Радик Исхаков: «Керәшен тарихын һәм культурасын өйрәнерлек яшьләр кирәк»
Февраль аенда Россия фәне көне билгеләп үтелде. Шул уңайдан, Татарстан фәннәр академиясендәге Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институтының керәшеннәр һәм нагайбәкләр тарихын өйрәнү үзәге мөдире галим Радик ИСХАКОВ белән очрашып, үзебезне кызыксындырган сорауларны бирдек.
— Бүгенге көндә Россиядә һәм үзебезнең Татарстанда фән өлкәсендә ниндирәк үзгәрешләр бара?
— Тулаем алганда, уңай якка үзгәрешләр җитәрлек. Хәзер бигрәк тә фәнгә яшьләрне тарту сәясәте бара. Грант ярдәмнәре, гади тел белән әйткәндә, фәнни тикшеренү проектларында яшьләрнең һәм аспирантларның да катнашуын күздә тота. Безнең Татарстан — фәнни эшчәнлек буенча алдынгы төбәк, галимнәр күп, махсус институтлар оеша, инополис эшли. Фәнни тикшеренү эшенә кагылышлы махсус дәүләт программасы да бар. Безнең республикадагы фәннәр академиясе, беренче чиратта, тарих институты, татар энциклопедиясе институты, тел һәм әдәбият институты кебек гуманитар институтлардан тора. Фәннәр академиясенә җитәкче булып Рифкать Миңнеханов килгәч, аеруча мөһим үзгәрешләр күзәтелә. Моңа кадәр аерым булсак, узган елны безнең институт тулысынча интеграция кичерде — фәннәр академиясе структурасына кердек. Яшьләргә, галимнәргә фәнни эш белән шөгыльләнү өчен яхшы эш шартлары тудырылган, шуңа да башка төбәкләрдәге күп кенә галимнәр безгә эшкә килергә тырыша. Чөнки галимнәр өчен фәнни инфраструктура булуы зарур. Яшь белгечләргә республикабызда аспирантура, докторинатура да, шулай ук, докторлык диссертациясе язучы фәннәр кандидатларына ярдәм буларак махсус грантлар да бар. Россия фән һәм югары белем министры Валерий Фальков та республикабызда еш була.
— Аз көч түгеп, күп акча алуны максат иткән хәзерге яшьләр фән юлын сайласын өчен, матди тәэмин ителеш тә зур әһәмияткә ия.
— Безнең институтта бу мәсьәләдә барысы да яхшы. Уртача хезмәт хакы 100 мең сумга якын. Грантларда, проектларда катнашып, актив эшләүчеләр тагын да күбрәк алырга мөмкин.
— Ә шулай да керәшеннәр һәм нагайбәкләр тарихын өйрәнү үзәгенә эшкә керәшен яшьләре киләме?
— Яшьләр фәнгә килә, әмма туксанынчы еллар белән чагыштырганда күпкә аз. Аларның максатлары, мотивацияләре башка. Узган ел аспирантурага өч яшь галим керде. Соңгы ярты елда берничә фәннәр кандидаты диссертация яклады.
Керәшеннәрдән дә берничә аспирант бар иде, кызганыч, алар фәнни эшләрен якламадылар. Ни өчен шундый тенденциядер, әйтә алмыйм, әмма керәшен яшьләре сәнгать, музыка белән бәйле тармакка күбрәк тартыла. Консерваториядә, мәдәният институтында алар бик күп. Керәшеннәрдән Максим Глухов, Аркадий Фокин кебек гуманитар тарихчылар буыны киткәч, ни кызганыч, хәзер аларны алмаштырырлык керәшен яшьләре күренми. Тарих белән җитди шөгыльләнергә теләүче керәшен егетләрен, кызларын «Туганайлар» газетасы аша үзебезнең институтка чакырам. Аларны кабул итәргә әзербез.
— Тарих институтында төбәк тарихын үз эченә алган китаплар тупланамы?
— Без андый әдәбиятны җыярга тырышабыз. Фәннәр академиясендә дә, безнең институтта да китапханә бар. Гадәттә, төбәк тарихчылары үз авыллары турындагы китапны аз тираж белән бастырып чыгаралар. Шуңа да алар зур фәнни үзәкләргә, китапханәләргә килеп җитми. Әгәр дә төбәк турында яхшы китаплар булып, аларны безнең институтка, керәшеннәрне өйрәнү үзәгенә бүләк итсәләр, әйбәт булыр иде.
Билгеле булганча, керәшен һәм татар тарихы бик күп микро элементлардан тора. Революциягә кадәр халыкның 90 проценты авылда яшәгән. Керәшеннәрнең тарихы, мәдәни мирасы бай булып, беренче чиратта, ул аерым авыллар тарихы да. Һичшиксез, үз төбәге, үз авылы тарихы турында, беренче чиратта, керәшеннәр үзләре язарга тиеш. Бу — безнең өчен дә мөһим, чөнки үз көчебез белән генә зур күләмле ул эшне башкарып чыга алмыйбыз.
— Керәшеннәрне өйрәнү үзәге эшчәнлегенә дә тукталсагыз иде.
— Безнең үзәкнең беренче җитәкчесе — Геннадий Макаров. Ул 2015 елда консерваториягә киткәч, бүлекне җитәкләүне миңа ышанып тапшырдылар. Кандидатлык һәм докторлык эшләрем дә керәшеннәргә, халыкларны христианлаштыруга, керәшен җәмәгатьчелеге формалаштыруга кагылышлы иде.
