Туганайлар

"Тәре алъяпкычы бизәкләре" конкурсының нәтиҗәләре билгеле булды

“Туганайлар” газетасы “Тәре алъяпкычы бизәкләре” конкурсы уздырды. Редакциягә 171 эш килеп иреште. Бүген нәтиҗәләр ясыйбыз.

Әз-мәз тарих

Тәре җапмасы, тәре алҗапкычы, тәре пәрдәсе, тәре бөркәве, тәре бистәре, тәре алды җаулыгы... Төрле як керәшеннәре тәре почмагын үзләренчә бизи, үзләренчә атый. Тик барысын да бер уртаклык бер-ләштерә – тәре япмасының аскы зур өлешендә матур итеп, бизәкләп кач чигелә.

Тәре япмалары рус халкында аскы һәм өске өлештән генә торса, керәшеннәрдә алар дүртәү. Бездә аның аскы өлеше итәк, ике озын өлеше – “пәрештә канатлары”. Керәшеннәрнең борынгыдан килгән традицион чигү техникасы – чутлы чигү, шома итеп чигү (счетная гладь). Әлеге ысул белән ак җирлеккә кара яки кызыл җепләр белән чигү чиккәннәр. Мондый алым белән чигелгән тәре бистәрләренең иң борынгы үрнәкләре бик сирәк сакланып калган. Тарихта тәре япмаларын, масленный буяулар кулланып, басма басу юлы белән бизәүләре дә билгеле. Соңрак, тәре бистәрләрен сугыш алды, сугыштан соңгы елларда, качлап чигү – камба чигү алымы белән чиккәннәр, бәйләнгән челтәрләр белән бизәгәннәр. Әлеге һөнәрләргә торф чыгару, урман кисү кебек эшләргә җибәрелгән хатын-кызлар өйрәнеп кайткан. Төрле төсле җепләр барлыкка килгәч, тәре бөркәүләрен төрле геометрик чигү үрнәкләре урынына чәчәкләр белән бизи башлаганнар. 

Тәре урыны – түрдә

Коммунистлар заманында да, хуҗасы үзе чиркәүдә чумылмаган булса да, тиешенчә кач кыла белмәсә дә – һәр керәшен йортының түр почмагында изге төсләр – тәреләр торды. 

Өйгә кергән кешенең күзе һәрчак иң беренче, матурлап чигелгән тәре алды бистәрләренә төшә. Юкка гына тәреләрне ишектән керүче күрерлек почмакка урнаштырмыйлар инде. “Тәреләргә күз төшү белән, яман кешенең уйлары үзгәрә, юньле әдәмгә бәрәкәт иңә” – дип аңлата иделәр элгәре. Катгый таләпләр булмаса да, изге төсләрне мөмкинлектән чыгып көнчыгыш яктагы, я уң яктагы түр почмакка урнаштырганнар. Ә инде андый җае булмаса, иң чиста, тыныч, түр почмакны сайлаганнар, иң матур пәрдәләр белән киендергәннәр. Ул пәрдәләр – исемнәре белән дә, 
чигешләре белән дә, эленүе белән дә 
төрле як керәшеннәрендә, әллә ни аермалыклары булмаса да – төрле булган. 

Керәшен җортының алтаре

Бүгенге көндә авыл, шәһәр музейларында сакланган, өйдәге сандык төпләрендәге тәре алъяпкычлары күбесенчә качлап (керәшенчә камбалап), кара, кызыл төсләр белән ак җирлеккә чигелгән. Бу – матур, төсле чигү җепләре булмаудан гына түгел, ә борынгыдан килгән безнең төп өч төс булганга. Керәшеннәрдә тәре почмагының бүгенгәчә сакланган тагын бер “закуны” – тәре алъяпкычларыннан тыш, ике якта чигелгән бистәрләр һәм тәреләр астында почмакта – өстәл. Өстәлгә дә иң матур ашъяулык җәелгән, аның өстендә иман кенәгәләре, шәм аслары гына торган. Әгәр Тукай районы Борды авылыннан Алёна Дусманова җибәргән фотоны карасак аны Күзаллавы бик җиңел. Бу фотодагы тәре почмагында барлык безнең тардицияләр дә сакланган дияргә була.

Алёна Дусманова, Тукай районы Борды авылы

Тәре почмагы – кызыл почмак. Өй җыештыра башласак, өлкәннәр шул почмактан эш башларга куша иделәр. 

Тәреләр астына иң кадерле кешеләрне генә, туйларда кодаларны 
гына утыртканнар. Тәре почмагы – үзенә күрә керәшен җортының “алтаре” булган. 

Өмет акланды

“Туганайлар” конкурс турында хәбәр итеп, берничә кызыксындырган сорауны ачыклау максатын да куйды. Беренчедән – замана җилләре тәре алъяпкычларына да кагылдымы икән, аларны әле дә чигәләрме икән? Икенчедән – керәшен традицияләре сакланамы икән? Өченчедән – заманча өйләрдә тәре почмаклары бармы икән? Элеккеге тәре алъяпкычлары сакланганмы, әле дә алар кулланыштамы икән? Менә шушы сорауларга 171 кешедән килгән фотолар “җавап” бирде дә инде. Дөресен әйтик, бу хәтлегә  өметләнмәгән дә идек. Бүгенге көндә 
осталар шулкадәр бардыр дип уйламаган идек. Араларында күпме үрнәк – идея булырлык яңалыклар да бар.

Ни таптык та, ни югалттык?

Конкурска килгән барлык фотоларны карап чыкканнан соң, кайбер  нәтиҗәләр дә чыгардык, ниләр югалт-
каныбызны һәм киресенчә, ниләр  тапканыбызны күрдек. 

Иң элек ир-егетләребездән башлыйк әле. Табыш – алар булды. Чистайдан Николай Петухов белән Кукмарадан Андрей Афанасьев тәре почмагын керәшеннәргә хас булмаган ысул – агачтан бизәкләр ясап матурлаганнар. 

Николай Петухов, Чистай районы Ишәле авылыннан

Андрей Афанасьев, Кукмара районы Село-Чура авылы

Биек түшәмле, зур тәрәзәле заманча өйләргә бик тә килешле, урынлы, 
яңача матурлау! Егетләр маладислар! 
Килгән фотолар арасында чиркәү 
лавкаларында сатыла торган тәреләр тезү өчен эшләнгән агач киштә – полкалар да бар. Шәһәр квартиралары, заманча авыл йорталына менә дигән матур тәре почмаклары. Ә бит, беренче чиратта, каплавыч пәрдәләр түгел тәреләр күренеп торырга тиеш. Күп фотоларда тәреләр күренми, без моны фотога төшерү өчен генә ябып куелгандыр дип кабул иттек. Туганнар, алъяпкычлар нинди генә матур булсалар да, изге төсләр күренеп торырга тиеш. Священниклар шулай өйрәтә. Изге төсләргә карап теләк итәбез бит, 
матур чәчәк-бизәкләргә түгел, моны 
истән чыгармыйк. 

Шактый гына фотоларда пар күгәрченле тәре алъяпкычлары бар. Хуҗасына, бәлки, ошыйдыр да, әмма пар күгәрчен тәре япмалары өчен бик сәер. Бу инде замана җиле тиюдән. Безнең тәре почмакларына хас әйбер түгел. Кемдер бәхәскә керер – изге кенәгәдә святый тын күгәрчен рәвешендә күренгән бит дип. Бу дөрес, әмма ул берәү генә, пар түгел. Без үскәндә пар күгәрченнәр стена эленкеләре өчен һәм солдатка китүчеләргә бүләккә чигелгән кулъяулыкларга гына чигелә иде... 

Элек тәре алъяпкычларының аскы зур итәгендә, уртада бик матурлап кач чигелә иде. Качсыз пәрдәләр булмады. Ә хәзер бу “язылмаган закон”ны үтәмәүчеләр дә бар икән. Шактый фотоларда кач юк, яисә аның урынында да бизәк – чәчкә, ә кайберәүлә күренер-күренмәс кечкенә качлар чиккән. Ә Евдокия Чурашова, Галина Кузьмина, Лира Герасимова, Тамара Петрова, Галина Токарева, Елизвета Агапова, Акулина Прокофьева, Алиса Миронова, Галина Минеева, Светлана Минеева җибәргән фотодагы тәре алъяпкычларындагы качлар  аерылып торалар. 

Елизвета Агапова, Әлмәт районы Илтән-Бута авылы

Балык Бистәсе, Мамадыш якларында тәре алъяпкычына чигелгән качлар түгәрәк яулык тамга-бизәгенә охшаулы – бик матур. Елизавета Кибякова, Владислав Домолазов, Анастасия Усачёва җибәргән фотоларда шуларны күрергә була.

Нина Домодазованың 75 ел элек чиккән тәре алъяпкычы

Изге төсләрне матурлау максаты булгач, кач иң беренче чиратта матур чигелергә тиештер дип 
уйлыйбыз. Кемнәрдер, бәлки, башка 
фикердәдер. Һәркем үзенчә!

Тагын нәрсәне югалтканбыз икән? Беренче – борынгы чигү алымы (техникасы) чутлы чигү бөтенләй юкка чыккан! Икенчесе – камба чигү (крестиком) бетеп бара. Килгән фотолар арасында берничә генә, алары да соңгы елларда чигелгән түгел, моннан 30-50 еллар элек. Сандык төпләрендә яткан, инде төссезләнгән, тетелеп беткән тәре алъяпкычларындагы тамга-бизәкләрне инде чигүчеләр юк икән! Алар урынына берсеннән-берсе эрерәк, күләмлерәк чәчкә букетлары чигү, күзгә бәрә торган ачык төсләр куллану кереп бара. Нишлисең, урыс әйтмешли – “на вкус и цвет товарищей нет!”. Һәркем үзенчә, бу халык иҗаты, аның кул хезмәте, көнкүрешенә матурлык өстәү теләге. Ничек кенә булса да, бүгенге кибет киштәләре сыгылып 
торган заманда, әле кулына энә-җеп алып үзенең күңел матурылыгын тукымага күчереп утыручылар күп икән. Сөенечле хәл, бәхәссез! Чигүне энә белән кое казуга тиңлиләр. Шуңа да карамастан, күпме хатын-кызларыбыз әле дә чигәләр.

Чигүнең дә җае бар

Һәрнәрсәнең җае-тәртибе булган кебек, җеп белән чигүнең дә үз таләпләре бар. Югары һәм урта белем бирүче уку йортларында профессиональ чигүчеләр әзерлиләр. Алар инде чигүнең бөтен рәтен-җаен белүче (төсләр спекторы, композиция, тукыма белән җепнең килешлеге һ.б.) осталар булып чыгалар. Чигүнең алымнары (техникасы) күп төрле. Бүгенге безнең керәшен осталары җибәргән 
фотоларда бары тик шома чигү (гладь) генә. Берничә аерылып торган эшне билгеләп үтәргә була. Мария Иванова җибәргән тәре алъяпкычы заманча итеп төсле тасмалар белән, ә Роза Виссарионованыкы да замана материаллары – бисер, паеткалар белән, үзенчәлекле итеп чигелгән.

Роза Виссарионова, Тукай районы Калинин авылы

Инде тагын бер аерылып торган тәре алъяпкычы Василиса Чумаковадан. Аның тәре алъяпкычы “строчить” ителгән (техника ришелье). Бу алым белән 60-70 елларда күп чиктеләр. Аны машинада эшләү тизрәк, шуңа күрә күпләр белмиләр дә. 

Василиса Чумакова, Яңа Чишмә районы Ленино авылы

Азапланып чигеп утырганчы, я заманча төзелгән йортка, я шәһәр 
квартираларындагы тәре почмагына 
Лариса Кузьмина кебек замана материалларыннан тегеп куеп та була. Бусы да бер яңалык. 

Лариса Кузьмина, Балык Бистәсе районы Казаклар Чаллысы

Туганнар-карендәшләр! Менә бит нинди осталарыбыз бар икән.  Җибәргән эшләрнең берсен дә читкә  тибәрерлек түгел, барысы да үзенчә матур, үзенчә җайланган, туры китерелгән. Шушы 171 фото арасыннан әгәр бүген Мәскәүгә конкурска осталар җибәрәсе булса, профессиональ чигүчеләр белән бер рәткә басарлык 30-40 кешебез бар икән. Аларның эшләре – чигү таләпләрен үти алырлык профессиональ эшләр. Әмма без бу 30-40 кешене аера алмыйбыз, чөнки без профессионаллар эзләмә дек, ә барча осталарыбызны барлыйсы иттек. Катнашкан барча кешегә рәхмәтләребезне җиткерәбез. Һәр катнашучы махсус дипломнар белән  бүләкләнә.

(Дипломнарны шушы ссылка белән скачать итеп ала аласыз)

Осталарның тырышлыгы белән туган матурлыкны күпме кеше күрде! 
Үпкәләмәгез, сез – конкурсантлар! 
Барыгыз да оста, тырыш. Барыгыз да беренче. Без – жюрида булучылар, берегезнең эшен дә түбәнгә куясыбыз килмәде. Бу конкурста:
I урын – Осталыкка;
II урын – Тырышлыкка;
III урын – Матурлыкка.

Шулай булгач, барчагыз да җиңүчеләр. 

Исәнлектә күрешегә язсын! 

Оештыручылар һәм жюри членнары бу матур конкурсны әле төгәлләнде дип санамый. Без бик күп гаҗәеп эшләр кабул иттек, аналитика ясадык. Катнашучылардан килгән бер генә тәре алды да югалмаячак. Әлегә без аларның барысын да “Туганайлар” (tuganaylar.ru) сайтындагы “Керәшен бизәге” (“Кряшенский узор”) блогына урнаштырдык. Коронавирус безнең алга куйган планнарыбызны, уйларыбызны тормышка ашыруга комачаулады, үзгәрешләр кертте. Без бу конкурсның нәтиҗәләрен бүтәнчәрәк  күзаллаган идек. Исән-сау булыйк! Бу башлангычның дәвамы, Алла боерса, алга таба, дөньялар савыккач булыр!..

Иҗат чишмәләрегез саекмасын! Яңа үрләр яуларга язсын! Тагын бер кат барчагызга да катнашуыгыз өчен зур рәхмәт!

Валентина МАКСИМОВА, 
жюри председателе

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Яналыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 2 май 2020 - 23:01
    Без имени
    Узегезгэ бик зур рэхмэт,исэн сау булыгыз