Туганайлар

Тәре алъяпкычы бизәкләре

Кряшенский узор

Тәре җапмасы, тәре алҗапкычы, тәре пәрдәсе, тәре бөркәве, тәре бистәре, тәре алды җаулыгы... Төрле як керәшеннәре тәре почмагын үзләренчә бизи, үзләренчә атый. Тик барысын да бер уртаклык берләштерә – тәре япмасының аскы зур өлешендә матур итеп, бизәкләп кач чигелә.

Тәре япмалары рус халкында аскы һәм өске өлештән генә торса, керәшеннәрдә алар дүртәү. Бездә аның аскы өлеше итәк, ике озын өлеше – “пәрештә канаталары”. Керәшеннәрнең борынгыдан килгән традицион чигү техникасы – чутлы чигү, шома итеп чигү (счетная гладь). Әлеге ысул белән ак җирлеккә кара яки кызыл җепләр белән чигү чиккәннәр. Мондый алым белән чигелгән тәре бистәрләренең иң борынгы үрнәкләре бик сирәк сакланып калган. Тарихта тәре япмаларын, масленный буяулар кулланып, басма басу юлы белән бизәүләре дә билгеле. Соңрак, тәре бистәрләрен сугыш алды, сугыштан соңгы елларда, качлап чигү – камба чигү алымы белән чиккәннәр, бәйләнгән челтәрләр белән бизәгәннәр. Әлеге һөнәрләргә торф чыгару, урман кисү кебек эшләргә җибәрелгән хатын-кызлар өйрәнеп кайткан.

Төрле төсле җепләр барлыкка килгәч, тәре бөркәүләрен төрле геометрик чигү үрнәкләре урынына чәчәкләр белән бизи башлаганнар. Әлеге тәре алҗапкычлары бүген дә күп кенә керәшен җортларын бизәп тора.

Конкурс положениесы

1.Татьяна Москова

Түбән Кама районындагы Келәтле авылы керәшеннәре турында китап язу ниятенә керешкәч, шул авылда гомер кичерүче Татьяна түти Московаларга да кергән идем.

Хәтеремә уелып калганы – кызы, ул чагында әле исән Нина Ильина белән икесенең зур сандыкны ачып, алача күлмәкләр, киндер алъяпкычлар барлаулары булды. Арадан үзләре өчен бик кадерле булган шул күлмәкләрне киеп, алъяпкычларны бәйләгәч, аларны түрдәге тәре янында фотога төшердем. Татьяна түтинең үзе чиккән бистәрләрне дә кәнәфи култыксаларына кадерләп җәеп салганы һәм, кат-кат сыйпап, "боларын да керт", дип әйткәне истә калган.

Тәре алъяпкычларындагы тигез-шома чигешләргә, җетелеген җуймаган матур чәчәк-яфракларга озаклап карап торсам да, ваемсызлык инде, кемнең һәм кайчан чиккәнен сорарга башыма да килмәгән.

Җәйлектә сиксән тугыз яшен тутырачак Татук түти бүгенге көндә күрше авылдагы олы кызы Анна гаиләсендә яши. Шулай да, төп йортка сукмак өзелмәгән, кышын да кайтып, карап торалар.

2.Альбина Борисова

Балык Бистәсе районы Алан-Полян авылыннан Альбина Борисованың килен сөлгесе. Тәре алъяпкычын Мария Большакова чиккән.

3. Анастасия Гаврилова

Мамадыш районы Җөри авылыннан Анастасия Гаврилованың тәре алъяпкычы.

4. Федотовлар гәиләсе

Балык бистәсе районы Алан-Полян авылында гомер итүче Федотовлар гәиләсенең тәре алъяпкычы.

5. Зоя Никитина

Балык Бистәсе районы Шеморбаш авылыннан Никитина Зоя Самуиловнаның чиккән тәре алъяпкычлары.

6. Елена Сапаркина

Кукмара районы Село-Чура авылында Сапаркиннар гәиләсенең тәре алъяпкычы. Тәре алъяпкычларын Елена Сапаркина чиккән.

7. Нина Фокина-Зайдуллина

Тукай районы Борды авылынаннан Нина Фокина-Зайдуллина чиккән тәре алъяпкычы.

8. Елена Петрова

Чистай районы Бахта авылыннан Елена Петрованың җортын менә шундый күркәм Тәре алды бизәп тора. Хуҗабикә аны үзе чиккән.

9. Светлана Козлова

Мамадыш районы Дүсмәт авылында гомер итүче Светлана Козлованың җортында менә мондый күркәм Тәре алъяпкычы эленгән.

10. Лидия Новикова

Балык Бистәсе районы Казаклар Чаллысы авылыннан Новиковлар гаиләсенең өй түрләрен матур тәре алъяпкычлары бизәп тора.

11. Галина Спичкова

Питрәч районы Кибәч авылының Чукурумовлар җортын бизәп торучы тәре алъяпкычы. Аның авторы - Анна Шакирова. 2015 елда чигелгән.

12. Эльвира Васильева

Мамадыш районы Җөри авылыннан Эльвира Васильеваның тәре алъяпкычы.

13. Тамара Миронова

Питрәч районы Кәвәл авылыннан Тамара Миронова тәре алъяпкычлары фотоларын җибәрде. Тәре алларын Анна Павлова чиккән.

14. Галина Журавлёва

Зәй районы Сарсаз-Баграж авылыннан Галина Журавлёваның тәре алъяпкычы.

15. Полина Григорьева

Мамадыш районы Казаклар авылыннан Полина Григорьева менә шундый матур тәре алъяпкычлары чигә.

16. Ольга Пронина

Питрәчтән кул остасы Ольга Пронина үзе чиккән тәре алъяпкычларының фоторәсемнәрен юллады. Останың һәрбер эше дә үзенчәлекле, матур, берсеннән-берсе аерылып тора. "Минем чиккән әйберләрем бер сандык, кызганыч, хәзер элергә генә урын юк", - ди ул.

Араларында хәзер, күп еллар элек чигелгән эшләр дә бар. Мәсәлән, әлеге тәре алъяпкычына 25 ел. Бу тәре алъяпкычын Ольга Пронина кияүгә чыкканда элгән.

17. Людмила Чернова

Зәй районы Сарсаз-Баграж авылыннан Людмила Чернова.

18. Мария Петрова

Мамадыш районы Җөри авылыннан Мария Петрова чиккән тәре алъяпкычлары.

19. Вера Тумакова

Конкурсның тагын бер катнашучысы - Питрәч районы Кәвәл авылыннан Вера Тумакова.

20. Нина Домолазова

Әлеге тәре алъяпкычының фотосын Түбән Кама керәшен оешмасының яшьләр бүлеге җитәкчесе Владислав Домолазов юллады. "Әбием Нина Домолазова истәлеге. Бу - аның килен булып төшкәндә чиккән тәре алъяпкычы", - дип язды Владислав. Тәре алъяпкычына 75 ел.

21. Светлана Осипова

Кукмара районы Село-Чура авылыннан Светлана Осипованың тәре алъяпкычы. 1991 елда чигелгән.

22. Полина Яковлева

Мамадыш районыннан Полина Яковлева чиккән тәре алъяпкычы.

23. Ольга Харитонова

Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылының кул остасы Ольга Харитонованың тәре бистәрләре.

24. Лидия Трофимова

Теләче районы Субаш авылыннан Лидия Трофимова менә шундый тәре алъяпкычлары чигә.

25. Николай Петухов

Төрле як керәшеннәре тәре почмагын үзләренчә бизи, үзләренчә ясый. Чистай районы Ишәле авылыннан Николай Петухов тәре алларын агачтан кисеп эшли.

26. Зоя Касьянова

Теләче районы Субаш авылында туып үскән Зоя Касьянованың тәре алъяпкычлары.

27. Ирина Утяганова

Зәй килене Ирина Утяганова чиккән тәре алды.

28. Евдокия Никитина

Конкурсның тагын бер катнашучысы - Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылыннан Евдокия Никитина.

29. Марина Тимашева

Теләче районыннан Марина Тимашева тәре алъяпкычларына шундый бизәкләр чигә.

30. Галина Уразлина

Фоторәсемнәрдә Мамадыштан Галина Уразлинаның тәре алъяпкычлары төшерелгән.

31. Светлана Николаева

Теләче районы Иске Карабаян авылыннан Светлана Николаева үзе чиккән ике тәре алъяпкычының фоторәсемен юллады.

32. Роза Виссарионова

Әлеге фоторәсемдә төшерелгән тәре алдының авторы - Тукай районы Калинин авылыннан  Роза Виссарионова.

33. Зоя Харитонова

Конкурста Түбән Кама районы Келәтле авылыннан Зоя Харитонова катнаша. Ул редакциягә 1983 елда чигелгән тәре алды фоторәсемен җибәрде. Эшнең авторы - Домна Иванова.

34.Татьяна Матвеева

Мамадыш районы Яңа Мочалкино авылыннан Венера Архипова туган нигезенең тәре алды фоторәсемнәрен юллады. Туган нигезендә әнисе Татьяна Матвеева гомер итә. Тәре аллары 1982 елда чигелгән.

35. Зоя Касьянова-Петрова

Теләче районы Югары Мирәтәк авылында туып үскән Зоя Касьянова-Петрованың чиккән тәре алъяпкычы.

36. Полина Григорьева

Мамадыш районы Албай авылында гомер итүче Клара Шалдымованың өен шундый тәре алды бизәп тора. Тәре алъяпкычын Полина Григорьева чиккән.

37. Викталина Емекеева

Түбән Кама районы Келәтле авылыннан Викталина Емекеева эше.

38. Елизавета Осипова

Мамадыш районы Комазан Башы авылыннан Осиповлар гаиләсенең өйендәге тәре алды. Бизәкләрне Елизавета Осипова чиккән.

39. Анна Калмыкова

Конкурсның чираттагы катнашучысы - Тукай районы Ключ Труда посёлогыннан Анна Калмыкова. Тәре алъяпкычы 1929 елда чигелгән.

40. Людмила Чернова

Зәй районы Сарсаз-Баграж авылыннан Людмила Чернова чиккән тәре алъяпкычы.

41. Надежда Васильева

Конкурста Мамадыш районы Җөри авылыннан Надежда Васильева катнаша.

42. Рима Губина

Конкурста Мамадыш районы Дүсмәт авылыннан Рима Губина катнаша.

43. Евдокия Чурашова

Түбән Кама районы Балчыклы авылыннан Евдокия Чурашованың тәре алъяпкычы.

44. Анастасия Тимофеева

Мамадыш районы Җөри авылыннан Анастасия Тимофеева тәре алъяпкычы.

45. Людмила Баранова

Зәй районы Кабан-Бастырык авылыннан Людмила Баранова 2019 елда әнисенә бүләк итеп тәре алъяпкычы әзерләгән. Людмила Баранова чигүче, кул остасы. "Чигүләрем бик күп. Тәре алъяпкычының икенчесе генә әле", - дип язды ул.

46. Галина Кузьмина

Конкурста Түбән Кама районы Сарсаз-Бли авылыннан Галина Кузьмина катнаша.

47. Лира Герасимова

Конкурста Тукай районы Авлаш авылыннан Лира Герасимова катнаша.

48. Мария Иванова

Тәре алъяпкычы Теләче районы Тәмте авылыннан Мария Иванова җибәрде.

49. Валентина Шипшова

Тәре алъяпкычының фотосын Питрәч районы Кәвәл авылыннан Валентина Шипшова җибәрде.

50. Елена Савельева

Мамадыш районы Казаклар Әрнәше авылыннан Елена Савельева тәре алъяпкычы.

51. Валентина Николаева

Кукмара районы Пчеловод авылыннан Валентина Николаеваның тәре алъкычлары.

52. Елена Чернова

Зәй районы Урта Баграж авылыннан Елена Чернованың тәре алды.

53. Валентина Котникова

Питрәч районы Кәвәл авылыннан Валентина Котникова тәре алъяпкычы.

54. Елена Чернова

Зәй районы Урта Баграж авылыннан Елена Чернова тәре алъяпкычы.

55. Дария Киселёва

Теләче районы Иске Карабаян авылыннан Дария Киселёва тәре алъяпкычы.

56. Валентина Афанасьева

Зәй районы Сәвәләй авылыннан Валентина Афанасьеваның 2001 елда чиккән тәре алъяпкычы.

57. Анна Ильина

Мамадыш районы Комазан башы авылыннан Анна Ильина тәре алъяпкычы.

58. Раиса Леонтьева

"Бу тормыш иптәшемнең әбисе Анастасия Кузьмичева эше. 30нчы елларда станокта суктырылган.

Бу минем урсай Василиса Чумакованың тәре алъяпкычы", - дип бүлеште Раиса Леонтьева.

59. Людмила Воробьёва

Казан шәһәре Малые Клыки поселогында яшәүче Людмила Воробьёва тәре алъяпкычы фотосын җибәрде.

60. Анна Подьячева

Теләче районы Субаш авылыннан Анна Подьячеваның тәре алъяпкычы 1950 елда чигелгән.

61. Мария Андреева

Мамадыш районы Комазан башы авылыннан Мария Андрееваның 1985 елда чиккән тәре алъяпкычы.

62. Татьяна Карпова

Конкурста Сарман районы Наратасты авылыннан Татьяна Карпова катнаша.

63. Фёкла Сорокина

Сарман районы Ләке авылыннан Фёкла Сорокинаның тәре алъяпкычы.

64. Валентина Фёдорова

Балык Бистәсе районы Шеморбаш авылыннан Валентина Фёдорова тәре алъяпкычы.

65. Марина Жандарова

Питрәч районы Кәвәл авылыннан Марина Жандарованың тәре алъяпкычы.

66. Зинаида Мукашова

Мамадыш районы Колышчы авылыннан Зинаида Мукашова тәре алъяпкычы.

67. Алёна Дусманова

Тукай районы Борды авылыннан Алёна Дусманованың тәре алъяпкычы.

68. Евдокия Петрова

Зәй районы Сарсаз-Баграж авылыннан Евдокия Петрованың тәре алъяпкычы.

69. Анастасия Ильина

Түбән Кама шәһәреннән Анастасия Ильинаның тәре алъяпкычы.

70. Раиса Абросимова

Кукмара районы Югары Чура авылыннан Раиса Абросимованың тәре алъяпкычы.

71. Зоя Майкова

Мамадыш районы Чия башы (Никифорово) авылыннан Зоя Майкованың тәре алъяпкычы.

72. Елизавета Меньшова

Теләче районы Субаш авылыннан Елизавета Меньшова тәре алъяпкычы.

73. Пелагия Акбашева

Мамадыш районы Ылыя авылыннан Пелагия Акбашеваның тәре алъяпкычы.

74. Нина Павлова

Балык Бистәсе районы Казаклар Чаллысы авылы Нина Павлованың (Марганова) тәре алъяпкычлары.

75. Наталия Зимурова

Питрәч районы Янсуар авылы Наталия Зимурованың тәре алъяпкычы.

76. Андрей Афанасьев

Кукмара районы Село-Чура авылыннан Андрей Афанасьев тәре алларын агачтан эшли. 

77. Любовь Кутузова

Әлеге тәре алъяпкычының фотосын Янсуар авылында туып үскән, хәзерге вакытта Казан шәһәрендә яшәүче Любовь Кутузова юллады. Ул 1986 елда чигелгән.

78. Валентина Князева

Зәй районы Әхмәт авылыннан Валентина Князеваның тәре алъяпкычы.

79. Алевтина Александрова

Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылыннан Алевтина Александрованың тәре алъяпкычы.

80. Лариса Кузьмина

Балык Бистәсе районы Казаклар Чаллысы авылыннан  Лариса Кузьминаның тәре алъяпкычы.

81. Лидия Смирнова

Зәй районы Сәвәләй авылыннан Лидия Смирнованың тәре алъяпкычы.

82. Екатерина Григорьева

Зәй районы Сарсаз-Баграж авылыннан Екатерина Григорьеваның тәре алъяпкычы.

83. Зинаида Семёнова

Кайбыч районы Хуҗа Хәсән авылыннан Зинаида Семёнованың тәре алъяпкычы.

84. Анна Шугулева

Зәй районы Урта Баграж авылыннан Анна Шугулеваның 2000 елда чигелгән тәре алъяпкычы.

85. Татьяна Ямашева

Мамадыш районы Комазан башы авылыннан Татьяна Ямашеваның тәре алъяпкычы.

86. Зинаида Бутеева

Зәй районы Сәвәләй авылыннан Зинаида Бутееваның тәре алъяпкычы.

87. Надежда Тарасова

Түбән Кама районы Олы Аты авылыннан Надежда Тарасованың тәре алъяпкычы.

88. Светлана Боярова

Зәй районы Урта Баграж авылыннан Светлана Боярованың тәре алъяпкычы.

89. Анна Петрова

Зәй районы Сәвәләй авылыннан Анна Петрованың тәре алъяпкычы.

90. Лидия Пузырёва

Питрәч районы Янсуар авылыннан Лидия Пузырёваның тәре алъяпкычы.

91.Тамара Петрова

Зәй районы Дурт-Мунча авылыннан Тамара Петрованың тәре алъяпкычы.

92. Елена Волкова

"Тәре алъяпкычлары бизәкләре" конкурсында Яр Чаллыдан Елена Волкова катнаша. "Менделеевск районы Иске Гришкин авылында яшәүче 91 яшьлек әниемнең тәре алды почмагын җибәрәм. Безнең авылда тәреләрне капламыйлар, аскы өлеше генә куела, кырларына чигелгән бистәрләр эленә. Бу чигелгән бистәрләргә 40 ел. Чигүчесе Галина Иванова (әниемнең килене). Килен булып төшкәч, элгән бистәрләре", - дип язды ул.

93. Елизавета Сергеева

Теләче районы Субаш авылыннан Елизавета Сергееваның тәре алъяпкычы.

94.Светлана Чернова

Зәй районы Сәвәләй авылыннан Светлана Чернованың тәре алъяпкычы.

95. Юлия Гаврилова

Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылыннан Юлия Гаврилованың тәре алъяпкычы.

96. Елизавета Бейкина

Мамадыш районы Юкәче авылыннан Елизавета Бейкинаның тәре алъяпкычы.

97. Анастасия Усачёва

Әнием чигешеннән күчереп...

 “Туганайлар” газетасында игълан ителгән “Тәре алъяпкычы бизәкләре” конкурсы күңелемне кузгатып, уйларымны әллә кая, еракта калган яшьлегемә алып китте.

Минем дә бик яшьли үз кулларым белән чиккән бистәрләр, “өй кашагалары”, мендәр тышлары, өлгесен әнием Мария чигешеннән күчереп, аеруча тырышып чиккән тәре алъяпкычлары бар. Аларның барысын да кадерләп саклыйм.

Без бәләкәй чакта, тәреләребезне кую өчен, өчпочмаклы такта кагып, өй түрендә урын ясыйлар иде. Анысы тәре почмагы була инде. Шул урынга, Аллабызга табыну өчен, тәреләребез куела. Аны “тәреалды” дип бер сүз белән әйтәләр. Әниләр чорыннан калганча, тәре алъяпкычы җәелеп эленеп куела, ә тәре җапмасы дигәне ул ябып куелган әйбер булырга тиеш. Моны хәзерге яшьләрнең белмәве гаеп түгел, замана күп нәрсәләрне оныттырды. “Тәре пәрдәсе” дигәне дә бераз күңелне тырный. Чөнки алъяпкыч бит тәрене капламый, киресенчә, тәреләребезне зурлап, матурлап, тәре почмагыбызны бизәп, җәеп элеп куела.

Үзебезнең Мамадыш районы Колышчы авылында, без үскәндә, тәре алъяпкычы дүрт өлештән тора иде: тәре өсте, ягъни аның өске өлеше– ул тәре почмагының бар киңлегенә алына; озын өлеше – тәре почмагының ике ягында булып, тәрене капламасын өчен аны кызыл төстәге тасма белән бәйләп куя идек (шул озын өлешенең кырыйларына челтәр тотканы да була иде); тәреалъяпкычының (анысын да бер сүз белән әйтә идек) нәкъ уртасын табып, кызыл һәм кара төстәге җепләр белән кач чигелә, кырыйлардан исә “керәшен кресты” дип атала торган чигү ысулы белән, качны үрнәк итеп алып, төрле бизәкләр чигә идек. Тәреалъяпкычының кырыйларын балитәкләп тегә идек. Тәре почмагы янәшәсендә, аның ике ягына да – тәрәзә яклап, һәрвакыт бистәр элеп куела. Кояшка тиңләп, чигешләрдә сары төстәге җепләр кулланылса да, тәре алъяпкычын чиккәндә сары төсләр алынмый.

Кыз чагымда мин ясаган чигү үрнәкләре Колышчы авылында әле һаман да өлге булып йөри дип беләм. Мин бит татар теле белән беррәттән, башлангыч һәм югары классларда рәсем дәресләре дә укыттым.

“Туганайлар” газетасыннан тәре алъяпкычының төрле атамалары барлыгы турында да укыдым. Гаҗәп түгел, чөнки керәшеннәр шактый ерак араларга сибелеп утырганнар бит. Республикабызда гына да аларның биш төркеме билгеле: Казан арты, Түбән Кама ягы, Чистай, Тау ягы (Мәлки) керәшеннәре һәм 1842 елда Оренбург өязенә күчерелгән Нагайбәк ныгытмасы керәшен казаклары.

Бирнә мирасы

Шуңа күрә, керәшен халкының кием-салымнарының, өй киендерү әйберләренең  атамалары да бертөрле була алмыйдыр.

Һич онытасым юк, 2013 елны “Хәзинә” галереясендә Татарстан халыклар ассамблеясе советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин: “Керәшеннәрнең этник мәдәнияте һәм борынгы тарихы – күпмилләтле Татарстанның кабатланмас халык мәдәниятен барлыкка китергән кыйммәтле чыганакларның берсе булып тора”, – дип әйткән  иде.

Чыннан да, керәшеннәрнең рухи мирасы бик бай. Борынгы ядкәрләребезгә битараф булмыйча, аларны саклауда, йолаларны кабат тормышка кайтаруда талантлы яшьләребезнең активлыгы кирәк. Әбиләрнең сандык төпләрендә, шкафларында яшь чакта, өй киендерү өчен, үз куллары белән чигеп әзерләгән “Бирнә” мирасы күптән искә алынмыйча ята бит.

Без яшь чакта туйга кадәр килен төшерү көне билгеләнеп, кияү өен киендерәләр иде. Өй киендерү өчен, кыз ягыннан килгән сандыкны күтәреп кергәндә үк, кодачалар җыр башлыйлар:

Яңа юган керләремне

Бауларга тезеп эләм.

Кызыбызны алып килдек,

Түшәк-мендәрләр белән.

 

Килгән чакта шуны күрдек:

Кошлар очты межадан.

Кыз әйберләрен эләргә

Рөхсәт кирәк хуҗадан.

Яшь киленнең үз куллары белән чиккән әйберләре күп булса, барысы да соклана. Чөнки өйне киендереп бетергәч, күрше-күлән кереп карап, бәя бирә иде. Авылда минуты-сәгате белән хәбәр тарала: “Килен уңгандыр, кул эшәре бик матур”.

Киленнең кияү өен киендерү йоласы төрле як керәшеннәрендә төрлечә булгандыр. Шуңа бәйләп, бер тәкъдимемне дә җиткерим әле: алга таба “Туганайлар” газетасы “Бирнә мирасы” дигән конкурс игълан итсә, ул бик күп кешене үзенә тартыр иде. Берьюлы, керәшен халкының узганнарын, күңел байлыгын һәм мирасын барлауда да әһәмияте булыр дип уйлыйм.

98. Лидия  Кузьмина 

Зәй районы  Сарсаз-Баграж авылыннан Лидия Кузьминаның тәре алъяпкычы.

99. Елена Бачкова, Владимир авылыннан

Мин үскән нигездә - Мамадыш районы Албай авылында, йортыбыз урамга буе белән салынган сәбәпле, алгы якта да, пристинкедә дә тәребез көнбатыш якта иде. Әнием Матрёна аны иң матур чигешле тәре алъяпкычлары белән киендерә иде. Аларны олы бәйрәмгә юып, үтүкләп, гел яңартып тордык. Башта иң олы түти - Ольга чиккән тәре алдын элә идек, аннан сеңлем Клара яңа чигешләр белән киендереп куйды. Соңрак кечкенә дәдәйнең хатыны - Люба килен чиккән алъяпкыч эленде. Ә эчтә, әти ясаган матур кәрнизле, ишекле капкач эчендә киштәдә тәреләр, изге су һәм шәмдәлдә шәмнәр тора иде.

Һәрбер җиткән кыз килен булып төшкәндә беренче эш итеп тәре алды чигә иде. Мин үзем чигәчәк пәрдәм өчен башта җете матур 3 төрле төстәге йон яулыклар сатып алдым. Шуларны сүтеп, үземә ошаган бизәк – чәчәк ясадым да, сессияләр тәмамлангач, кышкы каникул чорында чиктем. Әнием кул эшенә гаҗәеп оста, төгәл кеше иде. Чигешләрнең тигез булуына нык игътибар итәргә кушып өйрәтте ул. Кояшка куеп караганда нур үтеп кермәсен, чәчәк кенә күренсен, дия иде. Бер елга якын вакытны алды чигүем. Кемгә буласын тәгаен белеп, бар җылымны, осталыгымны, сабырлыгымны куеп чиктем.

Тәре алдым әби-бабайлар салган йортта 5 елдан артык эленеп торды. Аннары ирем, туганнарыбыз белән берлектә яңа биек нарат йорт җиткереп кердек. Ул чорда тәре алдын кибеттә сатыла торган асылмалы матур чәчкәләр белән бизәү модага кереп китте. Тик кибет чәчәге озак тора алмады. Кояшта тиз уңдылар алар. Чигешле бизәкле пәрдәләребез кабат яңарды. Чиккән тәре алъяпкычым – бер урында гына тормый, районга, башкалабызга төрле чараларга барганда, керәшен йортын бизәү өчен дә хәзергәчә максатчан кулланыла. Минем өчен бик кадерле ядькәр ул!

Узган ел Җөри Питрау бәйрәмендә, чак кына тәре алдыннан колак какмый калдык. Бәйрәм мәйданындагы махсус йортларны каршы көнне киендереп кайтып киттек. Икенче көнгә тәре алдының урта өлешен салдырып алганнар иде. Шунысы кызык, качлы өлешләре – өсте һәм асты эленеп тора, ә уртасыннан җилләр искән.

 Эзләмәгән бер җир калмады, сумкалар кат-кат актарылды, хәтта башка районнарның керәшен йортларын да тикшереп, сорап чыктык, тик минекедәй тәре алды күренмәде.

Вакыт төнге 12гә авышканда кабат үз керәшен йортыбызга кайтсак, тәре алъяпкычның урта өлешен тәрәзә пәрдәсе артынарак, ләкин күренеп торырдай итеп, элеп киткәннәр. Без сәхнәдә чыгыш ясаган вакытта китереп элгәннәр инде аны, күрәсең, намусы уянгандыр бу адәмнең... Барыбер рәхмәт әйттек, үзен күрмәсәк тә, шатлыгыбызның иге-чиге булмады. Тәре алъяпкычымны кочаклап еладым, рәхмәт Тәңрем, тапканың өчен, ярдәмең өчен мең рәхмәт!

Могҗиза дими ни дисең? Ходай бар ул. Ул безне көнозын күзәтеп торды, ярдәм кулы сузды, инде өмет уты бөтенләй сүнгәч, кабат безнең өчен бәхет кояшы балкыды!

100. Сәрия Касьянова

Теләче районы Субаш авылыннан Сәрия Касьянованың тәре алъяпкычының тәре алъяпкычы.

101. Светлана Степанова

Зәй районы Туңылҗа авылыннан Светлана Степанованың тәре алъяпкычы.

102. Нина  Герасимова

Мамадыш районы Җөри авылыннан Нина Герасимованың тәре алъяпкычы.

103. Анастасия Питеркина

Тәре алды фотосын Түбән Кама районы Троицки авылыннан Наталья Комиссарова җибәрде. “Бу тәре алъяпкычын авылдашыбыз 1938 елда туган Анастасия Питеркина чиккән. Моннан егерме бер ел элек чигелгән булса да, ул бүген дә чалт аклыгын, матур төсләрен җуймаган.

Еллар уза-уза элгәреләрнең бик күп гадәтләре, шул исәптән, өйне чигүле кашагалар, бистәрләр белән бизәү онытылса да, керәшенннәр яши торган һәр йортның, һәр квартираның түрендә тәре почмагы торырга тиештер”, - дип язды Наталья.

104. Лидия Пронина

Бу тәре алъяпкычы фотосын Питрәч районыннан Лидия Пронина юллады.

“Питрәч районы Талкыш авылында 1988 елның 10 июненьдә кайнанамнар йортына куелган тәре алды. Бүгенге көндә дә яшьлегем хәтирәсе булып, иремнең туган нигезендә өебезне балкытып тора”, - дип яза Лидия Пронина.

105. Евдокия Агапова

Зәй районы Сәвәләй авылыннан Евдокия Агапованың тәре алъяпкычы.

106. Галина Токарева

Түбән Кама районыны Кушай авылыннан Галина Токареваның тәре алъяпкычы.

107. Мария Мрясова

Зәй районы Туңылҗа авылыннан Мария Мрясованың тәре алъяпкычы.

108. Елизавета Агапова

Әлмәт районы Илтән Бута авылында яшәүче Елизавета Агапованың (Макарова) яшь чакта кич утырып, 1962 елда чиккән тәре альяпкычы.

109.  Татьяна Иванова

Тукай районы Җәйләү авылыннан Татьяна Иванованың 2015 елда чиккән тәре алъяпкычы.

110. Мария Степанова

Теләче районы Тәмте авылыннан Мария Степанованың тәре алъяпкычы.

111. Мария Спичкова

Питрәч районы Кибәч авылыннан Мария Спичкованың тәре алъяпкычы.

112. Галина Давыдова

Яр Чаллы шәһәреннән Галина Давыдованың тәре алъяпкычы.

113. Татьяна Петрова

 Зәй районы Сәвәләй авылыннан Татьяна Петрованың тәре алъяпкычы.

114. Акулина Прокофьева

Түбән Кама районы Югары Чаллы авылыннан Акулина Прокопьеваның тәре алъяпкычы.

115. Елизавета Афанасьева

Мамадыш районы Җөри авылыннан Елизавета Афанасьеваның тәре алъяпкычы.

116. Елизавета Лукина

Мамадыш районы Жөри авылыннан Елизавета Лукинаның тәре алъяпкычы.

117. Надежда Алексеева

Зәй районы Сәвәләй авылыннан Надежда Алексееваның тәре алъяпкычы.

118. Венера Багаутдинова

 Зәй районы Сәвәләй авылыннан Венера Багаутдинованың тәре алъяпкычы.

119. Марина Гаврилова

Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылыннан Марина Гаврилованың тәре алъяпкычы.

120. Татьяна Матвеева

Теләчедән Татьяна Матвееваның тәре алъяпкычы.

121. Елизавета Малова

Теләче районы Субаш авылыннан Елизавета Малованың тәре алъяпкычы.

122. Нина Захарова

Питрәч районы Кәвәл авылыннан Нина Захарованың тәре алъяпкычы.

123. Маловлар гаиләсе

Конкурста Мамадыш районы Владимир авылыннан Маловлар гаиләсе катнаша. “Туганайлар”ны бик яратып укыйбыз. Без гаиләдә тугыз бала. Барыбыз да газетаны ала.

Туып-үскән төп нигезебездәге өебезнең түрендә эленеп торган тәре алъяпкычларының фотосын сезгә дә җибәрергә булдык. Махсус төшереп җибәргәннәр дип йлый күрмәгез бер үк, бу өебезнең гадәти бер күренеше.

1992 елның август аенда Албай кызы Нина үзебезгә килен булып төште, шул елны эленгән тәре алъяпкычлары бу. Без аларныж матурлыгына бүген дә сокланып туя алмыйбыз. Ә кергән кешеләр аның сыйфатына, төсенең балкып торуына шаккаталар. Янәшәдә сугышта хәбәрсез югалган ерак бабай Василий Максимовның фотосы. Анда эленгән сөлге ерак әбинеке. Ул эрләп тукыган сөлгесен кызы – безнең әни 1956 елда кияүгә чыкканда бирнә сөлгесе итеп биргән. Чия башы, Владимир, Албай авылларын туганлаштырган өебезнең бу әйберләрен без бик кадерләп саклыйбыз. Буыннар чылбыры өзелмәсен дип тырышабыз, шулай булыр дип бик тә ышанабыз!”

124. Вера Токранова

Балык Бистәсеннән Вера Токранованың тәре алъяпкычы.

125. Нарпа Акманова

Бу Теләчә  районы Петровский авылында гомер иткән Акманова Нарпа түтинең өе. Үзе чиккән тәре алъяпкычы. Нарпа түти сугыш елларында эшләгән кеше. Саба районының Лесхоз картлар йортында тәрбияләнә. Аңа 96 яшь. Ул хөрмәткә лаеклы кеше. Аның белән горурланабыз, исәнлек, саулык телибез. Архипова В.П.

126. Валентина Никифорова

Питрәч районы Кәвәл авылыннан Валентина Никифорованың тәре алъяпкычы.

127. Елена Давыдова

Балык Бистәсе районы Зур Мәшләк авылыннан Елена Давыдованың тәре алъяпкычы. Екатерина Яковлева

           128. Екатерина Яковлева

Питрәч районы Нырсуар авылыннан Екатерина Яковлеваның тәре алъяпкычы.

            129. Вера Семёнова

Казан шәһәреннән Вера Семёнованың тәре алъяпкычы. Тәре альяпкычына 50 еллар чамасы.

130. Елена Смирнова

Бу тәре алъяпкычының Зәй районы Сәвәләй авылыннан Елена Смирнова юллады. Тәре алдын Зинаида Петрова-Ананьева чиккән.

Теги:
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов:
Реклама