Безнең үзәктә «Кряшенское историческое обозрение» журналы чыгып килә. Керәшен тарихы, культурасы белән бәйле фәнни тикшеренүләр шул журнал битләрендә чагылыш таба. Татарстан төбәк керәшен оешмасы һәм Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк белән үзара хезмәттәшлек итәбез. Бер хезмәткәребез — тарих фәннәре кандидаты Лилия Мөхәммәдиева шул мәдәни үзәктә дә эшли.
2023 елны яшь фәнни хезмәткәр Эмиль Шәрәфиев «1989-2010 елларда Татарстанда керәшеннәрнең иҗтимагый һәм мәдәни үсеше» темасына кандидатлык диссертациясе яклады. Ә узган ел азагында аның совет заманыннан соңгы чорда Татарстанда керәшеннәр үсешенә багышланган китабы басылып чыкты. Әле ул китап безгә килеп җитмәде. Аның презентациясен уздырачакбыз. Китапны тәкъдим итү керәшеннәр өчен дә кызыклы булыр дип уйлыйм.
Ә мин үзем XVI гасырның икенче яртысыннан башлап революциягә кадәрге чорны өйрәнәм. Керәшеннәр этник төркем буларак XVI гасырның икенче яртысында оеша башлый. Казан ханлыгы чорында да керәшеннәр булган дигән гипотеза бар. Әмма Казан ханлыгында ниндидер христиан төркиләр булганлыгына документаль дәлил юк. Минем уемча, шулай ук, Геннадий Макаров та үз эшләрендә нигезләгәнчә, рус елъязмаларында Казан ханлыгындагы барлык вакыйгалар да тасвирланган. Әгәр дә биредә христиан төркемнәре булса, һичшиксез, елъязмада чагылыш табар иде. Керәшеннәр — катлаулы төркем. Башта ук алар төрле этник компонентлардан формалашкан. Этник элементны культурадан юкка чыгарып булмый. Керәшен үзаңы формалашу — катлаулы мәсьәлә.
— Сез керәшеннәрне күптән өйрәнәсезме?
— Биектау районының Кыркачык авылыннан мин. Анда керәшен авыллары юк. Хатыным Мамадыш ягыннан, аларның Олыяз авылы ягында Дүсмәт һәм башка керәшен авыллары бар. Универститетта укыганда диплом проектым үз чорының танылган тюркологы Николай Ильминский эшчәнлегенә бәйле иде. Аспирантурада мин ул эшне дәвам иттем. Татарларны христианлаштыру буенча диссертация якладым.
— Керәшеннәрне өйрәнүдә иң катлаулысы нәрсә?
— Иң мөһиме, керәшеннәр — этник, музыкаль, шулай ук, борынгы төрки һәм фин-угор элементларын үз эченә алган зур традицион культура катламын гасырлар аша саклап килә алганнар. Хәзерге вакытта республикабызга башка илләрдән килгән кешеләр борынгы культураны күрергә теләсә, аларны кая алып баралар? Әлбәттә, керәшен авылларына. Чөнки мөселман татарларда, ислам дине йогынтысында, боларның барысы да югалган. Керәшеннәр озак вакытлар мәҗүсилек халәтендә калганлыктан, аларда борынгы культура сакланган. Көй-җыр, йолалар — борынгы архаик катламнар белән бәйле, дини культура да шулай ук. Культура катламы — уникаль, ул керәшеннәр генә түгел, татарлар өчен дә әһәмиятле. Уртак тамырлар, уртак элементлар керәшеннәрдә сакланган. Ун, унбиш еллар элек Алабуга, Менделеевск районнарына барганда, әле революциягә кадәр туган әбиләр исән булып, алар моны хәтерли иде. Хәзер барасың, әмма совет чорында туган буында ул инде сакланмаган. Төп проблема — хәзергә кадәр сакланганнарны теркәп калырга кирәк. Матди культура таркала, юкка чыга. Кайбер авылларда әле йортларда тамга-билге бизәкле тәрәзә йөзлекләрен күрергә була. Ул — архаик культура үрнәге. Бик мөһим мирас катламын югалтабыз. Бу исә керәшен өчен дә, татар халкы өчен дә аяныч.
— Сезнең фәнни үзәктәге иң зур проблема?
— Фәнни эшне тагын да ныграк җәелдерү өчен керәшен тарихын һәм культурасын өйрәнерлек яшьләр кирәк. Территориаль төркем, фольклор буенча да өйрәнәсе нәрсәләр күп. Алдарак әйткәнемчә, бездә матди тәэмин ителеш яхшы, әмма фәнни тикшеренү белән шөгыльләнүче кадрлар, аспирантлар аз. Яшьләрне төрле төбәкләрне өйрәнүчеләр хәрәкәтенә дә тартырга кирәк. Авыллар турында никадәр күбрәк язылса, фән өчен шулкадәр яхшырак.
Керәшеннәр үз ырулары, үз авыллары тарихын күбрәк өйрәнгән саен, үз тамырларын да яхшырак беләчәкләр, үз тарихлары белән горурланачаклар һәм аны балаларына да тапшырачаклар. Тарихның аерым бер миссиясе — халыклар киләчәктә дә халык буларак сакланып калсын өчен, аларның узганын, тарихын өйрәнү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев