Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер-хатирә

Мамадыш райоынының Урманчы авылы керәшене, танкист Гуминский утлы фронт юллары аша узган

Бөек Ватан сугышы башланган 22 июнь якынлашкан саен, фронттагы ир-егетләрнең батырлыгы, тылдагы хатын-кызларның фидакарьлеге турында сөйләргә, аңлатырга кирәк. Бу — замана яшьләрен патриотик рухта тәрбияләү өчен мөһим.

Бөек Ватан сугышында танкист булган Иван Александрович Гумин 1926 елны ул чагындагы Кызыл Йолдыз районының Урманчы авылында туа. Унҗиде яшьлек егет 1943 елның октябрендә Эшче-крестьян Кызыл Армиясе сафларына алына. 1944 елның 4 маеннан 10 августына кадәр алгы сызыкта дошманга каршы сугыша.

Иван Гуминский 134нче танк полкының танк механигы-йөртүчесе була. 10 августтагы һөҗүм вакытында, Эстониянең Торту шәһәренә җитәргә ун чакрымлап кала, бик каты яралана. 15 апрельдә алган яралары белән чагыштырганда, бу юлы аның хәле бик нык авыр була. Шул Торту шәһәре янында, дошманга һөҗүм вакытында, үзләренең танк экипажыннан Гуминский үзе генә исән кала һәм каты яралануына карамастан, танкны ут астыннан төзек килеш алып чыга ала.

Сугыштан соң да, бу керәшен егете хәрби хезмәттә кала. Старшина Иван Гуминский Мәскәү шәһәрендә яши, СССР Кораллы Көчләренең хәрби частьларыннан берсендә хәрби хезмәттә була. 

Сугыштагы батырлыклары өчен I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, III дәрәҗә Дан ордены, «Сугышчан хезмәтләре өчен» медале белән бүләкләнә.

Мамадыш районының Урманчы авылыннан чыккан керәшен егете Гуминский батырлык үрнәге булырлык тормыш юлы үтеп, моннан 30 ел элек арабыздан мәңгегә китә. Әмма батырның данын якташлары да, Татарстан халкы да онытмый. Бөек Ватан сугышында катнашучыларның республика виртуаль музеенда Гуминский турында да мәгълүмат саклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев