Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер-хатирә

Әхмәт керәшеннәре – тарихи хәтерле

Зәй районының Әхмәт авылында 1921-1922 елгы ачлыкта үлгән авылдашлары истәлегенә салынган монументны ачу тантанасы уздырылды

Тройсын алдыннан, Әхмәтнең керәшен ягындагы зиратта булган бу тантанада читтә кайткан авылдашлары, авылның татар урамында яшәүчеләр, тирә-күрше район кешеләре, чакырылган кунаклар катнашты.

Иң элек, Түбән Кама районының Олы Аты авылы чиркәве настоятеле Михаил Петров каберлектәге качлы монументны аруландырды. Шуннан соң, керәшенчә келәү итте. Келәүгә Михаил атакай белән бергә Атыдан килгән түтиләрнең чиркәү җырулары ялгануы кешеләрнең күңел хисләрен кузгатты, ахры. Әхмәтнең олы яшьтәге түтиләре яулык почмагын күзләренә тидереп-тидереп алдылар. Түбән Кама благочинные, әти-әнисе шушы авылдан булган Александр Колчеринның иман укуын да халык игътибар белән олылап тыңлады.

Шулай ук, Әхмәт авылының татар ягындагы мәчет имамы Раиф Шәймәрданов та Коръән укып, вакытсыз гомерләре өзелгән әхмәтлеләр рухына дога кылды.

Настоятель белән беррәттән, имамның да катнашуы аңлашыла, чөнки ачлык чорында, өлкәннәр сөйләвенчә, көздән башлап, үлгән берен – керәшенен, татарын, русын конный двор каралтысына җыеп, соңыннан барысын бергә шушы каберлеккә күмгәннәр.

Алар истәлегенә һәйкәл салуга хәзерлек биш ел элек башланган. Аны оештырып йөрүче Вениамин Князев тантананы үзе алып барды. “Туганнар каберлеге турысында җир иңкүлек шикелле, аска батыбрак тора. Аның өстен чистартканда, кул белән тартуга ук, куаклар тамырлары баш сөякләрен ияртеп килеп чыкты. Карап торуга ук авыр хәл. Каберлекне тигезләү өчен генә дә, берничә машина җир китте. – дип сөйләде. – Һәйкәл өчен дип, Татарстанның халык артисты, авылдашыбыз Николай Дунаев гаиләсе 50 мең сум җибәрде. Альберт Князевның финанс һәм матди ярдәме зур булды. Юрий Герасимов, Олег Васильев, Григорий Елисеев, Николай Батаев 5әр мең сум акча бирделәр. 30лап гаилә матди ярдәм күрсәтте. Туганнар, барыгызга да рәхмәт. Халык тарихының ул куркыныч чорын, ачлык дәһшәтен онытмаска тиешбез. Кара гранит ташта – беренче карауга, ачлыктан хәлсезләнгән, бер-берсенә сыенган ана белән баланың башлары сурәте. Ә текәлебрәк карасаң, эсселек көйдергән арыш башаклары... Бер валчык икмәккә тилмергәннәр. Ходаебыз Иисус Христос кадакланган кач та урын алды анда. Әмма гранит ташка кач яртылаш кына кертеп ясалды. Анысы, динсезлек җәмгыятендә кешеләрнең Ходайга инәлүләренең тышкы тәэсирләр астында ничек үзгәрүен гәүдәләндерә”.

Гомере Сургут ягында узган авылдашлары Рафис Шәймәрданов үз чыгышында әйтеп үткәнчә, ул чорда илебездә халыкның 5 миллионга якыны, шул исәптән, республикада гына да 700 меңнән артык кеше ачлыктан кырыла. “Ул елны корылык кына түгел, продразверстка барышында безнең республикадан гына да халыкның чәчүлеккә калдырган 120 мең тонна орлыклык икмәге җыеп алынган. Өстәвенә, 2021 елның җәендәге корылык үләнгә кадәр көйдергән. Авылдашларыбызның бу каберлегендә Әхмәт кешеләренең кеме дә булса ята: якын туганы, абыйсы, сеңлесе, бабасы... 100 ел узганнан соң, алар рухына молитва укылды, – дип сөйләде ул. – Бу зиратта 10 буыннан артык әхмәтлеләр ята. 1913 елда авылда 1271 кеше яшәгән (хәзер 240лап кеше).Урман буенда да бер зират бар, анысында кешеләр Әхмәт монда төшеп утырганчы җирләнгән. Әле без үскәндә дә аның баганалары бар иде, хәзер ул – сөргән җир. Ә бу һәйкәл – искәртү, хәтер булсын. Андый афәтләр килә күрмәсен. Авырлыкларда бердәм һәм бергә булсак кына, исән булырбыз”.

Авылдан өстәрәк, калкулыкта урнашкан зират ныклы куллы, булган хуҗаның ихатасын хәтерләтә. Аварга җиткән юан-юан агачлар киселгән, үләне тигез итеп чабылган, бер черек агач, ташландык каберлек күрмәссең. Димәк, Әхмәт керәшеннәре халкыбызның “үлгәннәрнең каберен бел”, дигән искәртүенә аеруча игътибарлы. Алай гына да түгел, алар үз араларыннан пенсионер Григорий Суханаевны зиратны карап-тәртиптә тоту өчен җаваплы итеп билгеләп куйганнар. Керәшенем дип янып яшәүче, заманында Түбән Кама керәшен җәмгыяте председателе булган Вениамин Князев: “Григорий Михайлович, зиратны чистартып, тәртипкә салу өчен, аерым бер төркем оештырды. Зираттан берничә машина йөге чүп-чар, агач чыгарылды”, – дип мактап торды. Аңа туганы Клара Герасимова да кушылды: “Григорийга бөтен авылдашлар рәхмәтле. Хатыны, гомере эштә, төзелештә узган Лидия Владмировнага да барыбыздан да рәхмәт. Хуҗалыкта эшлисе урында, үз иренең зиратны тәртипкә китереп йөрүен бар хатын-кыз да аңлап бетерә алмас иде”.

Тантана башланганчы, бирегә җыелган кешеләрнең, Михаил әтей белән бергәләп, Тихвин чиркәвенең элекке настоятеле отец Павелның атасы Василий Павлович каберенә барып, аны иман укып искә алганнарын да языйм әле. Зиратта үзеңне ничек тоту тәртибе турындагы сорауларга җавап итеп, настоятель Михаил: “Олы качка киләсе башта. Кач кылып, башырып, үлгәннәр өчен Ходайдан сорыйсың. Аннан туганнарыңа барасың. Аларга теләк кирәк – азыгы шул”, – дип аңлатып үтте. Аны Зәйдән килгән Анна Игнатьева, Зоя Лыскова, Евдокия Мещанина, Борис Князев, Чаллыдан кайткан Зинаида Князева һәм башкалар игътибар белән тыңлап, сорау арты сорау яудырдылар.

Әхмәт керәшеннәренең дә, татарларының да, тату бертуганнардай, монумент ачу тантасында катнашуларын, соңыннан барысының бергәләп, Вениамин Князев йорты бакчасында әзерләнгән мул табында сыйлануларын күреп, бу авыл – төрле дин һәм төрле милләт кешеләренең уртак тынычлык йорты икән, дип уйлап куйдым. Шуңа күрә дә,  дәһшәтле ачлык чорында кырылган авылдашлары истәлегенә Әхмәт керәшеннәренең монумент төзеп куюлары гаҗәп тоелмады. Сүз уңаеннан, ул республикада (бәлки әле, илебездә дә) салынган бердәнбер һәйкәл түгелме икән әле?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев