә хуҗа булып йөрүләре Трой-Урай авылының җисеме бетеп, исеме генә калуы турында сөйли.
Мин боларны нигә язам? Без менә шундый идек, дип мактану өчен түгел, билгеле... Авыл тормышы, авыл хуҗалыгы безнең илдә беркайчан да авырлыкларсыз яшәмәде. Тик әллә нинди авырлык-лар туганда да, аны җырып чыгарлык кешеләр табыла иде. Андый кешеләр артыннан крестьян иярде. Хәзер колхоз-совхозлар чорын каралтып күрсәтергә тырышалар. Нәкъ менә колхоз-совхозлар заманында халык икмәккә тиенде, натураль ризык ашады. Хәзер нәрсә белән тукланабыз? Уйларга куркыныч...
Үзебезнең җегетләр арасында тормышын менә шулай җир эшенә багышларга алынучы берәү табылмасмы, дигән уй белән язам бу хатымны. Җирне яратучы, халык йолаларын санлаучы, олылаучы кеше тотынсын иде шушы эшкә. Кайсыдыр якларда әнә, элек бик олы урыннарда эшләп тә, аны ташлап, авылга кайтып, хуҗалыкны җитәкли башлаучылар турында ишетеп торабыз. Авылның бүгенгесе, киләчәге өчен җаны әрнегән кеше буларак, мин дә шундый кеше килеп чыксын иде дип хыялланам. Балык Бистәсе районындагы Трой-Урай авылы хезмәттәге уңышлары белән дә, гореф-гадәтләрен саклаучы кешеләре белән дә, экологик яктан чиста, матур табигате белән дә үзен күрсәтер әле дип өметләнәм.


Тимофей ТИМОФЕЕВ,
Татарстанның
атказанган төзүчесе, Балык Бистәсе районы,
Трой-Урай авылы

Ягез, кем йөрәкле?

Югарыда бирелгән язманың авторы Тимофей Тимофеев башлаган теманы дәвам итеп, авылларны саклап калу буенча хөкүмәттә шактый программалар эшләп килүен искәртәсе килә. Андый программаларның берсе - семья фермаларын төзү, үстерүгә кагыла. Бүгенге көндә Татарстанда шундый 800дән артык ферма теркәлгән. Алар арасыннан 383е - югары технологиягә корылган - әйдәп баручылар. Тагын шундый 300 ферма оешып килә. Гаилә фермалары белән эшләүчеләргә дәүләт грантлары каралган. 2012 елдан башлап мондый фермалар, республика финанславыннан тыш, федераль бюджетка да өмет итә алалар. "Фермерлык эшен башлаучыларга ярдәм" дигән программада 1,5 миллион сумлык, "Развитие семейных җивотноводческих ферм" дигәнендә 5 миллион сумга кадәр грант каралган. 2015 елга Татарстанда 1000 гаилә фермасы оешыр дип көтелә. Шуларның өчтән икесе - сөтчелек буенча булачак. Агымдагы елдан башлап, сатылган сөт күләме өчен фермерларга субсидия түләнә. Булдырыйм, дигән кешегә авыл хуҗалыгында эшләргә юллар ачык. Билгеле, зур эшкә тотынганнар өчен район җитәкчеләре, авыл кешеләре тарафыннан аңлау, таяныч кирәк. Сер түгел, күп урыннарда, ярдәм күрсәтү урынына, киресенчә, аяк чалырга маташалар. Җитештергән продукцияңне үз кыйммәтен югалтмаслык итеп сатуда да хөкүмәт ярдәме кирәк. Хәер, бүредән курыккан - урманга йөрми, диләр. Мондый эшкә тәвәккәл йөрәклеләр алына. Балык Бистәсе районы авылларында да мондый йөрәклеләр табылмый калмас.

Мария МАРТЫНОВА

Тукай районы Борды авылыннан Анатолий Касакин (уңнан беренче) уңышлы эшләүче фермерларның берсе




Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: