Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Конверт эчендә хат

Аралар ерак калса да, күңелләр якынайды

Чаллыда узган "Керәшен җырыу әйтә" фестивале, сандыктан чыккан асыл күлмәкләр кигән әбиләр белән генә түгел, алар башкарган матур җырлар, җылы очрашулар белән дә күңелгә кереп калды. Бу фестивальгә ерак араларны якын итеп, Красноярск өлкәсе Пиров районы Кумырык (Комаровка) авылыннан да карендәшләребез килгән иде. Аларны Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов үзе...

1911 елда күчеп китеп, тайга төпләп авыл төзүчеләр арасында әни ягыннан карт бабаемның энесе Алексей Тарасов та була. Элек хатлар алышып, сирәк булса да кайткалап йөрсәләр дә, тора-бара, мондый аралашу туктала. "Красноярск артислары" килгәч, Кумырык авылында яшәүче Горбуновлар кунак җыялар. Анда "Дүсмәт-Кумырык-Транзит" ансамбленә йөрүчеләр дә килә. Минем әнием - Татьяна Петровна Куркина - шул ансамбль солисты. "Чишмә" әбиләрен алып килгән Тарасова фамилияле урыс хатыны, башкаларга күз дә төшермичә, карашын минем әнигә төбәп тора. Бераз карап торганнан соң:

- Сез Тарасовлар нәселеннән түгелме? - дип сорый. Әнинең йөз чалымнарына, сөй-ләшкәндәге мимикаларына карап, аны ире ягыннан туганнарына ошата. Алексей бабай Тарасов тамырыннан таралган дәдәйгә кияүгә чыккан урыс җиңгиебез булып чыга ул.

Хат язуымның сәбәбе дә шул очрашуга бәйле. Кумырык белән Дүсмәт авылы кешеләре, Красноярск өлкәсенә барып, андагы Пиров районында яшәп яткан Кумырык - Комаровка авылы кешеләрен табып, җырчы әбиләрне "Керәшен җы-рыу әйтә" фестиваленә китертү чараларын күргән Виталий Агаповка, олы кунакчыллык күрсәткән, юлга билетлар алган Мамадыш районы башлыгы Анатолий Ивановка "Туганайлар" гәҗите аша зур рәхмәтләрен җиткерергә куштылар.

Красноярск белән Мамадыш арасын меңләгән чакрымнар аерып торса да, бу очрашудан соң, күңелләре нык якынайган. Туган якларын моңарчы кайтып күрмәгәннәр чираттагы җәйләрендә Җөри Питрауларында йөрергә җыеналар, ди. Ә безнекеләр бу очрашуларны түземсезләнеп көтеп калалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фольклор Керәшеннәр фольклор фестивале